Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники страница 75

СКАЧАТЬ кигән унике-унөч яшьлек кыз балага тотынып, менеп җиткәнен күреп алдык. Кайдан, нинди карчык бу?.. Мин янына барып сорашмакчы булдым, әмма ул дөм сукыр һәм чукрак булып чыкты. Кыз баладан: «Әбиең ничә яшьтә?» – дип сорадым, кыз, сиксән җиде яшендә, диде. Бик аптырап: «Шушы яшендә ничек итеп һәм ни өчен менә ул?» – дип сорагач, кыз әбисенең шушындагы кабергә Коръән укыр өчен менүен аңлатты. Әйе, минем малай чактан ук исемдә калган ялгыз кабер һаман монда тора икән, тик ул инде җир белән тигезләнеп беткән, урта бер җире уелган да, ләкин кемдер аны, кыска гына казыклар кагып, тимерчыбык белән генә булса да уратып куйган… Карчыкның бу кабергә беренче генә менүе түгел, күрәсең, ул кыз ярдәменнән башка туп-туры кабер янына барды да, иң элек аның өстенә вак тәңкәләр ташлады, аннары чирәмгә аякларын сузып утырып, кулларын тезләренә куеп, авыз эченнән генә Коръән укый башлады. Без барыбыз да тынып калдык. Ләкин карчыкның Коръән укыган җирендә казык шикелле басып торуыбыз килешми иде кебек, томаналыгыбызны сизгәндәй, ниндидер бер уңайсызлану да кичерә идек шикелле, һәм шуңа күрә без, карчык изге гамәлен үзе генә үтәсен инде дип, шыпырт кына түбән төшеп киттек.

      Ләкин төшеп машинага утыргач та, минем ике нәрсәгә эчем поша башлады: беренчедән, изге ният белән азапланып тауга менгән карчыкка бераз гына булса да сәдака бирмичә китүемә үкендем, ничек бу исемә килмәгән дип, эчемнән генә үземне тиргәп тә алдым. Дөрес, сәдака бирүем яшьләргә сәер дә тоелыр иде (язучы бирә бит), әмма барыбер кирәк булган – күңелне сафландыру өчен кирәк булган ул… Борыннан килгән бер йола – аны үтәүдән кемгә ни зарар?! Ришвәт (взятка) бирү түгел ич!..

      Икенчедән, карчыкның кем булуын ачык кына белмичә китү дә кызганыч иде. Үзе чукрак, үзе сукыр карчык миңа ничектер бер хикмәт иясе булып тоелган иде… Янымдагы егетләрдән сорап карадым, ләкин алар да бик аз белә икән: Дүртөйледә, картаеп пенсиягә чыккан улында тора, җитәкләп менгән кыз оныгының баласы, ә карчык, чын булса, китап укый-укый сукырайган, диделәр. Шуннан артыгын мин белә алмадым. Кызганыч!.. Уйламаганда гына хикмәтле кешеләр очрап куя, ләкин без һәрвакыт, әлеге каһәр суккан ашыгу аркасында, аларны күрмичә узабыз да китәбез. Шулай да егетләремә әйтүне кирәк таптым: сез ул карчыкны яхшырак белергә тырышыгыз әле… Кем каберенә йөри ул, кемне зиярәт кыла?.. Бер батыр кабере дип минем дә малай чакта ук ишеткәнем бар иде. Билгесез гади бер кешене генә Ярыш түбәсенә мендереп күммәсләр. Бәлки, картлардан тагы да белүче бардыр… Ә ул каберне рәтләп, баш очына таш та куйдырсагыз, бик күркәм бер эш эшләгән булыр идегез, дидем.

      Егетләрем минем белән килешкәндәй булдылар.

      Әмма шулай да мин бүгенге сәфәремнән ифрат та канәгатьмен. Иң элек күптән күңелемдә йөргән теләгемне үти алдым – Хәмит белән Сәгыйдәнең каберләрендә булдым, изге догасыз гына булса да, үземчә аларны зиярәт кылдым. Аннары менә алтмыш елдан соң икенче мәртәбә Ярыштау башына мендем, дөньяны күрдем, дөньяның бик борыннан килә торган, тик без генә оныткан серләрен СКАЧАТЬ