Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр. Адлер Тимергалин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр - Адлер Тимергалин страница 5

СКАЧАТЬ кайтыш, әле кайчагында «ике сарылы»… Башкаларны инде әйткән дә юк.

      Чәчтараш кулы тимәгән «ялангач» фикерләр – иң эчкәрегеләре, күңел төбендәгеләре, алар пакь, эчкерсез һәм нәкышсез. Бөтен «Инкыйраз» шундый. Ә бит совет язучылары һәм галимнәренең китаплары 4–5 кулдан үтеп шомартыла иде. Гомумән, телнең шомалыгына, йөгереклегенә, чачаклы-чуклы бизәлешенә ул чорда аеруча игътибар ителә иде. Әйтик, Ибраһим ага Салаховның «Колыма»сы да кат-кат әдәби эшкәртү үткәч кенә басылды. Әмма бу очракта, мәхбүслекне, коточкыч режим шартларын һәм китаптагы фактларның мөһимлеген искә алып, авторга ташлама ясарга туры килә.

      Тел мәсьәләсендә Г. Исхакый – сынаучы-экспериментатор, ул – телебезне һәм терминологиябезне яңарту буенча эш күрсәткән, искене җимерергә җөрьәт иткән тәүге каһарманыбыз. Билгеле булганча, теге яки бу сынау һәм тәҗрибә практикада тискәре нәтиҗә бирергә дә мөмкин. Ә бу очракта тискәре нәтиҗәнең әһәмияте уңай нәтиҗәнекеннән ким түгел, артык булмаса. Әгәр Гаяз Исхакый теге яки бу сүзне яки грамматик форманы уңышсыз кулланган икән, ул аны эзләнү процессында гына эшләгән, һәм җитлеккән иҗатында алар очрамый.

      Сәгыйть Рәмиев белән Габдрахман Хөсәенов үзләренең 1907 елда сүз башы булып басылган «Мөхәммәдгаяз әфәнде» исемле мәкаләләрен «татарларның тупас телләрене матурлатып, аны үзенең кыйммәтле әсәрләре белән зиннәтләгән Гаяз әфәнде» дигән олы сүзләр белән башлап җибәрәләр икән, бүгенге кайбер галимнәрнең Гаяз Исхакыйның әдәби телен шик астына куярга маташулары көлке тоела. Көлке, ләкин аянычлы көлке, чөнки «погоданы» чит ил кәнәфиләренә күмелеп утырган шушы галимнәребез ясый бит. «Галимнәребез» дим, чөнки алар бит безнекеләр, чувашныкы да, чукчаныкы да, башкортныкы да түгел.

      Шулай, Гаяз Исхакый әсәрләренең телен ошатмыйча, борын җыерган кешеләрне дә күргәнебез бар. Алар Исхакый теле аһәңле түгел, сонгыйрак димәкчеләр. Имеш, аның тасвирлауларына сәнгати нәфислек җитми… Фатих Әмирхан әсәрләренең теленә дә минус тамгасы белән «урта» билгесе куючылар бар. Монысын мин әдәби тәрҗемә өлкәсендә каләмнәрен чарлап, асылда, остазлар (Ф. Хөсни, Г. Бәширов, Ә. Еникиләр) теленнән алынган өслүптә шома итеп «күчереп» язарга маһир тылмач-попугайлардан ишеткәләдем.

      Хәер, бу хакта заманында Габдрахман Сәгъди дә язган инде. «Гаяз әфәнде, белмим ни сәбәптәндер, телнең фитрый булган бәлягать вә фәсахәтенә буйсынасы килми, – ди ул. – Каләмен үз ихтыярына куя бирә… Нәзакәт ияләрен җәфалый торган әллә нинди ямьсез тәгъбирләр, сала мужиклары вә гаять кара-надан булган халык авызында әйтелеп йөри торган тәмсез ифадәләрне дә Гаяз Исхакый әфәндедән байтак кына ишетергә туры килә».

      Исхакый күпчелек әсәрләрен зинданда, сөргендә һәм горбәттә иҗат иткән. Туган туфрагыннан аерылган булуы аның әсәрләренең тематикасында, фәлсәфәсендә генә түгел, стилендә һәм лөгатьлегендә дә чагыла. Теленең эшләнешендә дә дип өстик. Илдә калган татар язучыларының әсәрләре, әйткәнемчә, басылып СКАЧАТЬ