Йөзек кашы / Перстень. Фатих Хусни
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Йөзек кашы / Перстень - Фатих Хусни страница 5

СКАЧАТЬ style="font-size:15px;">      Мамалай балының тагын бер гаҗәп ягы: эчкәч, аяклар тик тормый икән. Биегән булдым, селкенгән булдым, ә аяларым һаман тыпырдап торалар. Имеш, аларга эш тап. Ишегалдына чыгып киттем. Матур гына бакчалары бар икән. Алма, шомырт, миләш, карлыган, чия – баш тыккысыз. Шулай да кердем. Аптырап тик торам. Дөресрәге, бүрегем белән киңәш итәм: китәргәме, калыргамы? Китәр идем, баллары бик әйбәт, аннары тагын кызлар уйнаган җиргә дә барасы килә. Китмәс идем, мин аларга кем? Коры бер тыпырдавык. Идән таптаучы. Шулай уйланып, бүрек белән киңәш итеп торганда, кинәт бер яфрак селкенеп китте. Аннары икенче яфрак селкенеп китте. Аннары куе булып, төптән чыгып үскән бер карлыган агачы дерелдәп куйды. Карлыган агачы белән бергә минем йөрәк тә дерелдәде. Ни булыр бу? Басып тик торам. Миннән киңәш шул: андый хәвефле минутларда басып тик торудан да файдалысы юк икән. Карлыган агачы тагын селкенде, мин ни дип әйтергә дә өлгерми калдым, бер кул күренде. Кечерәк кенә кул. Башта мин аны кош дип торам, кул икән. Кызлар кулы булырга кирәк, йөрәгем шулай ди. Басып тик торам. Башыма бер карлыган ботагы килеп төште. Тагын берәү. Тагын. «Шаярмагыз!» – дип кычкырып җибәрдем. Ничек кычкырмаска ди соң, ул бит бөтен карлыган агачын сындырып бетерер. Ә теге кул шаяра да шаяра.

      Мамалай балының сез белми торган тагын бер гаҗәп ягы: карлыган бакчасында калтыратып калдыра икән. Калтырап тик торам, әй. Шулай да бераздан атладым. Үзенә таба якынлашуымны күргәч, теге кулның иясе агач төбеннән кинәт пырхылдап килеп чыкты. Ул – карлыган агачының теге ягында, мин бу якта. Карлыган агачы безнең билебездән генә.

      – Мин сиңа бервакытны алма белән бәргән идем, исеңдәме? – ди ул, вак кына тешләрен күрсәтеп көлә.

      Карлыган агачы безнең билебездән генә, кыз инде шактый ук үскән, күкрәге беленеп килә.

      – Сез безнең авылга алма сатарга килгән идегез, – дим мин.

      Ул арада баскыч төбеннән «Вәсилә, син кайда? Өйгә кер» дигән тавыш ишетелә. Шулай итеп шул, кош дигәнем Вәсилә булып чыкты. Әйбәт, бик әйбәт.

      Вәсилә китмәкче булды, китмәде, тагын посты. Ә бераздан пышылдаган тавыш белән:

      – Син китмә! Кун бездә, кун, – дип, кыска-кыска гына итеп әйтеп куйды. Үзе тагын карлыган агачы төбенә посты. Мин ни дип әйтергә дә өлгерми калдым, ул агачларга поса-поса бакчадан чыкты да йөгереп өйгә кереп китте.

      Узган елдан бирле байтак кына су аккан, аз-маз гына акыл да кергән, шуның өстенә тагын Сабан туе вакыты, кош дигәнем Вәсилә булып чыкты, Вәсилә дигәнем минем төшемә кереп йөдәтеп бетергән алма сатучы кызы икән, болай булгач, коры идән таптаучы гына түгел инде мин.

      Өйгә кердем дә Исмәгыйль абзыйны күреп әйттем:

      – Бүген кунам инде мин сездә, Исмәгыйль абзый, – дидем.

      III

      Кундым. Ә кунмаган булсам яхшырак буласы икән. Вәсилә аш өе белән ике арада әле анысын, әле монысын ташыган булып чабулап йөрде дә кич белән, яңа күлмәкләрен киеп, ишегалдында бөтерелергә тотынды. Чандыр гына кыз, СКАЧАТЬ