Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 - Мусагит Хабибуллин страница 21

СКАЧАТЬ өч-дүрт телдә камил сөйләшүе… Йа Хода, бирсәң бирерсең икән кайберәүләргә затлылыкны вә гыйффәтлелекне! Ханбикәсе белән Җәмиләгә сабак биргәндә, Искәндәрнең дә теле шигърияткә омтылды, җаны күккә ашты, бер чарасызланды, бер илһамланды. Ошбу яшендә бу тиңсез бәхетне кем генә тоя алды икән… Юктыр, андый кеше тумагандыр әле, ул кеше бер булса Искәндәрдер.

      Капка башында ук сакчы тора. Искәндәр аңа урысча дәште, баш иеп исәнләште. «Христос воскрес!» – диде. Белә иде ул урыс халкының йомшак җирен. Бүген Покров көне. Ни кыш, ни көз түгел. Бу көнне урыслар бәйрәм итә. Көзге эшләр беткән, туйлар башлана. Покров бәйрәменнән соң хайваннарны кырдан алып кайталар, кызлар егетләрен көтеп кич утыра. Ир-ат исә эш бетүенә кинәнеп эчә-сала башлый. Мөселман халкы бу бәйрәмгә битараф. Аның каравы аларның каз өмәләре бар – ул да бәйрәм. Ни өчен килә соң әле ул воеводага? Менә анысын тәгаен генә белми Искәндәр, әмма аягы тартудан да ваз кичә алмады – килде. Воевода аңа үтеп барганда гына: «Миңа да кереп чык», – дип әйтте. Чакыру да, чакыру да түгел иде. Казанга воевода баш, диделәр. Ләкин Искәндәр аңлады, Җангали хан бөтенләй диярлек воеводаны күрми, аның белән киңәшми, үз җаена яши бирә. Искәндәр һични аңламады. Бәлкем, шуңа юнәлүедер воеводага, шуны ачыкларга. Кем монда түрә? Ханмы, Мәскәү воеводасымы? Хак Тәгаләдер, Искәндәр күрә, Җангали хан дәүләт белән идарә итүдән ерак йөридер. Аның бар кайгысы – хатыны Сөембикә һәм ау. Воевода Василийны еш кына Булат бәк Ширин белән күрә Искәндәр. Мансур шәех тә алар тирәсендә урала. Булат бәк Ширин хатыны Хөршидә бикә исә Сөембикә яныннан китми. Килен дә килен, килен дә килен дип, авызын да япмый. Аларның берсе дә Искәндәргә ошамый. Ул хәтта Җангали ханны кызгана башлады. Ошбу түрәләр олуг ханны курчак урынына күрәләр кебек иде.

      Алгы якка керде. Аны карусыз эчкәре әйдәделәр. Ахыр озатучы сакчы бераз көтеп торырга кушты. Воевода янында кемдер бар икән. Сакчы чыкты, воевода ишеге ярымачык калды, эчтәге тавыш ишетелеп тора. Искәндәрнең таныш тавышны ишетүе булды, аркасы чымырдап китте. Воевода янында Җангали хан утыра иде.

      Җангали ханнан барысын да көткән иде ул, иллә болай ук булыр дип һич тә уйламаган иде. Әгәр дә мәгәр Җангали чын вә хак хан икән, ул воеводаны үз янына – сараена чакыртып алырга тиеш иде. Ә монда воевода мескен ханга боерыклар биреп утыра. Йа Хода, кемгә тарды Казан мәркәзе, бит аты-даны дөньяга таралган дәүләт иде. Агасы Пётр Тургенев тикмәгә генә кисәтмәгән икән, Нугайда ук: «Син, Лександр, сак бул анда, этен-бетен тыңлама. Максатың – акрынлап изге динне тарату, аның ислам диненнән өстенлеген исбат итү. Митрополит сине шул максат белән җибәрде. Тик моны шундый астыртын эшлә ки, берәү дә искәрмәсен, шайтан үзе дә хәтта. Искәрдеңме, Лександр?»

      Искәндәр шунда агасына кат-кат ант итте. Чөнки агасы Пётр Тургенев: «Юкса сиңа да, миңа да, нәселебезгә дә көнбетәр», – дип кисәткән иде. Ә алар нәселе борынгыдан килгән Глазатыйлар, затлы нәсел, Владимир нәселләре. Әйе, Искәндәр чамалый, монда СКАЧАТЬ