Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы. Мирсай Амир
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы - Мирсай Амир страница 43

СКАЧАТЬ Ә сез беләсезме, мин сукыр идем бит. Кайда нәрсә барын белмичә, капшанып эзли идем бит. Бәләкәйдән тормышның ачысын-төчесен татыдым, уникегә хәтле ыштан кими үскәнемне һәркайсыгыз белә. Кемнәргә генә эшләмәдем, кемнәр генә кыйнамады мине! Малай чакта, көтү көткәндә, кем иренмәсә, шул тотып кыйнады. Байда торган чакта, менә шушы Низамыйның әтисе тотып кыйнады. Солдатка баргач, офицерлар тотып кыйнады… Дөньяның якты җире юк иде минем өчен. Уйлый идем уйлавын, бу дөньяның безнең өчен дә якты җире бардыр дип уйлый идем. Шуның өчен дә шул, большевикларның беренче сүзләрен ишетү белән, мин аны тапкан төсле булдым. Ул якты җир шушында, үзебездә икән. Тик аңа ирешү өчен, ут аша үтәргә икән. Ут эченә ташландым. Пешерде. Бик каты пешерде. Менә монда пешкән эзе бар (ул уң як ботына сугып алды), менә монда да бар (сул як беләгенә сугып алды), менә монда да бар (сул аягын күтәреп, үкчәсенә сугып алды) – алар барысы да менә монда сакланалар (уң кулының бармакларын киереп аерып, йөрәгенә басты). Җиңеп чыктык. Перекоп утын кисеп чыккач, монда кайттым. Берзаман яңадан дөнья караңгы сыман тоелды. Менә ничә ел Совет хөкүмәтенә үпкәләп йөрдем, юләр. Үзем яклыйм, үзем үпкәлим: ул Таквә Сәхәүләрне яклый кебек. Ул безнең ишеләрне кайгыртмый кебек. Төрле укымышлы бай малайлары, мулла малайлары аны бөтенләй үз кулларына алып бетерәләр кебек. Ниләр генә кайнамый иде минем йөрәктә! Кем белән уртаклаша идем? Юк иде бит. Шакылдавыгым гына иде бит минем сердәшем. Йөрәгемдәге серләрне шакылдавыгым белән генә җырлап йөри идем бит. Сез аны аңламый идегез. Йоклый идегез сез рәхәтләнеп. Ә мин йокламыйм. Караңгыда эшләнә торган шомлы серләрне мин генә күрәм. Күз алдыгызга китереп карагыз сез менә шуны: караңгы төн. Тышта – урамда – берәү дә юк. Бөтен авыл йокыда. Таквә Сәхәүләр тәрәзәсендә генә ут бар. Әкрен генә якын барам. Пәрдә ярыгыннан гына карап торам. Шәфыйк, атна буена сәүдәдә йөреп, файда итеп кайткан да эчәләр. Җырлыйлар. Әйттерәләр. Ата – улны, ана кызны белми – кочакланышалар, үбешәләр. Карап торам-торам да, йөрәгемә чыдый алмагач, ачу белән тәрәзә төпләрендә шакылдыйм. Алар мине эчәргә сорый дип аңлыйлар – берсе, стакан белән аракы тотып, урамга чыга, «Мә, Имәли, кәефләнеп җибәр» ди. Мине тынычландырмакчылар, имеш. Юк. Мин аларныкын эчмим. Юк, мин алардан аракы сорамыйм. Эчсәм, хәләл аракы эчәм мин. Тынычлыкларын бозасым килеп кенә аларның тәрәзә төпләрендә шомлы тавыш чыгарам. Шуннан соң минем шакылдавыгым беразга күтәренке көй уйный. Низамыйлар урамына килеп чыккач, тагын йөрәгем сыкрый башлый. Тагын шул хәл: бөтен урам йоклый, Низамыйларның бакчага күмелгән тәрәзәләрендә генә ут ялтырый. Анда да барам. Төшерелгән пәрдәләр арасында минем күз сыярлык кына ярык табыла. Аларда каладан, Низамыйның абзыйсы яныннан килгән кунаклар була. Эчәләр. Белеп торам, безнең кооператив акчасын эчәләр. Тагын йөрәгем түзми. Тагын ачу белән шакылдатып китәм. Низамый минем бу гадәтемне яратмый, шулай бит, Низамый (ул, алгы сафта кашларын җимереп утыручы Низамыйга карап, шундый сорау бирә. Низамый эндәшми, көчәнеп елмая)? Син яратмаганга күрә мин шулай эшлим, – дип куя Имәли һәм, аның белән озак мавыкмыйча, СКАЧАТЬ