Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы. Мирсай Амир
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы - Мирсай Амир страница 40

СКАЧАТЬ әзер булыр», – диделәр алар.

      Без авылда алып барган бөтен эшебезне әнә шул ноктага илтеп җиткерү теләгеннән чыгып корып җибәрдек.

      Беренче көннәрдә безнең өчен искиткеч булып күренгән Агыйдел буйлары, ямьле тугайлыклар, куе урманнар, карарга имәнеч ташлы таулар – һәммәсе дә табигыйләштеләр. Баштарак үзләренең төрле характерлары белән кызык булып тоелган кешеләр дә гади төс алдылар. Тешсез Ибрайның акыллы сүзләре, абзыйның тупас мужиклык кыланышлары кимегәндәй булды. Яшьләрдән танышларыбыз күбәйде. Беркемнең дә күзенә бәрелми йөргән комсомолецлар арасыннан менә дигән егетләр килеп чыкты. Без аларның үзләрен генә түгел, ата-аналарын да, хәтта сөйгән кызлары кем булуын да белеп бетердек. Кайсы урамда кемнәр торуы, безнең кыланышларга кемнәрнең ләгънәт төшереп, кемнәрнең рәхмәт яудыруы да безгә сер түгел иде инде. Күптән түгел авылда комсомол ячейкасының гомуми җыелышы да булып үтте. Волкомол секретаре гына түгел, Аязгулов үзе дә катнашкан бу җыелышта иске бюро туздырылып, яңа бюро һәм яңа секретарь сайланды. Без дә хәзер комсомол эшенә кунак булып кына түгел, волком тарафыннан ячейканың үзенә беркетелгән тулы хокуклы членнар булып катнаша башладык. Яшьләрнең бик күбесенең безгә мәхәббәт белән караулары, Ибрай, Имәли, Күчәрбай кебекләрнең активлашып китүләре һәм алар рәтенә кергән башка крестьяннарның да якты йөз күрсәтүләре безгә батырлык бирәләр. Шуларга таянып, без тирән ышаныч белән рәхәтләнеп эшлибез. Диннең зарарлары турында әңгәмәләр уздырабыз. Туры килгәндә, мулла белән дә бәхәскә килеп, картлар алдында үз сүзебезне өстен чыгарабыз. Өзлексез стена газетасы чыгарабыз. Анда мулла-мәзиннәрне, Таквә Сәхәүләрне, шулай ук кооператив тирәсендә сизелүче күселәрне ачы тәнкыйть итеп шигырьләр язабыз, сурәтләр төшерәбез. Крестьяннарның читән буйларында чүбек чәйнәп уздыра торган вакытларына да кысылабыз, ничек итеп күп уңыш алу, ничек итеп, нинди юллар белән яхшы тормышка чыгу хакында белгәннәребезне сөйлибез. Сөйләшүләр, язышулар белән генә калмыйбыз, абзыйлар белән бергәләп кырга да чыгабыз; чалгы тотып печән чабабыз, сәнәк тотып кибән куябыз… Әнә шулардан гыйбарәт иде безнең авылда эшләгән эш. Шулар нәтиҗәсендә безне бөтен авыл бик тиз белеп алды. Яшьләр, иртә таңнан торып эшкә китәселәрен дә онытып, төннәрен безнең тирәдә үткәрә торган булып киттеләр. Гадәттә, кичләрдә мәчет тәрәзәсе төбенә җыелышып, тәравих тыңларга яратучы хатын-кызлар да, сукыр суфиның, көчәнә-көчәнә, «Сөбхәнәдил мөлки вәл мәләкүүт…» дип ыңгырашуын ишетүгә караганда, безнең җырларны тыңлауны һәм безнең гармунга кушылып җырлауны артыграк саный торган булып әверелделәр.

      Рамазан гаетенә карата әзерләнгән бүгенге кичәбез шушы бер-ике атна эчендә алып барган эшләребезгә йомгак ясау урынын тота иде. Кичәбез бөтен авылны шаулатырлык бер вакыйга булып чыкты.

      Ул кичәгә без алдан ук әзерләндек. «Галиябану» га кат-кат репетицияләр ясап, рольләребезне күңелдән белү дәрәҗәсенә килеп җитә яздык. Исмәгыйль ролен яхшы башкаруы белән авыл каршында танылган Низамыйның спектакльгә катнашудан баш тартуы безне шатландырды гына СКАЧАТЬ