Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники страница 22

СКАЧАТЬ бу көтелмәгән коточкыч бәхетсезлектән Зөләйха ниләр кичергәнен бары үзе генә белә торгандыр. Әмма ул барысына да түзә, барысын да күтәрә. Башкача мөмкин түгел, таш белән бастырып куйсалар да, ничек тә изелмичә чыдарга кирәк. Авылга кайтып тормый, Мәскәүгә, Срур тутакайларга барып сыена, ә бераздан аспирантурада укучы, безгә кардәш тиешле Шәрәфетдин Еникеевкә кияүгә дә чыга. Башта алар Оренбургка китәләр, анда берничә ел торганнан соң Алма-Атага күчәләр. Ике баласы булуга карамастан, Зөләйха өзелгән укуын дәвам иттереп, институт тәмамлый. Шул рәвешчә, Шәрәфетдин казах университетында математика кафедрасы мөдире булып, ә Зөләйха педагогия институтында казах яшьләренә рус теле һәм әдәбияты укытып, Алма-Атада тыныч-матур гына яшиләр. Билгеле, ул тегендә, «Каргалыкай буенда» калган инәсе белән энеләрен дә онытмый, аларга өзлексез ярдәм итеп тора, ә сугыш алдыннан барысын да үз янына, Алма-Атага китертә. Асылда, алар, Зөләйха һәм Шәрәфетдин, ике малайны «баздан» көн яктысына чыгарып, аякка бастыралар. Әйе, Шәрәфетдиннең Нигъмәтулла дәдәкай балаларына күрсәткән изгелеген һич тә онытырлык түгел. Алма-Атага китергәч, җиңгәчәйгә бакчалы кечкенә бер өй алып бирәләр, һәм ул шунда булачак егетләре белән тыныч кына яши башлый. Аңарчы әле Бибинур, апасында торып, туташ булып җитешә, институт бетерә һәм кияүгә дә чыга… Күпме мондый язмышлар безнең халыкта!

      Бибинурның сугыш вакытында күргәннәре үзе бер тарих. Ләкин читкә тайпыласы килми – белешмә рәвешендә генә әйтеп китәргә туры килә. Бибинурның ире кызыл командир, сугыш башланганда алар ил чигендә торалар. Июнь таңында фашистларның беренче бомбалары алар өстенә ява. Бибинур, күкрәк баласын алып, ут астыннан котылып чыга, ә ире ил чиген саклап кала һәм шунда һәлак тә була. Озын чигенү-качу юлы, күпме куркыныч маҗаралы хәлләргә юлыгу, инде беттек дигәндә генә, билгесез, әмма изге күңелле кешеләр ярдәмендә котылып калу – баласын күкрәгенә кыскан яшь ана шуларның барысын да үз башыннан кичерә.

      …Сугыш бетә, яралар әкренләп төзәлә, исәннәр һаман яши бирә. Бибинур да Казахстанның Талдыкурган өлкәсендәге бер район мәктәбендә озак еллар казах һәм уйгур балаларын укытып тора. Шунда әкренләп үзенә йорт кора, хуҗалыгын булдыра, ут астыннан алып чыккан малаен үстерә, Ташкентка җибәреп вуз бетертә – кыскасы, бер эзгә төшкән тормыш үз җае белән һаман алга таба тәгәрәмәктә, искечә әйтсәк. Хәзер инде Бибинур пенсиядә, яңадан иргә чыкмады ул, гомерен уздырган җирдән һәм мәктәбеннән читкә китмичә, шунда хөрмәт казанган карт мөгаллимә булып, ялгызы тыныч кына яшәмәктә. Ачы язмышның ахыры әнә шундый, рөхсәт итсәгез, бәхетле дияргә дә ярый, минемчә.

      Идюк белән Шамилне 1934 елның салкын кышында миңа бер кайтып күрергә туры килгән иде. Ул чакта җиңгәчәй сүтеп алынган йортның бәрәңге базын землянка итеп, шунда ике баласы белән торып маташа иде. Бер чыбык заты да күренмәгән, кәфендәй ап-ак кар баскан ялан кадәр ихатаның читендәрәк әз генә чыгып торган калай морҗаны шәйләп, шуңа таба тар гына сукмактан СКАЧАТЬ