Название: Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери
Автор: Сарьян Хасан
Издательство: Татарское книжное издательство
Жанр: Литература 20 века
isbn: 978-5-298-04238-3
isbn:
Чыннан да, күңеле түзмәгән: Тимершәех абый килеп, табынны башлап кына торганда, тагы бер чирек бал кочаклап, үзе дә килеп керде.
Раббани абый сөйләгәннәрдән без шуны аңладык: гөл кебек кенә хезмәт итеп яткан җиреннән сулкылдап кына сул аягы сызлый башлаган. Көндез язылып китә икән дә иртәнгә тагы оешып ката икән. Подъём булганчы уянып, ике куллап уа-уа гына бераз кеше рәтенә кертә икән. Гомерендә бер чирнең ни икәнен белгән кеше түгел, үтәр әле дип кул гына селтәгән. Тик, көннәр үтсә дә, авыруы үтмәгән. Ә беркөнне подъёмга сикереп торган җиреннән алты потлы гәүдәсе белән гөрселдәп идәнгә ауган. Ике ай буе башта лазарет, аннан госпитальдә яткан, әмма тиз генә аякка басарлык түгел икән. Шулай да оча төбеннән бераз җибәреп, аяк очын гына тидереп баса башлагач, җиде елның дүртесен сугышта үткәргән ветеран буларак, срогы бетәр-бетмәстән демобилизацияләгәннәр. Теләсә, бүгеннән үк госпитальгә китә, теләмәсә, өйдә ятып та дәвалана ала икән. Күбрәк массаж, күбрәк хәрәкәт, иллә мәгәр иң файдалысы – эссе мунча, дигәннәр. Түзә алган хәтле каен миллеге белән сыйпап-сыйпап чабынырга кушканнар.
– Менә дәвасы шул аның – гел җылы, – дип, Раббани абый сүзен тәмам итте.
– Шулай шул, апай: чирне аны килгәндә генә сизмисең, киткәндә ул китә алмый интегә, – диде Тимершәех абый. Аннары һич уенсыз Шәрифулла абзыйга әйтте: – Ишеттегезме инде, Бал абзый?.. Иртәгәдән алып Раббанине үзегезнең бер мунчадан да калдырмыйсың…
– Бәй, кем каршы аңа? Әйтелгән – эшләнер, – диде Шәрифулла абзый.
Әни – кече якта. Абый сөйләгәндә генә мич буена килеп, чаршау читеннән карап торды. Стаканнар кыймылдый башлап, табын бал җаена агылып киткәч, тагын үз урынына китеп утырды.
Кышын без дөньядан киселеп яшибез. Иң якын станция Камбарка булып, анысы да безгә җитмеш чакрым кире якта иде. Шуннан абый, авыл саен диярлек ат яллап, өч көн кайткан. Инде шактый юнәя башлаган аягы, чана суыгы тиеп, тагын асылынып калган иде. Ятканда да үзенә аеры нәрсә шикелле күтәреп кенә салдык. Ай-яй авыр икән җансыз аяк!
– Бер дә булмаса, Чибәр әбиеңнән имнәтеп карар- быз, – диде әни. – Зиһене йомшарса да, имгә таза әле ул…
– Раббани улыма ни булган?.. Мөшкәш булган, һау- һау-һау!.. – дип, абый яткан җиреннән йомшак кына көлеп алды. – Шулай бит әле, инәй?
Әни бер үпкәсез:
– Анысы аның бала име, – диде.
– Мирзадан хат бармы? Ниләр яза? – диде абый. Ул аны бая да сораган иде инде.
– Синнән хат алмавына бик аптырап язган бер хаты килгән иде, шуннан юк әле, – дидем мин.
– Госпитальдән госпитальгә күчеп өзелдек шул…
– Аның хезмәте кайчанрак бетәр икән соң, улым? – дип сорады әни дә.
– Озакламас инде. Безнең действительный срогы икебезнеке бер булырга тиеш.
СКАЧАТЬ