Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 - Мусагит Хабибуллин страница 16

СКАЧАТЬ буйларында тал-тирәк,

      Сөйгән ярга тагын ни кирәк.

      Аклы күлмәк, ай, киң кирәк,

      Ярың үзең белән тиң кирәк.

      Ярың үзең белән тиң булмаса,

      Юата алмас сине тал-тирәк.

      Туса да тусын, ай, ир бала,

      Ат өстендә сикереп уйнарга;

      Тумаса да тумасын, ай, кыз бала,

      Ят җирләргә китеп җыларга.

      Елга буена җитүгә, Сөембикә атыннан төште, йөгәнен ташлады да Җәмилә янына килде, кочагына иңде.

      – Мөгаллимәм, мөгаллимәм, син, син минем җан тынычлыгым булырсың. Ярый әле разый булдың, рәхмәт, мең-мең рәхмәт сиңа…

      – Елама, Сөембикә, күрсәтмә күз яшең кяфергә. Йөрәгенә ут сал, кан булса да какырма. Ят кеше ул безгә, ят. Әйдә, су буена төшәбез.

      Елга буена төшкәч, итәкләрен чеметеп кенә тотып, кызлар, кулга-кул тотынышып, комсу ташлыкта челтерәп аккан суга керделәр. Яңа гына яр өстенә килеп туктаган Искәндәр кызларның кызылга ак күн белән чәчәкләп чигелгән болгари итекләрен күрде дә ачкан авызын яба алмый торды. Шулкадәр сылу вә зифа күренделәр кызлар Искәндәргә, ни белән чагыштырырга да белми, бер мәлгә тын алырга куркып торды. Шунда Сөембикә кушучына су алды да эчеп куйды, ахыр:

      – Их-ма, Җаеккаем сулары, йөрәгем ярсулары, – дип җырлап җибәрде.

      Жәмилә яр өстенә күтәрелде, кинаяле елмая төшеп:

      – Күзлебүкән, урысча «елга» ничек була? – дип сорады.

      – Мин – Күзлебүкән?! – дип гаҗәпләнде Искәндәр. – Мин— Искәндәр, туташ, Искәндәр, Лександр. Ә «елга», туташ, безнеңчә «река» буладыр. Шундый җыр да бар бездә: «Течёт река широкая…»

      – Анысы ни дигән сүз?

      – Киң елга ага да ага яисә агадыр да агадыр киң елга…

      Җәмилә аңа көлемсерәп карап торды-торды да куе үлән арасыннан баш калкытып торган күкбаш чәчкәсенә таба китте.

      Ләкин Искәндәр, авыррак гәүдәле булса да, чәчкәне алдан килеп өзде һәм Җәмиләгә сузды.

      – Рәхмәт, күзлебүкән.

      – Күзлебүкән – минем кушаматым, туташ. Искәндәр мин, Лександр, димәк.

      – Шушы чәчкәне кулыңнан алуга, мин сиңа Искәндәр дия башлармын шикелле. Гәрчә үзеңне яратып бетермәсәм дә.

      – Минем бабамны да, атамны да Күзлебүкән дип йөрткәннәр. Ә сез аны һичкемнән ишетми әйттегез, хәйран калмалы хәл.

      – Һәр кешенең кушаматы йөзендә булыр, диләр, Искәндәр.

      – Минем күземдәме?

      – Күзләреңдә.

      – Исем йөк түгел, туташ, иңгә төшеп ятмый. Безгә бергә эшлисе.

      – Сез хаклы, Искәндәр әфәнде, – диде Җәмилә һәм Сөембикә ягына карап көрсенеп куйды.

      Алар куе үлән арасыннан янәшәдән киттеләр. Әле анда, әле монда кызыл, сары, ак вә зәңгәр чәчәкләр таҗларын җәеп утыралар, үлән кыяклары кеше хәрәкәтен сизгәндәй сискәнеп, селкенеп калалар… Биектә-биектә өзелеп-өзелеп тургай сайрый, күк йөзе белән җиһан тигезләшкән югарылыкта ялгыз тилгән канатларын җилпеми генә үзенә корбан күзәтә. Сөембикәнең су буеннан китәсе килмәде. Ул әле һавадагы тилгәнгә карады, әле тургай моңына колак СКАЧАТЬ