Название: Бервакытны – без тугач… / Однажды, когда мы родились…
Автор: Радиф Сагди
Издательство: Татарское книжное издательство
isbn: 978-5-298-03397-8
isbn:
– Ни булды? – ди ул, безнең тирләп чыккан битебезне, еш-еш сулыш алуыбызны күреп.
– Анда Миша дәдә куа безне, – дип әйтеп кенә бетерүем була, урыс абзабыз үзе капкадан килеп керә.
– Нәрсә булды, Миша туган? – ди абый, дустын күреп алып.
– Менә, Мәүлетдин туган, кәбестә урлап йөриләр. Мин бит аларга килеп сорасалар, болай да бирәм, – ди тегесе.
– Теләсәң нишләт, Миша туган, хет кулларын кисеп ташла, икенче юлы урлашмаслар, – ди минем абзый.
– Бер юлга калдырып торам инде, икенче сорамыйча өзсәләр, чикләвекләрен кисәм мин аларның, – дип елмая күрше авыл урысы. Шуннан, безгә карап:
– Мә, ашагыз, шайтан малайлары, – дип, күчәннәрен ишегалдындагы арбага куя. Үзләре абый белән, нидер сөйләшә-сөйләшә, урам якка юнәләләр.
Әйбәтләр иде безнең күрше авыл урыслары. Кирәк чакта шундук ярдәмгә ташланырлар иде. Татарчаны да кайбер татарлардан шәбрәк беләләр, ачык күңелле, кунакчыллар да иде алар. Шуңа күрә безнең бөтен авыл урысларны ярата, үз итә иде. Сагынам мин аларны. Үзләре дә, Варварин, Тәмте дигән авылларга күченеп китсәләр дә, сагынып, атна саен кайтып күренәләр иде. Әгәр дә алар торган якларга безнекеләрнең берәрсе барып чыкса, иң кадерле кунакларын каршы алгандай сыйлап, кирәк булса, техника-фәлән белән озатып ук куялар иде. Безнең авыл да сагынып яшәде аларны. Әле бергә озак еллар гөр килеп яшисе авылның мәктәбен бетерделәр. Безнекенә килеп укып кына йөри башлаганнар иде, көчләп диярлек бүтән авылга күчерделәр. Ә бит бу ике милләт бер-берсен тулыландырып, баетып тора иде… Менә инде син бу урысларга, татарлар әшәке, дип әйтеп кара, андый сүз өчен муеныңнан борып атарга да мөмкин иде алар. Чөнки татарларның кемлеген үзләрен белгән кебек беләләр иде. Әйтеп кара берәр сүз!..
Кәбестә операциясеннән соң без бүтән урыс авылына барып чыраларына да тимәдек. Бик нык тозлы кәбестә, кыяр-помидор ашыйсыбыз килсә, өлкәннәргә ияреп барабыз да рәхәтләнеп сыйланабыз. Өлкәннәр, шау-гөр килеп, яшь чакларын искә алып, үзләренчә бәйрәм итәләр, без, бала-чага, тамагыбыз туйгач, урамга чыгып, кемнең татар, кемнең урыс икәнен дә онытып, бергәләшеп уйный идек.
Сталин ашаган токмачларны…
Без әле бу дөньяга килмәгән заманнарда ук булачак әти-әниләребез чирәмдә яланаяк чабышып йөргән. Кар тауларында чана-чаңгы шуган. Дөньяның, табигатьнең матурлыгына сокланып, шигырьләр язган, рәсемнәр ясаган. Әби-бабаларыбыз исә, аларның тамаклары ач булмасын дип, иртә таңнан кичке караңгыга кадәр бил бөккән. Менә аларга туры килгән инде дөньяның ачысын-төчесен татырга! Минем Зәйнетдин бабам белән Фәгыйлә тәтәмә дә күрсәтеп караган тормыш нужа дигәнен. Күпме кан-яшь, тозлы тир түктергән ул алардан. Бабам 1914 елда герман сугышына китеп, аннан яраланып, гарипләнеп кайта. Немец ядрәсе аның кулын чәрдәкләп ыргыта. Патша хөкүмәте СКАЧАТЬ