Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники страница 70

СКАЧАТЬ урындыкларны үзебез өчен «уңайрак» күрдек. Утырыштык. Залда берәү дә юк. Өстәлгә инде чәй әсбаплары куелган. Төрле ризык-сыйларны Гобәйдулла чаршау корылган бүлмә ишегеннән үзе барып ала. Аңа шул ишектән ике туташ бөтен нәрсәне биреп тора. Чаршау ачылганда гына күренеп киткән бу туташлар бик матурлар кебек иде. Ләкин, ни кызганыч, аларның күренгәләве безнең өчен бик тансык, бик кадерле, әмма вакытсыз өзелгән үкенечле бер төш шикелле генә булып калды. Кемнәр алар, ни өчен Гобәйдулла аларны залга чакырмады, безгә күрсәтмәде – без моны һич тә аңлый алмадык. Күрәсең, бу йортта әле борынгы тәртипләр нык саклана.

      …Ниһаять, өстәлгә ялт иткән сырлы ак самавыр да килеп утырды. Шулай дүртәү генә утырып һәм күңелле генә итеп чәй эчәргә керештек. Хуш исле кытай чәен чынаякларга Гобәйдулла үзе ясап, куе сөт өстен дә агач кашык белән үзе салып, безгә бирә торды. Мондый матур кызлары булган бай йортта әдәп белән, чаманы белеп кенә сыйланырга кирәклеген онытмасак та, без, юл килеп ачыкканга күрә, өстәлдәге һәртөрле тәмле камыр ашларын ирексездән шактый ук урдык бугай. Тик Мөхәммәтгали генә, гадәтенчә, тыйнакланып утырды – сизгәнегез бардыр, бәлки, нечкә күңелле гарибрәк кешеләрнең бер сыйфаты инде бу…

      Чәйдән соң без инеш буена төшеп киттек. Ике янәшә бүрәнә генә салынган тар басмадан сай инешне үтеп, әрәмәлек арасында карагат, бөрлегән өзеп капкалагач, әлеге биек тауга юри иң текә җиреннән үрмәли-үрмәли менә башладык. Еш кына аяк таеп китә, түбән шуып та киткәлибез, шулай да, бер-беребезгә кул бирә-бирә, ахырда менеп җиттек. Тау башындагы ялгыз агач, чынлап та, бик мәһабәт таза имән иде, ләкин без аның куе үләнле күләгәле төбенә утырмадык. (Гобәйдулла, монда кара елан булгалый, диде.) Без, күгелҗем сыек томан эченә китеп әкрен генә эреп югалган ялан кырларга карап, тауның сирәк кенә үләнле нәкъ текә кашына утырдык. Моннан ачылган манзара гаҗәеп иде, серле һәм тылсымлы иде. Без ул вакытта барыбыз да шигырь яза идек, хәтта мин дә… Ә табигать бит ул шигърият сарае, шигъриятне табигатьтән һич тә аерып булмый торгандыр инде… Монда да, тау кашына утырып, каршыбыздагы манзарадан сихерләнгәндәй аз гына тын калып торганнан соң, безнең күңел һәм сүзләребез үзеннән-үзе шигырьгә күчте. Гобәйдулла шактый шомарган «шагыйрь» иде инде, күбрәк «һөҗү» (сатирик шигырьләр) яза торган иде. Яттан укуны да ул башлады. Тыңладык, көлдек тә, үзебезчә фикерләребезне дә әйткән булдык. Аннары Мөхәммәтгалидән үтендек. Ул аз гына уйланып торганнан соң, аягүрә басып, шунда ук җитдиләнеп, безне дә оныткандай каядыр еракларга төбәлеп, ашыкмыйча гына үзенең берничә шигырен укыды. Без башларыбызны каера төшеп, бик кызыксынып, хәтта беркадәр көнләшеп тә аны тыңладык. Әйбәт иде аның шигырьләре, гади генә язылган кебек, әмма бик үтемле иде… Инде миңа чират, ләкин Мөхәммәтгали артыннан минем нигәдер укып торасым килмәде, тик дуслар бәйләнеп кыстаганга күрә генә тар кәгазьгә язган ниндидер бер әйберемне шунда укыган булдым20.

      Билгеле, тау башында укылган шигырьләрнең СКАЧАТЬ



<p>20</p>

Буй киселгән тар кәгазьгә баскычлап шигырь язуны мин Казанда күреп кайткан идем инде. – Ә. Еники искәр.