Итил суы ака торур / Итиль река течет. Фаттах Нурихан
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Итил суы ака торур / Итиль река течет - Фаттах Нурихан страница 12

СКАЧАТЬ – Болгар ягыннан, Хазар ягыннан, кояшлы Хәрәземнән, йә булмаса, ерак Румнан, Багдад якларыннан киләләр иде!

      Каекларның килүе турындагы хәбәр тиз арада бөтен катауга таралды. Кешеләр, ашыгып, Яр-капкага агылдылар, ябырылып, койма өстенә менделәр, манара башларына үрмәләделәр, текмә араларына кысылдылар. Койма сакчылары кешеләрне әле бер җирдән, әле икенче җирдән кудылар, шулай да артык усаллык та күрсәтмәделәр – катауга ерактан каеклар килүе Күрән би өчен генә түгел, башкалар өчен дә зур куаныч иде.

      Би дә, бикә дә шундук терелеп киткәндәй булдылар. Бүреләр кайгысы, Тотыш кайгысы онытылды, бөтен катауны, бөтен өй эчен көндезге кояштай якты куаныч биләп алды. Әйе, киләләр, соңлап булса да киләләр. Соң булса да уң булсын… Төкле аяклары белән!

      Күрән би үзенең өлкән углы, каравыл башы Акбогага төтен үрләтергә, икенче углы – субашы19 Котанга ун каек, йөз ир белән кунакларга каршы китәргә боерды. Текә яр өстенә, коймага кушып салынган манаралардан тиз арада зәңгәр төтен күтәрелде. Яр-капканы ачып җибәрделәр. Яр битенең куен сыман уйдыкланып торган җирендәге баганалар өстенә авыр күпер сузылып ятты. Юан баганалар яныннан башланып, аска таба озын, текә баскыч сузыла иде. Котанның юлдашлары, иңбашларына ишкәкләр күтәреп, йөгергәләп, бер-бер артлы тар баскычтан төшә башладылар. Аста, Чулман яры буенда, киң генә коры җир кисәге бар иде. Монда катауның тамгасы – каеклар, көймәләр, улаклар туктый торган корылмасы урнашкан иде. Тамга янында, Чулман дулкыннарында чайкалып, Күрән бинең йөзләп каегы, көймәләре-улаклары тора иде. Шунда ук балыкчылар, бала-чагалар ыгы-зыгы киләләр иде.

      Күрән би ишкәкчеләрнең яр астына төшеп җитүләрен, каекларга төялеп, кузгалып китүләрен өстән карап торды да өенә таба кузгалды – кунакларны тиешенчә каршылау өчен җыена башларга кирәк иде.

      Кояш төшлеккә күтәрелеп җиткәндә, ерактан килүче җилкәнле каеклар да, аларны каршыларга китүчеләр дә катауга килеп җитә яздылар. Кунаклар, бер җепкә тагылгандай, бер-бер артлы тезелеп киләләр иде. Акбүреләрнең каеклары, кунакларның артына да, алдына да төшеп, шулай ук тезелеп, тигез ара саклап киләләр иде.

      Менә озын ишкәкләрнең салмак кына күтәрелеп төшүе, җилкәннәр, байраклар, байраклардагы билгеләр аермачык күренә башлады. Күрән би, күзләрен кыскалап, аларның кемнәр икәнлеген чамаларга тырышып карады. Тик, күпме генә караса да, әлегә ул берни аермады. Бу кунаклар сартлар да, румнар да, гарәпләр дә түгел иде, ахрысы. Кемнәр булыр бу шулай да?

      – Базарганнар түгел, атай! – дип кычкырды шул чакны Тотыш углан.

      – Телеңә тилчә! – диде ата кеше.

      – Ямгырчы би килә! – диде Тотыш. – Әнә байракларында өч чатлы каз тәпие.

      – Туктыйсыңмы син?! – диде би, үртәлеп.

      Тотыш углан тынып калды. Ул тыну белән генә бинең күңеле барыбер тынычлана алмады. Ул инде үзе дә күреп тора – болар чыннан да сатучылар түгел, болар чыннан да казаяклар бугай. Күрән би авызлыгын чәйнәп, баскан урынында биеп торган Акколакның – Йолдыз-кашка анасының корсагына ачу белән төртеп алды. Акколак куркып СКАЧАТЬ



<p>19</p>

Субашы – гаскәр башлыгы.