Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1 - Мусагит Хабибуллин страница 23

СКАЧАТЬ бикә. – Урла соң. Бүген, менә хәзер!

      – Мөмкин хәлме бу, бәгырь?

      – Мөмкин итсәң, мөмкин хәл, Мәңгүк хан. Минем соңгарып булса да, ичмасам, бер тапкыр яшьлегемә кайтасым килә, бүген кызларым кичергән бәхетне татыйсым килә. Татлы мәхәббәтне татып үлгән хатын гына оҗмахка керер, ди.

      Мәңгүк хан тәмам каушый калды, ул бикәдән моны көтмәгән иде, гәрчә бу хакта төннәр буена уйлаган булса да. Шул ук вакытта күрде, тойды, сылу бикәсе инде аның белән кинәнеп сөйләшә, тел төбендә киная ята. Әйе, сиңа да уйланырга вакыт. Моның ахыры ни белән бетәр? Бәһрам бәк аны моның өчен кичермәс, ике бертугандай яшәгән халык арасында канлы сугыш китәр, һич булмас димә. Уенын-чынын бергә кушып, уеныннан бигрәк чынга әверелүен күрергә теләп үзара киная сөйләшү, икебезне дә утлы давыл эченә алып кереп китмәсме? Ил башы ич син, ул да, каршыңда ярым елмаеп басып торган сылу бикә дә… Ни җитми сиңа тагын Мәңгүк хан?.. Үз дигәнеңә ирештең түгелме, инде һавадагы йолдызга үрелмәкчесең! Оял, оял бераз. Бу адымың ясап, кадерләнә башлаган тормышың кадерсез итмә. Төрки-Туран халкының ил данын иңнәрендә тоткан ак төрекләр кавеменнән ич син! Угыз бабабыз кылычы кем кулында?! Синең кулыңда түгелме?! Ахыр чиктә син монда Сафура бикәне күрергә дип кенә килмәдең, егетләреңне өйләндерергә дип килдең. Әнә теге инеш буендагы таллар арасыннан сиңа һәм сылу бикәләренә йөзләрчә күз карап тора. Җитмәсә, ак төрекләргә сарматлар кан кардәш халык. Әнә шул ике бертуган халыкны орышка өндәүче булып калуың бар ич! Син, Мәңгүк хан! Әйе, син Сармат ханы кызы кырында. Аңа баш иеп кызлар сорарга килдең. Ә ул сиңа аларны бирде. Хак, син хан буларак аңа өйләнә аласың, моңа хәтта тулы хокукың бар. Ул чакта каршыңдагы бикә дә көне белән ханбикә булачак. Ханбикә!..

      Мәңгүк хан тагын бер тапкыр Сафура бикәнең күзләренә карап алды. Юк, яшьле түгел иде инде сылу бикәнең күзләре. Ул еракка, кызлары кереп югалган офыкка караган да уйга чумган. Күр инде, кая булды тәүге бикә?.. Кая китте сагышлы булып тоелган мәхәббәте?.. Барысы да хатын-кыз хәйләсе булган, барысы да. Ә син, син, Мәңгүк хан, аңа ихлас күңелдән ышандың. Сармат хан кызы ла ич ул, йөзләрчә халыкларны кул астына җыйган Сармат хан дәвамы. Ак төрекләр дип йөртелгән «унуклар», Сармат хан кызы кул астына керүгә, тәкәббер кавем буларак, ак төрекләргә шундук үз исемнәрен тагарлар. Шуңа карамастан сылу бикә борчулы, гасабилана, сабырсызлана. Кыйгачланып килгән кашлары әле җыерыла, әле бөтен йөзендәге сипкелләрне күмеп, бит алмаларына кызыллык йөгерә. Хәтфә яшел-зәңгәр күзләре дә, күз карасы да киңәеп киткәндәй кебек. Әллә соң зәп-зәңгәр күк йөзе шулай тәэсир итәме бикәнең күңеленә, әллә соң аяк очына төшәргә торган унуклар ханымы уйга калдырды сылу бикәне?..

      – Бикә җаным, – дияргә мәҗбүр булды, сабыры төкәнүдән ни кылырга белми тавышын тыя төшебрәк, Мәңгүк хан. – Әллә соң икебез дә акылдан шаштыкмы, әллә соң Тәңребез биргән мәхәббәт шулай иттеме мине?.. Белеп калсаң иде, мин сиңа гашыйк, гашыйк, сылу бикәм, гашыйк! Инде Тәңребез безне үсмер чакта кавыштырган икән, оялма, курыкма, сылу бикәм. Баксыннар, күрсеннәр кардәшләрең, унуклар ханы чынлап та акылдан шашкан СКАЧАТЬ