Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники страница 26

СКАЧАТЬ таза-шәп, ә хәзер шактый искергән, тузган калай түбәле зур бер йорт иде. Анда Рәхимҗан байның улы Камалетдин абзый тора иде. Картаеп барган кеше иде инде, атакай да аңа «Камалетдин абзый» дип дәшә иде. Менә шул зур колаклы, зур борынлы, битен эре сызыклар ерып төшсә дә, үзенчә ничектер мөлаем чырайлы һәм мәзәк кенә сүзле абзый нэп вакытында атна саен Дәүләкән базарына кырык чакрым Каргалыдан җәяүләп килә торган иде. Башында керләнеп беткән эшләпә, өстендә озын чабулы әллә иске бишмәт, әллә иске җилән, аягында читек өстеннән киндерә белән урап бәйләгән чабата, кулында юан гына таяк, – арып-талып безгә килеп җиткәч, өйгә дә кереп тормыйча, тизрәк түбән баскычка «лып» итеп хәл җыярга утыра иде. Димәк, ул чакта аның аты-мазары булмаган. Арып килүенә карамастан, ул энем белән миңа ни өчендер гел генә: «Нихәл сез, очлыкайлар!» – дип дәшә торган иде. Күрәсең, үзенчә шаяртуы булгандыр инде…

      Мин Камалетдин абзыйны чынлап кызгана идем, нигә килеп йөри, нигә атлы кешегә утырып килми дип уйлана идем. Әллә утыртмаганнар, әллә үзе утырырга теләмәгән – Хода белсен! Базарда ни эше калган дисәң, ул шунда тире-яры җыючыларга булышып, үзенә әз-мәз акча төшерә икән. Байлык – бер айлык, хәерчелек, саклап тотсаң, гомер буена җитә, диләр… Камалетдин абзый да әнә шундый хәерчелеккә дучар булган бер кеше иде. Һәм, бөлгән байлар гадәтенчә, салырга да бик ярата иде, мәрхүм!

      Ә менә бай Гали Дәүләкән базарына шәп атта, яхшы тарантаста килә торган иде. Ул безгә керми иде, ләкин атын капка төбендә туктатып, тарантастан төшмичә генә атакай белән сөйләшеп китә иде. Мин дә аны шул чакта гына күреп калгалый идем. Тулы-таза гәүдәле, симезрәк шома битле, матур зур күзле бу кеше атадан калган мал белән түгел, ә үзенең зирәклеге һәм булдыклылыгы аркасында ничектер баеп киткән, имеш. Авылдагы иң матур йортны, янәшәсендәге таш кибетне, ишегалды түрендәге калай белән япкан амбарларны да ул инде үзе салдырган. Ләкин шулардан башка (әйтик, җир биләү, мал асрауга килгәндә) аның әллә ни зур байлыгы булмаган дип тә сөйлиләр иде. (Артык баеп китәргә, бәлки, өлгерә алмыйча да калгандыр.) Шулай да бөтен авыл аны «бай Гали» дип кенә йөртә иде. Колхозлашу башланганга кадәр үзенең шәп йортында торган – бу вакытта инде ул сату итмәгән, ә базар йөреп дәүләткә тире җыйган. Ләкин аның болай «тыныч» яшәве озакка бармаган. Байдан бушатылган йортны күпмедер вакыт китапханә итеп тотканнар, аннары ни өчендер мәктәп ихатасына күчереп, өен үзенә, чардагын үзенә аерым салып куйганнар… Йортның хуҗасы башта Архангельск якларында булып, шуннан соң Сәмәркандта озак кына торып, ахыры гомерендә Уфага кайтып, шунда вафат та була. Аның улы Касыймны бик әйбәт хирург диләр иде, ләкин ул да инде дөньяда юк.

      Атакай белән Гали абзый – бер заман кешеләре, борыннан ук дус та булганнар, бер-берсен табышкач, соңгы көннәренә хәтле хат та язышып тордылар. Моннан берничә ел элек кенә атакайның кайчандыр Гали абзыйга җибәргән фоторәсемен миңа Уфадан алып кайтып бирделәр. Урам фотографы гына төшергән СКАЧАТЬ