СКАЧАТЬ
Андрейны үтерүдә иң теләп катнашучыларның берсе иде. Кем белми бу хакта?! Яшь Юрий кенәзме?! Беләдер, белми булмас. Илчесе итеп аңа, Якимгә, атасы кебек үк ышануы да шуны раслый. Константин кенәз исәптә түгел, ул Яким карт өчен гомумән ят кеше иде. Әйе, Яким Ульдәмирдә юк арада, Константин кенәз Юрийны Городец каласына куган. Билгеле, олуг кенәзлектән кемнең дә үзе теләп баш тартасы килми. Ульдәмир каласыннан ул бер дә китәргә теләмәгән. Константин каланы яулап алган, кенәзнең өй-каралтыларына ут салган. Димәк, Юрий кенәзнең китүенә кала халкы каршылык күрсәтмәгән. Яким Күчтем боларның барысыннан да хәбәрдар иде, әмма барыбер ни сәбәпледер ул Ульдәмиргә кайтырга ашыкмады, ул үзе хезмәт итә башлаган Юрий кенәз янына юнәлде. Күңеле белән ышана иде, Константин башкалада озак утыра алмас, чөнки чыгышы белән бу кенәз Ростовтан, ә Ульдәмир халкы килмешәкләрне гомер-гомергә яратмады. Ләкин әлегә Константин кенәз Ульдәмирдә иде… Димәк, олуг кенәз әлегә ул. Яким Күчтем исә Болгарга олуг кенәз йомышы белән килгән иде. Константин кенәз аның Болгар сәфәрен беләме – Якимгә монысы караңгы иде. Шуның өчен аңа Юрий кенәзгә юл алу хәерлерәктер. Ул җибәрде бит. Шул ук вакытта Константин да Ульдәмир-Сүздәл тәхетенә утыруга, аның шәхесе белән кызыксынмый булмас. Яким Күчтем кенәз сараенда вак кеше түгел ләбаса. Бәлкем әле, Константин кенәз аның артыннан да җибәрер, ике ил хәлләрен киңәшәсе булса?.. Шунда муенындагы тәресен өзеп, бусурман динендә йөргән Афанасий энесе турында да, чуен коючыга бәйле вакыйгаларны да аңа ачмый булмас. Димәк ки, Якимгә туры Городец каласына юнәлү дөресрәктер. Башта ул Юрий кенәзне Ашлы каласына яу чабарга котыртыр. Яу уңышлы чыкса, моңа Яким ышана иде, яшь кенәзгә кабат Ульдәмир тәхетенә юл ачылыр. Өйләдән соң Иделне кичтеләр. Шуннан соң илче Яким иркенләп сулыш алды һәм су буенда кунарга булды. Боерыкны олауларга җиткерделәр, тегеләр, шау-шу килә-килә, атларын тугарырга, казан асарга керештеләр. Яким Күчтем инде саргая башлаган чирәмгә кырын төште дә аргы якта калган җансакчысы Тимушканы исенә төшерде. Ульдәмирдән бергә чыккан йөзгә якын сугышчыдан ул никтер аны бик якын итә иде. Тимушканың да аңа бирелгәнлеге күз карашында ук чагылыр иде. Харап булды, мескен.
Шулчак илче күзенә таза гәүдәле, җәлпәгрәк йөзле бавырчы кинәт чалынып китте. Аның эш-гамәлендә колчуралык чалымнары бар иде. Ашны затлы итеп хәзерли, ипине күкрәгенә куеп кисә, ашаган табакларны көл белән юа. Бавырчының ике-өч ярдәмчесе бар, ул аларга беркайчан да тавыш күтәрмәс, ипләп кенә әмер бирер. Әле генә ул учак ягучыга ипләп кенә ничек агач ботакларын сындырырга кирәклеген күрсәтте. Ул арада чиләктән су алып таган асарга да, түкми-чәчми су агызып кулын юарга да өлгерде. Кулын алъяпкычына сөрткәч кенә кашыгын алды, ашның тозын чамалады. Киң җилкәле, беләк-буыннары калку, уйнап торалар. Хикмәт, ул һич кенә дә бавырчыга охшамаган, коеп куйган сугышчы иде. Алайса, башкалар пешекчегә охшаганмы?..
Ары табарак сугышчылар казан асканнар, шау-гөр киләләр. Олаучылар да бер тирәгәрәк җыелганнар, алар да, көлешә-көлешә, аш пешерәләр. Олауда
СКАЧАТЬ