Еракка китеп кара = Взгляни издалека. Мөдәррис Әгъләмов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов страница 5

СКАЧАТЬ шагыйрь Сөббух ага Рәфыйковның газетага килгән әдәби язмаларга күзәтүе басылып чыкты. Анда минем хакта да сүз бар. «Истәлекләр» шигыре хакында ул. Мәгънәсе шул: озак еллар әдәбияттан аерылып торуы аркасында шигырьләрне күзәтеп бара алмаган (белгәнегезчә, Сөббух ага нахакка төрмәгә утыртылып, 20 елга якын югалып торган әдип), шуңа күрә бу шигырьнең кайсы шагыйрьнеке икәнен әйтә алмый. Әмма 12 яшьлек мәктәп укучысының мондый шигырь яза алуына шикләнә.

      Бетерде. Үтерде. Миннән көләләр. Берничә айлар миңрәеп йөргәч, мин терелдем.

      – Юк, Сөббух абый, – минәйтәм. – Мин яздым аны. Күршебез Миргаяз абзый әйтмешли: «Докажу!»

      Шигырь каян башлана? Әйтә алмыйм. Ә менә шагыйрьлек әнә шуннан башлана. Рәхмәт Сөббух агага (урыны җәннәттә булсын!). Мин аңа беренче шигыремне үзем язганымны, шәт, исбат иттем шикелле.

* * *

      Кадерле укучыларым!

      Мин шушының белән чәчмәдәге сүземне тәмамлап, сүзне тезмәгә – шигырьләргә бирергә ниятләдем.

      Әбием әйтмешли:

      – Дөньяныкы – дөньялыкта!

      Бу дөньялыкта мин төрле мәгънәсез (Ходай кичерсен) вә мәгънәле (халкым кабул итсен) гамәлләр кылдым. Шуларның минем өчен иң җаваплысы – татар шигыренә бер өлеш кертмәк ниятем иде. Кылган эшем саваплы булса иде.

Мөдәррис Әгъләмов2001

      I

      …Тынгысыз җилләр йөрәккә

      Иртә дә, кич тә керә…

      Җил дә җил…

      Чаганнар түгел,

      Заманнар аягүрә.

      Җил дә җил

      Карадыңмы үткән көнгә,

      Лаекмы син бүгенгегә?

      Шундый сорау бирә-бирә

      Яши кем дә егермедә.

      Җил дә җил бүген,

      Җил дә җил…

      Чаганнар аягүрә.

      Тынгысыз җилләр йөрәккә

      Иртә дә, кич тә керә.

      Йә юллар җыры булып ул,

      Йә толлар җыры булып

      Керә дә

      Гадәти юлдан

      Уйларны китә борып…

      …Үткән чорлардан яңгырау

      Ишетелә әллә кайдан.

      Яңа буын.

      Яңа заман.

      Яңа көч.

      Яңа мәйдан.

      Мәңгедән шулай килгәндер

      Кичеп буыннар аша;

      Кешелекнең каршысына

      Давыллар чыгып баса.

      …Тынгысыз җилләр йөрәккә

      Иртә дә, кич тә керә…

      Җил дә җил…

      Чаганнар түгел,

      Заманнар аягүрә.

      Кайтулар

I

      Туган җиргә кайтты егет,

      Калды кинәт тукталып…

      Монда үсте, ташны ташка

      Бәрә-бәрә ут табып…

      Аң-таң булып торды озак:

      – Кайда чакмалы таулар?

      Үр генә булган лабаса

      Балачактагы таулар.

II

      Аксакал кайтты иленә,

      Сагынып авыл үрен…

      Авыл үрендә булсын дип

      Теләгән иде гүрен.

      Кайда ул җилләнеп йөргән,

      Күңелгә сеңгән үрләр?

      Биек тау булган лабаса

      Яшьлектә менгән үрләр.

      Сабантуй

СКАЧАТЬ