Название: Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери
Автор: Сарьян Хасан
Издательство: Татарское книжное издательство
Жанр: Литература 20 века
isbn: 978-5-298-04238-3
isbn:
– Тиз-тиз генә булыгыз да чыжым буена сызыгыз! Әйт- кәнегез булсын – Хәвадискә сохарилык кына. Ут алды да су алды – мин күрмәдем, – дип, күзе булса да, күрмәс өчен каравыл өенә кереп китә иде.
Без аттан сикереп төшәбез дә катыктан бушаган алюмин бидонын көшелгә бер генә батырып алабыз. Аннары Шәмсетдин бабай әйткән чыжым буена – җилсез көнне дә чыбыклары чыжлап утырган телеграм баганалары буена сызабыз. Калдау җиргә чыгу белән, Әүлиякул башындагы Саклау читеннән – чокыр эчләп кенә үзебезнең ындыр артына кайтып төшәбез. Атларны кешәнләп яланга җибәрәбез. Шулай юнәттек абыйга сохарилык.
Безне беркем дә күрмәде, тотмады… дип уйлаган идек тә – Тимершәех абый күреп торган икән. Хәвадис абый белән икәүләп, юлга дип, бер ун кило аванс сорап баргач:
– Менә исем өчен генә биш кило бирәм. Шуны Шәмсетдин агай көшеленнән атна буе ташып куйганнарыгызга өстәрсез. И башы да, аягы да шул булсын!.. Әгәр елның- елына колхоз эшенә ябышып ятып эшләмәгән булсагыз, йә әгәр дә Хәвадис укырга китәргә булмаса, сезнең юл өстенә дә ревкомиссия чыккан булыр иде. Аңлашылдымы?.. – диде.
Шуннан соң без Шәмсетдин бабай көшеленә әйләнеп тә карамадык.
Августның егерме бишләрендә Хәвадис абыйны, капчыгына ике мич сохари, ике шешә сарымай, бер түгәрәк ипи салып, пристаньга илттек. «Советский полярник» дигән, үзе дә, тавышы да бик матур бер пароход бар иде, шуңа утырып китте. Түбәбез күкләргә тиеп озатып җибәрдек шулай. Әни, гадәтенчә, безгә дә ишеттереп, теләген теләп калды:
– Раббәнә әтинә фид-дүнья хәсәнәти, биргән көнеңә, иткән рәхимеңә шөкер, Ходаем-Тәңрем! Инде үзең биргән чирне үзең алып, исән-сау гына укып кайткан сәгатьләрен күрергә язсыные. Амин!..
Тик әнинең теләге кабул булмады. Сентябрьдә Хәвадис абыйның, үзе торган квартир хуҗаларының мәзәкләрен сөйләп, уйнап-көлеп язган ике хаты килгән иде, октябрь азагына таба бик көттереп тагы бер хаты килде. Монысында уен-көлке юк. «Хәлем бик шәптән түгел. Пароход туктаганчы берәрегез килеп китә алмассызмы?.. Телеграмма суксагыз, ничек тә пристаньга төшәргә тырышырмын… Әзрәк шалкан пешереп алып килегез, бик тә шуны салкын көе ипи белән ашыйсым килә…» дигән.
– Балакаем!.. – дип, әни тавышсыз гына еларга кереште, күз төбендәге җыерчыкларына яшь тулды.
Без бөтен авыл белән колхоз эшенең якасына ябышканбыз: иген юеш, иген яна – мине дә, Әдрәнне дә Тимершәех абый җибәрмәде. Уфага әни барырга булды. Гомеренә беренче тапкыр шәһәргә барырга җыенуы.
– Каршыларга төшә алмаса, ничекләр эзләп табарсың икән инде абыкайны? Ичмасам, әзрәк урысча да белмисең… – дип, Әдрән уфтанып алды.
Әйтерсең лә без барсак, без русча беләбез!
– Борчылмагыз, балалар, – диде әни. – СКАЧАТЬ