Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы. Мирсай Амир
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы - Мирсай Амир страница 3

СКАЧАТЬ яфраклар белән капланган стеналарда йодрык-йодрык булып ак кабаклар асылган, юкәгачтан – кабак сабакларына, кабак сабакларыннан колмакларга тотынып үскән нечкә генә үрмәле гөлнең күгелҗем-алсу кыңгыраулары бөтен беседка эчен чуарлап, караган саен карыйсыны китерерлек ямь биреп торалар. Бу матурлык эчендә мин үземне әкиятләрдә адашып йөргән балалар төсле сиздем. Ни әйтергә, ни эшләргә белмичә, авызымны ачып хәйран калдым. Ибрай беседканың уртасында торган кечкенә агач өстәлгә яңа гына йолкып алынган кишер-шалканнарны, кыярларны куйды. Ул, «Аша, энекәш, аша, сиңа тансык бит ул», – дип, йомшак, ягымлы тавыш белән ашарга кыстый, шул ук арада «Тартынма, урлап ашарга тартынмаганны, биргәнне ашарга тартынмыйлар инде аны» кебек сүзләр белән йөрәкне телеп-телеп ала, андый сүзләр чыкканда, мин оятымнан нишләргә белмим, битләрем ут төсле кызып яна. Шул минутта мин аның алдына тезләнеп антлар итәр идем, «Гафу ит син мине, Ибрай абзый, мин моннан соң һичбер вакытта да мондый эшкә бармам, бу эшнең ярамаганлыгын башка малайларга да аңлатырмын, гафу ит» дигән булыр идем. Тик безнең авылда андый гадәт булмаганга, күңелдә шундый тойгылар туса да, аны әйтеп булмый иде.

      Бик озак утырып, бик күптөрле яшелчәләр ашап туйгач, Ибрай, чирәм эскәмия өстенә сузылып ятып, түбәгә карады:

      – Йә, энекәш, минем беседка ошыймы? – диде.

      – Мондый матур куышны минем гомеремдә күргәнем юк иде, Ибрай абзый, – дип җавап бирдем.

      – Ә минем бакча ничек, ошыймы?

      – Зерә шәп, Ибрай абзый.

      – Ә син беләсеңме, теләсә, синең әтиеңнең дә шушындый ук бакча ясарга кулыннан килә бит?!

      – Минем әти бер түтәл кыяр да чәчми ул, урыс чәчсен әнә, дип кенә куя.

      – Тешсез Ибрай чәчсен, дип тә куядыр әле ул?

      – Шулай дип тә куя.

      – Тешсез Ибрай ашасын, дип әйтми, ә?

      – Һи-һи-һи!..

      – Син, энекәш, кайт та әтиеңә әйт. Тешсез Ибрай бакчасында булдым, диген, үзең күргәннәрнең барын да сөйлә, без дә шундый бакча үстерик, диген, әгәр дә кирәк булса, Тешсез Ибрай өйрәтермен, дип әйтте, диген, арзан гына хак белән орлык та бирермен, дип әйтте, диген, ярыймы?

      – Ярар, әйтермен.

      – Бәлки, синең иптәш малайларыңның да минем бакчаны күрәселәре киләдер?

      – Килер шул.

      – Берәр көнне җыеп алып кил син аларны, күрсәтеп җибәрермен.

      – Малайларга әйтәм, алай булгач.

      – Ә урларга тагын кайчан киләсез?

      – Моннан соң мин бервакытта да синең бакчаңа төшмәм, Ибрай абзый…

      Һәм шуннан соң мин бакчага төшүләргә чик куйдым. Малайлар арасында да ике фикер туды: берәүләр, минем Ибрай бакчасында күргәннәремне сөйләвемә ышанмыйча, урлауны дәвам иттерергә кирәклекне куәтләделәр; берәүләр, минем фикергә кушылып, калганнарга каршы чыктылар. Өстенлек безнең якта калды. Чөнки уйлары белән урлау ягында булган малайлар да, безнең СКАЧАТЬ