Название: Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2
Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02351-1
isbn:
Борылды да баһадир алыплары янына кайта башлады. Шунда ул елга буена килеп чыкты. Елга буенда ике-өч хатын кер чайкый иде. Баһадирны күрделәр дә, чырылдап, куаклар арасына кереп постылар. Баһадир адымын кызулата төште. Хатыннар кер чайкый, димәк, якын-тирәдә генә җәйләү йә торак өйләр бар…
Шунда аның янына Ташбулат йөгереп килде.
– Синең кашкаң утлап йөри әнә, баһадир.
– Мин атым эзләмим, Ташбулат. Әйт әле, Ташбулат, нинди халык яши бу төбәктә?
– Баһадир, шуны да белмисеңме? Без Болгар җәйләүләрендә. Туры маҗарларга китәбезме?
– Әйе, Ташбулат. Боерык бир, атларны иярләгез, кузгалабыз.
Баһадир кашкасына тавыш бирде:
– Бах-бах! Кашкам! Фию-ю!
Хуҗасының сызгыруын ишетүгә, кашка, томырылып, иясе янына чабып килде.
Кузгалып киткәч, Дәян белән рәттән баручы шаманны куып җитте баһадир.
– Илтотар шаман, нигә бу якта күптөрле агач үсә икән? Җәйләү чоры узгач, биредәге болгарлар малларына ни ашаталар?
– Үлән чабалар, аны киптереп, җыеп өяләр, баһадир. Болгарлар моны угорлардан өйрәнде, баһадир. Кешеләр җыеп ашаган үләннәр дә күптөрле: кузгалак, юа, әче какы, суган, кәбестә, балтырган, тагын әллә ниләр шунда. Урман-әрәмәләрдә күптөрле җимешләр, җиләк өлгерә. Шомырт, балан, миләш, гөлҗимеш, әллә ниткән җир гөмбәсе… Үләсе килми кешенең.
– Шаман, Төн илләрендә җәй бик кыска була, диләр. Алар ни ашыйлар соң?
– Болан сыеры ите, балык. Кан эчүчеләр дә бар.
– Канны нигә эчәләр? Ант иткәндәме?
– Канны тешләре коелмасын өчен эчәләр, баһадир. Кан эчмәсәләр, аларның тешләре чери.
– Хатын-кызлар ни ашый?
– Ир-ат ни ашый, шуны ашый, баһадир.
Илбарыс аръякта поши күрде, урман сыерын шаман да күреп алды.
– Тиздән кичүгә җитәбез, аръякка чыгабыз, анда күп очрый урман сыеры, баһадир. Маҗарларның җәйләүләре аръякта.
– Шаман, синең белмәгәнең юк. Шаман түгел син, чәчән. Әйт әле, шаман, син миннән куркасыңмы?
– Хаким иткән – хөкем иткән; тели икән, адәм затын ятим иткән, баһадир.
– Син шаман гына түгел, Илтотар, син чәчән-шаман. Мин сине хөкем итәргә җыенмыйм. Киресенчә, мин синең ярдәмеңә мохтаҗ, шаман. Бу яклар минем өчен ят. Биредәге кешене урман-сулар урап алган. Ә мин далада үскән кеше. Далага чыгуга, мин шашам, эчемлек эчкәндәй исерәм. Биредә мин үземне начар хис итәм, шаман.
– Өйрәнерсең, баһадир. Әнә тәүге болгарлар өйрәнделәр бит. Килгән мәлдә Кубрат хан калдырган баһадир да, зуррак аланга килеп чыгуга, күкрәген тутырып сулыш алыр идедә, җилләнеп, атын чаптырып китәр иде. Соңга таба урман-болыннардан кайтып кермәс булды, һавасы шифалы, ди торган иде. Әнә әйбәтләп тирә-ягыңа кара әле, баһадир. Очар кошлар бала чыгара. Көзен җылы якларга китсәләр дә, яз янә әйләнеп кайталар. Мин сине СКАЧАТЬ