Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники страница 11

СКАЧАТЬ самавырны өстәлгә китереп куйгач, бабакай аның морҗасыннан утлы күмергә кечкенә лимон кабыгы төшереп җибәрә иде. Менә шуннан бөтен өй эченә гаҗәеп бер тәмле хуш ис тарала иде. Бу хуш исне минем әле дә булса онытканым юк, ләкин аңардан да битәр ул заманда авылда лимон булуына гаҗәпләнәм. Күрәсең, Бүздәк яки Дәүләкән базарыннан алып кайтканнардыр инде. Дәүләкәндә җиләк-җимеш подваллары да бар иде, аннары бик юка гына сурәтле кәгазьгә төрелгән лимоннарны Муллаҗан исемле агай, беләгенә кәрзин асып, урам буенча, «Лимон, кемгә лимон?» дип кычкыра-кычкыра сатып та йөри иде. Анысы да гаҗәп!

      Бабакай турында белгәннәрем шушы урында өзелә дияргә дә ярый. Унҗиденче елның җәендә кыска гына каты авырудан соң ул Каргалыда вафат була. Шулай итеп, мин бабакайның үлгәнен белсәм дә, ак кәфенгә төрелгән гәүдәсен үз күзем белән күрмәгәч, бу югалтуны артык авыр кичермәдем бугай. Дөрес, аңлыйм да, тоям да кебек: бабакай юк инде, базар саен диярлек безгә килмәс, безне – «ике бөртек»не җитәкләп йөрмәс, юксынырбыз да, сагынырбыз да без аны, әмма чын хәсрәт дигән нәрсәне без әле юньләп белми идек.

      Әбекайны инде мин яхшы ук хәтерлим. Бабакайдан соң әбекай дүрт ел яшәп, егерме беренче елны бездә, Дәүләкәндә вафат булды. Миңа ул чакта унике яшь, зиһен кергән, күңел күзе дә ачыла төшкән… Бүгенгедәй исемдә: егерме беренче елның гаять коры, эссе җәендә бездә ваба (холера) чире пәйда булды. Ара-тирә шул чирдән үлүчеләр дә була башлады. Ачлык әле килеп җитмәгән иде, әмма елның килеше бик өметсез, бик хәтәр иде.

      …Беркөнне иртәнге чәй янында мин йокыда күргән төшемне сөйләдем: имеш, ниндидер читтән килгән чапанлы кешеләр безнең урамда өй саен дөя өләшеп йөриләр икән. Әле берәүнең, әле икенченең, әле өченченең ишегалдына кечкенә башлы, иләмсез зур дөяләрне кертеп, калдырып чыгалар икән… Шуны ишетү белән әбекай бик куркынып миннән сорады: «Ай, бәбкәм, ул дәвәне безгә дә кертмәделәрме?» «Юк шикелле, – дидем мин, икеләнебрәк. – Безгә хәтле килеп җиткәннәрен күрмәдем». Шуннан соң әбекай бераз тынычланган кебек булды, шулай да авыз эченнән генә нидер укып, битен сыйпап куйды.

      Әмма аның куркуы юкка гына булмаган икән. Сөйләгән чакта төшнең хәтәр мәгънәсен мин белми идем, белгән булсам, бәлки, сөйләмәс тә идем. Ә баксаң, төшкә кергән дөя ул Газраил, имеш! Берәр якының үләргә булса, шул юаш хайван төшкә керә, имеш!.. Дөрес, төшне минем алдымда юрамадылар – моны мин бары тик соңыннан гына белдем. Ә белгәч, ул хәерсез дөя безгә дә килеп җиттеме-юкмы дип, үзалдыма озак кына азапланып баш та ваттым.

      Ләкин ничек кенә юрама, ваба чире шулай да безнең өйгә килеп керде. Нәкъ менә әбекайга ябышты ул һәм өч тәүлек дигәндә аны алып та китте. Зал белән янәшә кечкенә бүлмәбез бар иде – ул шунда ятты. Чире бик әшәке, бик каты булгандыр, ахрысы, чөнки атакай белән инәй көне-төне яныннан чыкмыйча аны карадылар. Көзән җыеруын басарга дип, берөзлексез кайнар су ташып тордылар… Фельдшер да килеп китте шикелле, ул киткәннән соң өйгә сасы карболка исе таралды. Тагын нинди чаралар күрелгәндер СКАЧАТЬ