Название: Бервакытны – без тугач… / Однажды, когда мы родились…
Автор: Радиф Сагди
Издательство: Татарское книжное издательство
isbn: 978-5-298-03397-8
isbn:
– Яле, энем, миңа китереп бир әле китабыңны, – ди. Шунда мин стена кырыенда утырган классташымның дәреслеген Нурия апа күрерлек итеп тартып алам да үз букчама тыгып куям. Таһирның җене чыга, парта астында йодрык селки: «китапны бир», янәсе. Химия укытучыбыз исә тактага язуын дәвам итә, үзе:
– Сөйлә, сөйлә, Овезов, – ди. Ә Таһир балык кебек: сүзен әйтә алмый. Ни укыганын да хәтерләми бугай. Аңа көмеш ни дә, алюминий ни, атом ни, элемент ни. Үзе, миңа усал итеп: «Бир китапны», – дип ырылдый. Сумкамнан бер китап чыгарып, битенә хәтле ачып, шыпырт кына тегеңә төртәм.
– Бер җисемнең икенчесенә… икенчесенә тәэсире берьяклы гына түгел. Җисемнәр үзара тәэсир итешәләр… тәэсир итешәләр… – дип укып китә теге.
– Әйе, әйе, Овезов, дәвам ит, – дип куя Нурия апа да. Таһир тагын да кыюланыбрак китә:
– Ньютон законнары принципта механиканың… механиканың теләсә кайсы мәсьәләсен чишәргә-ә-ә… мөмкинлек бирәләр…
– Шуннан, шуннан?
– Ньютон законнары хәрәкәтне өйрәнүгә генә түгел, аның белән идарә итәргә дә мөмкинлек бирәләр… – дигән җиренә җиткәч, классташлар Таһирга карап хихылдаша ук башлый. Партадашым моны үзенчә аңлап, үпкәләп аларга акаеп карап алгалый да сүзен дәвам итә. Нурия апаның да, безгә арты белән торса да, көлүдән дерелдәве сизелә:
– Булды, Таһир, җитте! – ди, ниһаять, укытучы да. – Әгәр бу физика дәресе булса, мин сиңа «ике» ле куяр идем. Бу – химия дәресе, «бер» ле сиңа. Укытучыга ияреп, бөтен класс тәгәри-тәгәри көлә. Ниһаять, эшнең нидәлеге Таһир башына да барып җитә, һәм ул китапны ябып тышлыгын карый, ә анда зур-зур хәрефләр белән «9 класс өчен. Физика» диелгән.
– Үтерәм, кабахәт, – ди бу миңа, болай да зур бәбәкләрен алартып. Соңыннан үзе дә ахмаклыгын аңлап, безгә ияреп шаркылдагандай итә. Шау-шуны Нурия апа туктата:
– Яле, Садриев, син сөйләп күрсәт алюминий турында, – ди.
– Белмим шул, Нурия апа, укымадым, – дим.
– Ялганлыйсың бит!
– Белмим!
– Яхшы! Алайса, сиңа да «бер» ле, – ди Нурия апа, инде чынлап та ачуы килеп. Озакламый, дәрес беткәнен белдереп, кыңгырау шалтырый. Барыбыз да ишеккә атылабыз. Химия укытучысы мине генә тоткарлый:
– Хәниф, син каласың, – ди. Сабакташлар чыгып бетүгә, миңа вәгазь укырга тотына:
– Нигә шулай җүләр сатасың син? Теләсәң, «биш» легә генә дә укый аласың бит. Таһир дустыңа да булышыр идең. Ярый, иртәгә әзерләнеп кил, «бер» леңне төзәтербез, – дип, мине озатып кала. Ләкин мин икенче көнне дә, өченчесендә дә, аннан соң да өйрәнеп килмим. Һәм җавап та бирмим. Ачу чыкты, малай: «ике» ле генә түгел, гел «бер» леләр тезә башлады. Җәмгысы унбергә җитте «бер» леләр. Өстәвенә соңгы чирек бетеп бара.
Ә көннәрдән бер көнне хатын-кызлар бәйрәменә багышланган концертта, сәхнәдән минем гармун уйнаганыма сокланып, СКАЧАТЬ