Название: Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы
Автор: Мирсай Амир
Издательство: Татарское книжное издательство
Жанр: Литература 20 века
isbn: 978-5-298-04226-0
isbn:
– Бу ни эш бу, җәмәгать! Ничек итеп түзеп утырмак кирәк! Изге гарәфә кичәсендә шул молокосостан газиз Аллабызны мыскыл иттереп утырабыз. Ничек безне җир йотмый, җәмәгать!..
Бу кеше Таквә Сәхәүнең олы улы Шәфыйк иде. Ул, бакалея һәм галантерея товарлары белән сәүдә итеп, атналар буена чит авыл базарларыннан кайтмый йөргәнгә, без аны моңа кадәр сирәк күрә идек. Бүген, гаеткә каршы төндә өендә кунып, беренче тапкыр буларак безнең кичәгә килгән булган икән. Аның күтәрелүе залның тынычлыгын шактый югалтты. Кемнәрдер шундый ук ямьсез тавыш белән аның сүзләрен куәтләп кычкыра башладылар. Кемнәрдер аңа каршы күтәрелделәр. Гаяз үз тавышын ишеттерә алмый башлады. Искәндәр барлык көченә кыңгырау шалтыратса да, көчәя барган шау-шуны җиңә алмый иде. Имәлинең көчле тавышы ярдәмгә килде. Ул ут кебек кабынып сикереп торды да залны тутырган тәртипсез гауганы кисеп кычкырып җибәрде:
– Җитәрегез!
Кинәт тынып калган зал өстендә Имәли Гаязның сүзләрен кабатлады:
– Алла кушмаган эш булмас, җәмәгать, тәкъдирдә язылмаган булса, сезне берәү дә Алласыз итә алмас. Курыккан кешеләр тәкъдир кушуы буенча чыгып китсеннәр.
Халык тынды. Тик һаман да берәм-берәм генә чыгып китүчеләр бетмәгән иде дә, ярсып күтәрелгән Шәфыйк тынычланырга теләми иде.
– Дин юлында шәһит китәсем килә минем, җәмәгать! Күңелем күтәрә алмый минем ул көфер сүзләрне, җир йотар, җәмәгать! Әйдәгез… – Ул, талпынып-талпынып, трибунага омтыла иде. Ләкин аны җибәрмәделәр.
Ә Имәли һаман ярсыды:
– Тәкъдир кушуы буенча эчкәнсең, Шәфыйк, атаң кушуы буенча монда килеп тавыш чыгарасың, безнең кушу белән чыгып кит!
– Шәһит китәсем килә минем, җәмәгать, теләсәгез нихәтле дөмегеп утырыгыз, Ходай каршында үзегез җавап бирерсез, ә мин шәһит китәм! – Ул бөтен көче белән омтылып ычкынды һәм, кулларын болгый-болгый, трибуна янына ташланды. Сәхнә өстенә үрмәли башлаган җиреннән аны Низамый килеп тотты, гадәтенчә ясалма тыныч тавыш белән ярсыган исерекне кире кайтарды:
– Шәфыйк абзый, маташма, ярамый, әйдә әле.
Шәфыйк, башыннан сыйпалган бала төсле, Низамыйга буйсынды. Түбән караган хәлдә, бер сүз дәшмичә кире борылды. Низамый аны, киң аркасыннан сөя-сөя, ишектән чыгарып җибәрде дә яңадан алгы сафка килеп утырды. Мәсхәрәле елмаю белән Гаязга карап алды. Аның ул карашы миңа «Менә шулай эшлиләр аны, көч менә миндә» дигән сыман аңлашылды.
Шәфыйк чыгып китүгә, зал иркен тын алып, кәефләнеп көлде. Аннан соң әүвәлге тынычлык урнашты. Гаяз тагын дәвам итте. Ул үзе белгән кадәр диннең тамырларына керде, Мөхәммәд пәйгамбәр сүзләрендә әйтелгән наданлыклардан көлде, андагы каршылыкларны табып, ачып салды. Җир шарының кайдан килеп СКАЧАТЬ