Еракка китеп кара = Взгляни издалека. Мөдәррис Әгъләмов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов страница 2

СКАЧАТЬ шикәр каптырды. Тәме әле хәзер дә хәтердә.

      Чигенеп булса да әйтим, хикмәтле әби 5–6 елдан соң, Сталинны эт итеп ташлагач, Хрущёвка рәнҗеде, каргады:

      – Үлгән хуҗаны яманлаган хуҗа илгә түгел, үз-үзенә дә хуҗа була алмый ди, – диде.

      Әбинең бу үзгәрешен мин бүген дә аңлый да, аңлата да алмыйм.

      Берәм-берәм гаилә кешеләре кайтып, табын янына елышты. Ниндидер кайгылы бәйрәмне сизеп, мин дә әбидән бәйрәм ашы көтәм. Әби өстәлгә зур икмәк чыгарып куйды. Хуш исле. Мондый хәл өйдә бик, бик сирәк була. Казаннан бушатып алынган бер табак бәрәңге. Кишер һәм карлыган яфрагы чәе. Беркем дәшми. Менә чират иң көтелгән икмәккә җитте. Кырылган бәрәңгегә төелеп, кул тегермәнендә тартылган имән чикләвеге, алабута, кузгалак һәм сәрдә оны кушылган икмәкнең кабарып киткән ике чикләвеген миңа – төпчек малайга бирделәр дә…

      Кинәт ишектән берничә кеше килеп керде. Берсе – авыл Советы, берсе участок – берсе сельпо агае – берсе таныш түгел…

      – Нәрсә, бөтен ил кайгыда чакта бәйрәм итәсезме?

      Хәтеремдә, әби барысын да тәртипкә китерде:

      – Дөньяныкы – дөньялыкта. Әйтегез, сезгә нәмә кирәк минем нәселемнән?

      Алга теге таныш түгел кеше чыкты (районнан вәкил булгандыр):

      – Олы кайгы кичерәбез. Бөек атабызны югалттык.

      Кинәт искитмәле хәл булды. Әбием тезләнде дә бөек Сталинның рухына дога укыды. Беркем дә селкенмәде. Берничә сүз булды да, килешү тәмамланды. Сандыкны ачтылар. Миңа мәктәпкә барырга дигән, шуңа дип тектерергә тиешле кәчтүн-чалбарлык ситсы авыл Советы кулына күчте. Шулай итеп, аны бөек юлбашчыбызның үлеме кайгысыннан күтәреләчәк байракларның читенә тегәр өчен алып чыгып киттеләр. Артларыннан: «Минем кәчтүн-чалбар! Минем кәчтүн-чалбар!» – дип кычкырып йөгергәнемне әле дә хәтерлим. Соңыннан да әткәйнең берничә мәртәбә көлеп сөйләгәне булды.

      Әбием мине сазга буялып беткән хәлемдә өйгә алып кайткан.

      – Улым, бәбекәем, дөньяныкы – дөньялыкта, – диде ул, мине юатып.

      Өйдәгеләр әйтүенчә, мин берничә көн аңга килә алмый саташып ятканмын: «Минем кәчтүн-чалбар!», «Минем кәчтүн-чалбар!» – дип оран салганмын.

      Шигырь, бәлки, әнә шуннан башлангандыр.

      Юк, аннан гына түгелдер.

* * *

      Шулай да мин яңа кәчтүн-чалбар киеп, үз вакытында мәктәпкә кергәнмен. Укый беләм. Хәрефләрне яхшы белсәм дә, язу миңа гаять авыр бирелде. Матур язу дәресләре даими алып барыла торган заман иде. Ә инде яттан сөйләү (декламация диләр иде) дәрес булып кермәсә дә, бик тә дәрәҗәле иде. Ни хикмәт, халык ач яшәсә дә, мәктәптә (ул чакта клубта) гел бәйрәмнәр була иде. Май бәйрәме, Җиңү бәйрәме, Әниләр бәйрәме, сайлаулар (анысы инде бәйрәмнәр бәйрәме – анда бит чәй һәм берничә конфет, прәннек бирәләр)… Әнә шуның соңында әти-әниләрнең үз балалары концерт бирә.

      Мәшһүр шагыйребез Гамил Афзал сүзләре белән әйткәндә, «упшы сөйләп, купшы сөйләп» узылган тиешле өлеш беткәч, әнә шул чын халык бәйрәме башлана. Әнә шул халык бәйрәменә бөтен өй белән мине дә әзерлиләр. СКАЧАТЬ