Название: Бервакытны – без тугач… / Однажды, когда мы родились…
Автор: Радиф Сагди
Издательство: Татарское книжное издательство
isbn: 978-5-298-03397-8
isbn:
– Хәниф, теге кәтлитләр шуның хәтле тәмле булды, ай-яй, Гөлчирә апа тәмле пешерә дә инде…
Озакламый кәтлит өелеп торган табак тәрәзәдән төшкән кояш яктысында яңадан ялт-йолт килеп тора башлый.
– Хәниф, теге торт бигрәк татлы, әнә теге кечкенәрәк кисәген генә тагын ашасам ярыйдыр бит?!
– Ярый, – дип, мин дустыма тагын бер торт кисәген сузам.
Безнең өйдә шунысы әйбәт, малай, – муллык. Колбаса-сыры, кәнфит-прәннеге дисеңме – һәрвакыт булып тора. Әни мул итеп ит салып аш яисә йомырка тәбәсе белән карабодай, тары боткасы пешерә. Мин үзем алай күп ашау белән мавыкмасам да, дусларымны сыйларга яратам. Кунакчыллык әнидән күчкән. Безнең өйдә күпме ашаганны исәпләмиләр. Киресенчә, кыстый-кыстый сыйлыйлар әле. Үзебез дә жәлләмәдек, шуңадыр инде Ходай Тәгалә дә безгә нигъмәтләрен кызганмады. Мин әле Таһирның шулай өч-дүрт көн ач торган кешедәй ашавына сөенеп тә куям. Чөнки әни, элегрәк әзерләнгән тәгамнәребез бетмичә торып, яңасын пешерми. Ризыкны кадерли.
Таһир, ашап туйгач: «Бер җиргә кереп чыгасым бар әле», – дип, кайтырга кабалана башлый.
– Ә гармунда уйнап, җырлашып утырмыйбызмыни? – дим мин, гаҗәпләнеп. Симез дустым:
– Иртәгә анысы, Хәниф туган, – дия дә ишеккә юнәлә.
Төрекмән малае ашау буенча рекордлар куйса да, уку ягыннан Рафаэль Шиһаповны әллә ни уздырмый иде. Мин бит әле Мансур Вәлиевич дәресләрен сөймәсәм дә, география, тарих, татар әдәбияты, химиядән «дүрт» ле, «биш» легә генә укыйм. Физика, биология дә кызык миңа. Ләкин төрекмән малаеннан берсе дә юк инде. Аның бөтен хыялы – тәмләп ашау: «Их, Хәниф, повар булып эшли башласаммы, син килешкә күп итеп пилмән бөгеп куяр идем. Син пилмән яратасыңдыр бит? Шулай булгач, рәхәтләнеп, тирләп-пешеп ашарбыз без аны, менә күрерсең, туган», – ди ул. Әллә бүген безнең өйдә пилмән пешергәннәрен дә сизгән инде.
Таһир озын буйлы, чем-кара чәчле, кыяфәте һинд артистларына охшаган: Радж Капур диярсең инде менә. Кызлар үлеп-үлеп гашыйк үзенә. Бик ялкау икәнен, эшләргә яратмаганын гына белмиләр. Мәктәп бакчасында эшләгәндә дә, көрәгенә таянып, кызык-мызыклар гына сөйләп торырга ярата. Соңгы вакытта без аның белән шуның хәтле ахириләргә әйләнеп киттек ки, Гаҗиев Ринатны башка партага ук күчереп утырттык. Бер партада без хәзер. Алгебра, геометрия дәресләрендә акыллы чырай «ясап» тыңлагандай кылансак та, бүтән дәресләрдә кызык-мызыклар, мәзәкләр сөйләшеп, тик хихылдашып утырабыз. Тәгәрәпләр китеп, идәндә ауный-ауный СКАЧАТЬ