Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники страница 17

СКАЧАТЬ Зур (яки түр) якның урамга таба, ә кече якның ишегалдына чыга торган ишек-болдырлары да бар. Менә шул өйне кемгә калдырырга яки ничек итеп бүләргә? Әбекай әйтә, мин Мөхәммәдъярымда калам, аңарда торачакмын, шуңа күрә зур якны аңа бирәсем килә, ди… Беразга авыр тынлык урнашты, башлап сүзен әйтергә берәү дә ашыкмый иде. Ләкин шул чакта – һич көтелмәгән бер хәл – Нигъмәтулла дәдәкай мич буена чүгәләде дә, йөзен ике кулы белән каплап, тавышын ничек тә чыгармаска тырышып еларга да тотынды. Бу хәлдән әбекай да, картлар да бер мәлгә тынып, тәмам аптырашып, югалып калдылар. Ә мине әллә нишләтеп җибәрде дәдәкайның елавы, әйтерсең йөрәгемне кемдер кысып тотты, хәтта куркытып та җибәрде. Олы ир кешенең елавын минем әле бер дә күргәнем юк иде. Картларның берсе, ниһаять, ипләп кенә әйтте аңа: «Нигъмәтулла, нишләвең бу, куй, ярамый… Сүзең булса әйт, әйтергә хакың бар, ә без тыңларбыз, мәслихәтләшербез, шулай булмыйча!» – диде. Шуннан соң Нигъмәтулла дәдәкай бераз тынып торды, әзрәк тынычлангандай булды, аннары борын очындагы эре яшь бөртеген сыпырып ташлады да, ашыкмыйча, тыелып кына сүзен әйтә алды: «Анакай, кәбәм, ни бит… Үзең дә беләсең, бу өйне мин иңнәремдә күтәрдем, мин бит бүрәнәләрен үзем кисеп, үзем урманнан ташыдым… Шуның өченмени миңа өч кенә стена?.. Өч атның да икесен Мөхәммәдъярга дидең, сүз әйтмәдем, инде өйдән мәхрүм итмәссең дигән идем, анакай, кәбәм!»

      Әйе, бик киеренке, авыр бер ара иде бу… Мин Мөхәммәдъяр дәдәкайга карадым, ул ишек төбендәрәк таш сын шикелле басып тора, йөзе ак, тавыш-тыны юк. Нинди генә хөкем чыгарсалар да, алдан ук риза кебек, – шундыйрак бер кыяфәт иде аңарда. Әмма иң авыры, һичшиксез, әбекайга иде – хәлиткеч сүзне бит ул әйтергә тиеш. Зур улының һич көтмәгәндә йөзен каплап елап җибәрүе һәм үпкә катыш әрнеп, ялварып әйткән сүзләре аңа нык тәэсир итте булса кирәк, ничектер кинәт кенә сүнеп-боекланып, тирән уйга калгандай, башын да салындырып, күпмедер вакыт сүзсез-өнсез генә утырды. Аннары үзалдына авыр гына бер сулап куйганнан соң, ашыкмыйча әкрен-тыныч кына яңадан сүзен башлады: «Нигъмәтулламның бу өйдә хакы күбрәк икәнен мин белмичә, кем белсен. Дөрес әйтә ул, иңнәрендә күтәрде… Ходай – шаһит, улларым икесе дә миңа газизләр… Ләкин мин аларның чамаларын да беләм бит. Нигъмәтуллам, иншалла, өйсез калмас, яңасын салырга да хәленнән килер. Ә Мөхәммәдъярга авыр булачак, төп нигездән аерырга ярамый аны… Юк, Нигъмәтуллам рәнҗи күрмәсен, өйнең зур ягын Мөхәммәдъярга калдырыйк, шуңа сезнең фатиха бирүегезне сорыйм, кардәшләр!»

      Билгеле, мин әбекай сүзләрен алтмыш елдан соң үземчәрәк яздым, әмма төп мәгънәсе шулай иде дип бер дә икеләнмичә әйтә алам. Әйе, ана кеше төпчек улының мәнфәгатен яклады, чөнки төпчек улы шуңа бик мохтаҗ, хәтта шуның өчен генә ул Мөхәммәдъярында калырга да тели иде. Ләкин картлар бу өй мәсьәләсендә үз хөкемнәрен әйтергә ашыкмадылар. Бер якны да кыерсытырга теләмичә, үзара җайлап кына мәслихәтләштеләр… Нигъмәтулла да хаклы, Гаффә (әбекайның исеме) тутайныкы да дөрес… Ничек итеп аларны килештерергә?.. Аннары мәсьәләнең СКАЧАТЬ