Название: Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5
Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02496-9
isbn:
– Миңа килгәч эчмичә булмас, брат. Тот! – дип, кырыс кына кружканы сузды Василий Пенков. – Мин бер утырганда дүртәр кружка чөмерәм. Һәм күземә дә төшми. Тот бер кружка, соңыннан күз күрер.
– Мин чынлап та эчмим, воевода. Эчмим, ярамый миңа.
– Басурманмы әллә син?! Эчәсең, урыста эчмәгән кеше юк, булмас та. Ходай аны үзе безгә кушкан. Эчәргә, кирәк икән – эчеп үләргә. Тот, диләр сиңа! – дип кычкырды воевода.
Искәндәр аның калтыранган кулыннан кружканы алды, авызына китерде.
– Менә шулай, урысмы син, юкмы?! Син тәмам шаккатырдың әле мине, Лександр. Чынлап. Ярты гасырым тутырып барам, синдәй урысны күргәнем булмады әле, билләһи. Беләсеңме нәрсә, Лександр, урыс кешесе эчеп батырая, эчеп батыр була, эчкәч куәт керә аңа. Әйтәм бит, Хода безгә шулай кушкан, һәм без аны рәнҗетмәскә тиеш, Христосны, дим, Аллабызны. Аннары, бүген бәйрәм. Покров көне. Бавырчы! – дип кычкырды Василий Пенков. – Хак әйтәмме?!
– Шулай, шулай, хуҗам, сез хаклы.
– Әнә бит, бавырчы да раслый. Ул чын урыс, бирсәң, улда эчә. Эчәсең бит, холоп? Эчәсең, эчәсең. Кил, үзең салып эч. Ә син мине тыңла, Лександр. Син мине исерек дип уйлама. Баш эшли минем, ничек кенә эшли әле. Митрополит Даниил юк ителгәч… ни, хаталанам бугай, аны, миңа калса, монастырьга озаттылар, аннары җан тәслим кылды диячәкләр. Ул, беләсеңме, нишләгән? Яшь кенәзгә комачаулаган. Әйе, сүзен бирмәгән, гүя аркылы төшкән. Шуннан митрополитны алыштырганнар, Новгородтан башканы китергәннәр. Аты Макарий, диделәр. Каты куллы зат, диделәр. Безнең халыкка шундый кирәк тә, башкача тыеп булмый башлый аны. Син инде, Лександр, ил башында сабый кенәз утыра дип уйлыйсыңдыр, хаталанма, тәхеттә кенәгинә Елена Глинская утыра, ул хакимлек итә хәзер, һәммә нәрсә аның кулы белән эшләнә. Әлбәттә инде, митрополит Макарий да читтә басып тормыйдыр. Кыскасы, яшь кенәзнең дә, кенәгинәнең дә язмышы хәзер митрополит кулында, ә синең язмышың, Лександр, минем кулда. Искәрдең? Менә шулай. Мин – кенәз, ә ул – хан. Ә сине миңа ханбикә колы, диделәр.
– Колы түгел, мөгаллиме, мин аңа урыс теленнән сабак бирәм.
– Изге эш, хуплыйм. Ләкин син барыбер аның колыдырсың, Лександр. Без аны белербез. Мин беләм, сине ислам динен кабул иткәндә генә коллыктан азат итәчәкләр. Ләкин ошбу кыргый дингә керергә сиңа әмер килмәде әле. Килгәч, күз күрер. Әлегә ашыкма, әлегә биргәннең битенә карамый гына эчә тор. Мин беләм, Җангали хан йомшак табигатьле зат, бар нәрсәгә дә күнә торган кеше. Тик соңгы вакытта мин аңарда үзгәреш күрәм. Хатыны ягына авыша башлады кебек хан. Тел төбеннән үк сизәм. Әйтерең бармы, ханбикә акыллы, сәяси яктан да нык дагаланган, ни теләгәнен бик әйбәт белә.
– Җангали хан әйбәт кеше, рәнҗетмәсәң иде син аны, Василий агай.
– Һы-һы, менә телең дә ачылды… Ә кем аны, – Василий Пенков өстәлгә ята төште, – кем аны рәнҗетә? Кушканны эшләсә, аңа бармак белән янаучы да булмаячак. Искәрдең? Аннары хан кадәр ханны рәнҗетергә минем ни хакым бар? Ә менә аны изге юлдан яздырмау, хак юлга төшерә тору – минем төп вазифамдыр. Искәрдең? Беләсең булса кирәктер, үз заманында кенәз мәрхүм Василий СКАЧАТЬ