Название: Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2
Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02351-1
isbn:
Бары тик шул эшләр беткәч кенә, халык, бәйрәмчә киенеп, елга буендагы тугайга җыела башлады. Аксакаллар үз даирәләре белән баһадир утырасы төбәккә чатыр кордылар. Баһадир уң кулы Ташбулатка Адайны алып килергә кушты. Адайны шундук китереп җиткерделәр. Уң кулы итеп ниндидер ят төрки алыбын билгеләүгә, аны исә албагаучы алыплар башы итеп җибәрүенә Адай мәргән баһадирга үпкәле кебегрәк тоелды.
Ул арада кызлар килделәр, алар бик матур итеп киенгәннәр, үзләреннән күз алмалы да түгел иде. Баһадир Адайга карады. Әйе, үпкәле. Юк, үпкәле түгел, борчулы. Нигә микән?.. Адайны үз янына чакырып алды, янәшәсеннән урын бирде.
– Кыз куасыңмы, Адай мәргән?
– Куам, баһадирым.
– Кайсысын куарга соң исәбең? Монда барысы да чибәр, барысы да сылу…
– Мангыш тархан кызы Айгөлне, баһадирым.
– Кайда соң ул, кайсысы?
– Ул килеп җитмәде әле, баһадирым. Еглый да еглый.
– Үлгән артыннан үлеп булмый. Китер син аны, Адай.
– Баш өсте, баһадирым.
Ул арада кызлар берсе артыннан берсе тасмага баса башладылар, кызны куарга ниятләгән егет чыгып басуга, алостаз Дәян яулык селтәде. Сәере шул иде: кызлар барысы да диярлек, елга буена җитмәс борын, егетләрдән тоттыра бардылар. Ниһаять, тасмага Мангыш тархан кызы Айгөл килеп басты. Күрде дә кызны, баһадирның йөрәге кысылып куйды. Кыз төс-йөзе белән генә түгел, гәүдә-сыны белән дә Чәчкәгә охшаган иде. Баһадир уйланып утырганда, Адай кызны куып тоткан да икән инде. Егет белән кыз, кулга-кул тотынышып, алостаз Дәян янына килде. Алостазга баһадир нидер әйтте, Дәян кулын күтәрде.
– Халаек, баһадир сүз әйтә, – дип оран салды.
Тын калдылар, елга шаулавы ишетелә, еракта-еракта кәккүк кычкыра.
– Болгарлар, грек кардәшләр. Айгөлнең атасы Мангыш тархан угры Чалбай хан белән алышта башын салды. Гүзәлләрнең гүзәле Айгөл үзенә минем иң батыр алыбымны сайлады. Мин, Кубрат хан баһадиры Илбарыс, Адай батырны Өске Кирмәндә тархан итеп калдырам. Кубрат хан исеменнән әйттем.
– Ур-ра! Адай, ур-ра! – дип кычкырдылар. «Ур-ра!» тавышы Итил елгасы ярларына барып бәрелде, кайтаваз булып әйләнеп кирмән өстендә яңгырап торды.
Өске Кирмәнгә тархан итеп билгеләнгәч, кирмәннең иң олы аксакалы аңа тимер очлым кидерде, аннары Адайны, киезгә салып, кирмәнгә таба алып киттеләр. Кирмән капкасын кергәндә, аңардан ант эчертәчәкләр, шушы мәлдән Адай – Өске Кирмән тарханы, кирмәндәге һәркем аңа буйсына, аның боерыгын үти.
Икенче көнне, кояш чыгар-чыкмас, йөзбашлар үз алыплары белән елга буендагы тугайлыкка җыелдылар. Баһадир да килеп җитте. Алыпларның кулында – таш, алар аны баһадир үткәндә бер төбәккә ташлап китәргә тиешләр. Соңыннан алостаз Дәян ташларны санады: дүрт йөз алып калган иде алайда. Йөз алыпны баһадир кирмәндә калдырды. Кояш күренде. Барысы да СКАЧАТЬ