Батырша. Замит Рахимов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Батырша - Замит Рахимов страница 5

Название: Батырша

Автор: Замит Рахимов

Издательство: Татарское книжное издательство

Жанр: Литература 20 века

Серия:

isbn: 978-5-298-04233-8

isbn:

СКАЧАТЬ бер ният белән узды Батыршаның. Исәбе – ничек кенә булса да ак падишаһ каршына җитү һәм Идел-Урал төбәгендәге кырыкмаса-кырык телдә аңлашып тереклек итүче халаекларның гаять тә авыр хәлләрен бәян итү иде. Шул теләгенә ирешсә, кан еглап гомер сөрүче кешеләрнең моң-зарларын түкми-чәчми әбелхәят бәһасе патшабикәгә җиткерсә, шәфкатьле Әби патша үз колларының аяныч хәлләрен ишетер һәм, шөбһәсез, гаделлек кылычын селтәр – залим генералларны вә түрәләрне китап хөкеменә тартыр дип өметләнде. Иманы кебек үк ныклы, һич үзгәрмәс кыйбласы иде бу Батыршаның. Аныкы гынамы, фикердәшләренең барысы да диярлек шул уй белән яналар иде. Үзенең бөтен гомерен, якты зиһенен, тыелгысыз көч-гайрәтен, тулы бер зур төбәк – Казан, Оренбург вә соңрак барлыкка килгән Уфа губерналары табынган галимлеген һәм абруен шул изге максатына ирешүгә багышлады. Шул уе тормышка ашсын дип, нинди генә юл-әмәлләр эзләмәде дә нинди генә тырышлык куймады: гомере буе ил кыдырып йөрде, абыз-аксакаллар белән киңәште, түрә-наибләр белән тәмсезләнеште, акчасы-малы белән дә, тәмле теле белән дә ерак юлга паспорт әмәлләргә маташты, тагын әллә ниләр майтарды. Нияте башкача берничек тә барып чыкмагач, тирә-юньдәге зиһенле, төпле муллалар, галим-голәмә, ил-җирдә абруйлары булган башка ирләр белән мәслихәтләшеп, халаекларны кансыз түрә-старшиналарга, патшаның йомышлы кешеләренә каршы күтәрергә булдылар. Шулай иткәндә, гавамның сабыр канатлары сынуы, аның көч-куәте патшабикәгә барып ишетелер, ул мәрхәмәтле җан, әлбәттә, боланың сәбәпләре белән кызыксыныр. Инде чын хәлне белеп алгач, тәкате калмаган халаекларны ярлыкар, явыз түрәләрне хөкемгә тартыр – гаделлек тантана итәр, дип уйлаштылар.

      Тукта, гомер бакый башыннан китмәгән, бөтен тормыш юлында якты өмет, ихлас ышаныч булып балкыган әлеге изге ният аның күңелендә кайчан вә кайда бөреләнеп, шытып китте соң? Үзе туып үскән Карышбаш мишәрләре арасында андый гөнаһлы уйларга урын юк сыман иде ләбаса. Ул чакта әле мишәрләрдә җир җитәрлек, ясак түләмиләр, башка халыклар күргән җәбер-золымнарны белмиләр иде. Алар даими падишаһның ышанычлы, йомышлы кешеләре булдылар, аңа җан-тән белән хезмәт иттеләр. Алайса, каян килеп керде соң ул тәшвишле уй Батырша башына? Ә, әйе, Зәй буенда Казан татарлары белән аралаша башлагач, шунда гомер ишетмәгән-күрмәгән золмәтнең шаһиты булгач, миенә калка башлады ул вәсвәсәле фикерләр. Яраткан имамы вә мөдәррисе Габделрахман исә шул коткылы уйларына әбелхәят суы сипте.

      Ак патшага илтә торган гомер озынлыгы юл шул көннәрдән, нарасыйдай саф, гөнаһсыз шук малайдай елгар Зәй буеннан башланды микәнни соң? Аннан бирле бит инде күпме сулар акты, айлар-еллар үтте, теле-гакылы белән дә, эше-гамәле белән дә тырышты, хаҗга ашкынган диндардай, пайтәхеткә омтылды Батырша. Падишаһка әйтәсе сүзләрен гомере буе барлады, гыйбарәләрен чарлады, шомартты. Вә әй хәсрәт, шәфкатьлеләрнең шәфкатьлесе дип йөрткән падишаһы каршына үз аягы белән килеп егыла алмады. Инде кул-аяклары богаулы хәлдә, зобаниларның көтү-көтү сагы астында пайтәхеткә килеп җиткәч тә, ак СКАЧАТЬ