Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники страница 72

СКАЧАТЬ ел чамасы кияүләп йөрде, бары шуннан соң гына Өммегөлсем апабызны Ташлыкүлдән Шәрипкә килен итеп төшерде. (Бу ике авыл арасы бер илле чакрым булыр.) Инде Дәүләкәннең үзендә татарга өйләнү яки башкортка чыгу гадәти бер күренеш иде.

      Әлбәттә, бу икесе – ике халык. Татары – татар, башкорты – башкорт, моны яшерү дә, моңардан качу да юк иде. Һәркайсы- ның үз халкы үзенә туган анасы кебек, һәркайсы шул халыкның исемен мулла кушкан исем шикелле йөртә иде. Ихтимал, бик сирәк очракларда гына аерым кеше, ниндидер фани исәпләрдән чыгып, «исемен» үзгәрткәндер, ләкин миңа андый хәлне Дәүләкәннең үзендә ишетергә туры килмәде. (Бердәнбер фәүкылгадә21 вакыйга – ул да булса Миһранның чукынуы булды. Бу хакта югарыда язган идек инде.)

      Билгеле ки, татар белән башкортны якын иткән сәбәпләр күп иде: дин бер, тел бер диярлек, тарихи язмышларда да уртаклык зур. Һәр ике халык Бөек Октябрь революциясенә чаклы хокуксыз булган, патша самодержавиесе тарафыннан каты изелгән… Бөек Тукай, патшаның үзенә турыдан-туры мөрәҗәгать итеп:

      Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк? –

      Хаккыбыз уртак ватанда шактый ук! –

      дигән, һич тә икеләнмичә! Халык шагыйре әнә шундый була ул!

      Ә башкортларның ике йөз ел дәвамында (ХVII–XVIII гасырларда) «ак патша»га каршы өзлексез баш күтәрүләре әнә шул хокук, тигезлек, гаделлек өчен кан кою түгел идемени?! Бу баш күтәрүләрнең бик күбесенә татарлар да катнашкан. Димәк, уртак язмыш ике халыкка да бер-берсенә якын торырга, терәк-таяныч булырга кушкан.

      Кечкенә Дәүләкәндә дә без әнә шул борыннан килгән язмышлар бәйләнешен тоеп яшәдек дияр идем мин. Хәтта кайбер очракларда читләшүгә охшаш нәрсә булуга да карамастан… Ни дисәң дә, татар Дәүләкән җиренә читтән килгән, димәк, аңа «килмешәк» дип карарга да була, ул моны үзе дә сизә һәм вакыт-вакыт башкорт авызыннан да ишеткәли иде. Әмма татар – колонизатор түгел, аны башкорт җиренә патша хөкүмәте күчереп утыртмаган. Күрдегез инде, ул бу якларга бәләкәй арба тартып, җәяүләп килгән – авыр нужадан һәм золымнан котылу өчен аның башка юлы да булмаган. Тарих үзе аны шулай югалмаска, бетмәскә өйрәткән. Аннары килүчеләр барысы да сәүдәгәр булып киткән икән дип уйлау да хата булыр иде. Юк, килүчеләрнең күпчелеге хезмәт иясе – тимерче, кием тегүче, пима басучы, приказчик, извозчик, укытучы һәм тегермәннәрдә эшләүчеләр иде. Кыскасы, татар-башкорт арасы тормышның үзендә бик күп җепләр белән бәйләнгән таза, нык мөнәсәбәтләрдән гыйбарәт иде.

      Мин үскәндә, Дәүләкән имамы Искәндәр ахун – башкорт, ә мәзине Нәбиулла абзый татар иде. Мәчет каршында урам аша гына иркен ихата эчендә ике йорт – берсе гади бүрәнәдән, икенчесе – зуррагы, такта белән тышлап, сарыга буялган. Болар мәдрәсә – Искәндәр ахун мәдрәсәсе дияләр иде. Кечерәгендә иптидаи (башлангыч), ә зуррагында рөшди (урта) сыйныфлар укый иде. Рөшдидә укучыларның күбесе Дим буе башкорт авылларыннан килгән яшьләр – укулары да, торулары да шул сары мәдрәсәдә иде. (Бу мәдрәсә хәлләре СКАЧАТЬ



<p>21</p>

Фәүкылгадә – гадәттән тыш. – Ә. Еники искәр.