Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1 - Мусагит Хабибуллин страница 29

СКАЧАТЬ уртасына утыртылган Бәһрам бәк чатырына таба кузгалды.

      Бәһрам бәк чатырын челтерәп аккан инеш буена утырттырган иде. Чатыры зәңгәр төстә, әллә кайдан күзгә ташлана. Чатырга җитәрәк Көнбаш атакай атыннан төште, ә җансакчылары аның атын алып калдылар, ә атакай йомшак үләнгә аягы тию белән тезләнде дә Тәңресенә дога кылды: «Көнне игелекле ит, Тәңрем!» һәм туп-туры чатырга таба китте. Шулчак чатырдан сары ефәк күлмәктән Бәһрам бәк чыкты һәм үзенә таба килүче Көнбаш атакайны күрде дә аңа каршы китте. Бәккә җитәрәк Көнбаш атакай бер тезенә төште:

      – Саумы, ил бәге, саумы, Бәһрам олан!

      – Йә-йә, атакай, килешмәгәнне. Тор. Чатырдан уз. Мин сине көткән идем.

      Шулай дия-дия, кунакны Бәһрам бәк чатырга алып керде, түр яктагы мендәрдән атакайга урын күрсәтте.

      – Мәрхүм бабам Сармат хан да исән булса, атакай, сине шулай каршы алыр иде. Без фарсыларда, яратуны чылбыр белән бәйләп куеп булмый, аны ихтирам вә хөрмәт белән генә яшәтеп була, диләр, атакай.

      – Мәргән аткан ук, канга сусап, дошман тарафына оча икән, дошман угы кире иясенә борылсын, диләр бездә, батырбәк Бәһрам. Атаң шаһиншаһ Ядигәр Сармат хан белән солых төзеп, сине бире җибәреп уңды булса кирәк, батырбәк.

      – Атам да, мин дә уңдым, атакай. Мин бәхетле, мин Сармат хан кызы Сафурага өйләндем.

      Ул арада Көнбаш атакайга кымызчы чәркә белән кымыз бирде, атакай тулы чәркәне күтәрелә төшеп алды да, сусавын сиздереп, күтәреп эчеп куйды.

      – Тик бит, батырбәк, бикәбез кысыр булып чыкты.

      – Мин аңа, атакай, бер угыл табып биргән идем инде, менә тагын берсен алып кайтам. Кайгырма, атакай, барысы да әйбәт булыр.

      Чатырга арт ишектән каһин Шахрай килеп керде, кара чикмәненең башлыгын артка ташлап, бер читтәрәк торган түмәргә утырды. Көнбаш атакай Шахрай күренүгә аягүрә басты, күкрәгенә кулын куеп, аңа саулык тели-тели баш иде.

      – Утыр, утыр, атакай, – диде мөбәт Шахрайга бөтенләй игътибар итмәстән Бәһрам бәк. – Мин утка табынучыларны да хөрмәт итәм, сезнең Тәңрегездән дә баш тартырга җыенмыйм. Каһин Шахрай минем рухи атам, атакай. Күк астында һәммә халыкка да, барча халыкның аллаларына да урын җитәрлек, адәми затларга гына җир кысан була башлады. Мине әнә шул рәнҗетә, атакай, һәр халык үз алласын күккә чөеп мактый, шуннан гына мәгънә эзли. Кайберләре исә барысыннан да ваз кичеп, читләргә барып ялланалар. Әйтик, мин яулаган аланнар илбашы яугирләре белән Византия императорына барып ялланган. Ул миннән койрык чәнчеп качты, тота алмадым үзен. Тоткан булсам, утка ташлаячак идем.

      – Батырбәк, хөрмәткә ия шаһзадә, сылу бикәңнең күңелен башкачарак күрәсе иде сиңа.

      – Ул миңа үпкәләмәс, атакай, мин аңа үпкәләмим. Бикә миннән кимсетү көтмәсен. Минем тарафтан ул хәл кылынмас. Миңа җиткерделәр инде, атакай, Сафура бикә унуклар ханы Мәңгүк белән далага чыгып чапкан икән. Димәк, бикә яшьлеген исенә төшергән. Сарматлар өчен бу язык гамәл түгел, атакай, без фарсыларда аны моның өчен җәзага тарткан булырлар иде. Аннары, хатын-кызның канатларын илдәшләре каермый, диләр. Бүген-иртәгә булмаса да, тора-бара безне римлылар СКАЧАТЬ