Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3 - Мусагит Хабибуллин страница 53

СКАЧАТЬ янына килеп ятты, бик озак дәшми торгач кына:

      – Хикмәтле хәл, олуг хан. Ул адәм минем Тимушкама охшаган. Ул да шулай мышный иде, бичара, – диде.

      Илһам хан җавап бирмәде. Ул уйланды. Бик озак йолдызлар белән чуарланган күккә, урак хәтле генә булып күк йөзендә йөзгән айга карап ятты. Алар тирәли сакчы азатлар йөренә. Олуг ханнарын һәм кенәз илчесен саклыйлар. Кемнән?.. Шаккатмалы хәл иде. Шулай ук чынлап та ул шайтан дигәннәре бар микәнни?..

      Бары тик таң атар алдыннан гына Илһам хан онытылып йокыга китә алды. Илче Яким әллә кайчан гырылдый-гырылдый, саташа-саташа йоклый иде. Дога укып ятты-ятты да Алласы саклар әле дип тынычланды булса кирәк. Йокыга талу белән, ханның күз алдына Мәрьяме килде, каядыр бара, угланнары Габдулланы җитәкләгән. Илһам хан аңа нидер әйтергә тели, әмма авызын ачса да, ни сәбәпледер тавышы чыкмый, имеш. Хатыны Мәрьям каядыр юкка чыга, аның урынына әзмәвердәй гәүдәле шыксыз вә ямьсез, бөтен тәнен йон баскан, аяклары тояклы, маймыл йөзле, озын бармаклы куллы бер әкәмәт пәйда була. Ул әкрен генә Илһамга таба килә. Илһам хан кычкырмакчы була, әмма тавышы чыкмый…

      Илһам хан быргы кычкыртканга тирләп-пешеп уянып китте. Күзен ачты да, яңадан йомарга куркып, берара булган мәхшәрне күз алдыннан җибәрә алмый торды. Ярый әле, ул әкәмәт төштә генә күренде, югыйсә йөрәгең ярылып үләр идең.

      Илһам хан торып утырды, ияргә ятып каерылган муенын боргалады. Азатлар учак асканнар, аш әзерлиләр, беришесе елга буеннан юынып менәләр, кайберләре, яр өстенә намазлыкларын җәеп, намаз укыйлар. Илһам хан үрелеп кенә илче Якимне уятты.

      – Тор инде, илче, тор!

      Ниһаять, илче Яким дә күзен ачты, торып утырды да кояшка күз төшереп, чукынып куйды.

      – Әйдә, юынып менәбез, Якимкә агай.

      – Ярый торган эш, – диде илче, торды, каткан сөякләрен язгалады. Җансакчысы аларга сөлгеләр китереп бирде. Юынып менеп килгәндә, кала яклап чабып килүче берәү күренде.

      – Нидер булган, кычкыра, – диде илче Яким.

      Чапкын килеп җитте, сикереп атыннан төште, бер тезенә тезләнде.

      – Олуг хан, яр буенда меңбаш Туранның мәетен таптылар.

      Илһам ханга атын китерделәр, ул сикереп атланды да, артына әйләнеп тә карамый, яр буена чапты, үткән кичтәге сөзәклек аша су буена төште. Азат дөрес әйткән: иртәнге салкынча җилгә дулкынланып торган елга читендә чалкан килеш меңбаш Туран мәете ята иде. Ул арада хан янына Яким Күчтем килеп җитте һәм ярты сыны ташлыкта яткан Туран гәүдәсен күрде дә чукынып алды. Як-ягына күз ташлагач кына:

      – Йа Хода, йа Аллам, бу ни хәл инде, хан? Минем Тимушка да берәр җирдә аунап ята микән? Алар бергә киттеләр ич! – диде дә атына атлана башлады. – Безгә моннан тизрәк китәргә кирәк, хан.

      – Меңбаш Туранны яр өстенә менгезеп күмегез, – диде Илһам хан һәм, ат тезгенен сул кулына алып, уң кулы белән ияр башына тотынды, текә ярга ябышып үскән куе карамаларга күз ташлап алды.

* * *

      Курку дигән нәрсә Илһам ханга кайтыр юлга чыккач килде. Кирмәндә калдырган меңбашын да шушы язмыш көтсә? Ә бит меңбаш Туранның мәетен үз күзе белән күргәнче, алар СКАЧАТЬ