Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники страница 16

СКАЧАТЬ style="font-size:15px;">      Хуш, кулга-кул тотынышып тезелешкәннән соң, баш кияү егете ишек тоткасын тотып торучы җитү-чая гына кыз белән нидер сөйләшеп алды. Барысы да көлештеләр, кызга бүләк бирделәр, шуннан соң гына кыз ишекне ачып, безне эчкә уздырды.

      Кергәч, чәй табыны әзерләнгән өстәл тирәсенә утырыштык. Өстәл тулы өем-өем сый, чирек белән бал да тора… Яшь кәләшне без күрмәдек – ул чыбылдык эчендә утыра иде. Йоласы шулай, күрәсең, кияүне, мөгаен, чыбылдык эчендә каршы ала торгандыр… Теге җитү кыз безгә зур таба белән кайнар коймак кертеп куйды. (Ул кияү белән кәләшне шушында карау өчен махсус куелган икән. Бәлки, әле үзе дә яшь килендер.) Егетләр нигәдер ашыгалар иде, коймакны аннан-моннан капкалап, берәр генә чынаяк чәй эчтеләр дә, кияүгә хәер-дога теләп, урыннарыннан тордылар. Без чыгып киттек. Мөхәммәдъяр дәдәкай, ни өчендер шактый ук кызарып һәм уңайсызланган төсле дә булып, кәләш янында үзе генә торып калды.

      Аннары инде без, кияү егетләре, башка кунакларга кушылып, кыз ягыннан туй күтәрешкән кешеләрнең мәҗлесләренә йөри башладык. Арада мин, йоннары күземә кереп торган хәшәрәт бүрекле малай гына булсам да, әйтергә кирәк, мәҗлесләрдә игътибардан һәм сый-хөрмәттән бер дә читтә калмадым (чөнки кияүнең «читтән» кайткан якын туганы). Бу самогон заманы иде, ул чакта аны «күмүшкә» диләр иде. Башта руслардан ала торган булганнар, аннары инде үзләре дә «куарга» өйрәнгәннәр. Менә шул сасы нәрсәне миңа да әз генә эчертеп карадылар. Мин аңардан өтелдем, буылдым, үлә яздым, шуннан соң «тәкъдим» итүче булмады.

      Туй кыз ягында ике-өч көн дәвам иткәннән соң, егет өенә кайтты. Хәзер, егет ягыннан баручыларга ияреп, кызны озатучы туганнары да килделәр (аларны бездә «җиңгәли баручылар» дип әйтәләр)… Кышкы айлы кич иде, түбән очтан югары очка таба кыңгырау тавышлары белән бөтен авылны шаулатып килгән әллә ничә пар ат, ялгыз атлар бабакайлар ихатасына чаптырып ук килеп керделәр. Шул чакта кемдер мылтыктан да атып җибәрде. Каршы алучылар күп иде, кайтып керүчеләрнең күбесе кызмача иде, шуңа күрә буталыш, шау-шу да көчле иде. Кияү атын ишек төбенә үк китерделәр, киленне чанадан ак киез өстенә төшерделәр, Нигъмәтулла дәдәкайның кызы Зөләйха киленгә кашык белән бал-май каптырды. Икенче үрәчәле чанада кайткан килен әйберләрен – яшел сандыгын, урын-җирен – җырлый-җырлый өйгә керттеләр.

      Туй кияү ягында да ике-өч көн барды булса кирәк. Билгеле, бу тарафта да туй күтәрешкән якын туганнар кыз ягын чиратлашып йөртеп кунак иттеләр. Ләкин мин монда «кияү егете» түгел идем инде, башка балалар белән бергә буталучы малай гына, шуңа күрә безнең тарафтагы мәҗлесләрне күрмәдем дә диярлек. Һәм туйның кайчан беткәнен дә ачык кына хәтерләмим. Кияү өендәге соңгы мәҗлес тә, «җиңгәли килүчеләрнең» кайтып китүләре дә төнлә булган, ә без, ыгы-зыгыдан тәмам арыган бала-чага, төрлебез төрле урында йоклап калганбыз.

      Әнә шулай үтеп китте Мөхәммәдъяр дәдәкай туе да. Өйдә хәзер яңа кеше – яшь килен. Бусы инде миңа икенче җиңгәчәй – Хәнифә җиңгәчәй була. Ак чырайлы, юка-җиңел генә һәм бик җитез дә СКАЧАТЬ