.
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу - страница 9

Название:

Автор:

Издательство:

Жанр:

Серия:

isbn:

isbn:

СКАЧАТЬ япа‑ялгыз итеп тойды. Илдар ташлады да китте. Аңа рәхәт. Аның янында һичьюгы хезмәттәшләре бар. Ә Ләйлә…

      Җил исеп куйды, һәм аның күңелен ниндидер салкынлык биләп алды, бөтен булмышын күңелсезлек, сагыну, юксыну тойгысы ялмады, әлеге хисләрнең бер дә юктан гына икәненә үзен ышандырырга теләсә дә, берни дә килеп чыкмады – ул көчсез иде. Берничә көн элек кенә үзенең чиксез мөмкинлекләре белән кызыктырган өй бүген аңа көндәше кебек булып тоелды. Синең иреңне шушы өй ашата, шушы өй йоклата, хәтта никах түшәгендә дә ул килеп кысыла… Соң шулай булгач… Ләйлә ни өчен кирәк Илдарга?! Теләсә нинди хатын белән теләсә нинди ирне яраштырып яшәтә ала ич бу йорт. Моңарчы Ләйлә белән Илдар үз тормышларына үзләре хуҗа, аларның эш‑гамәле белән бер‑берсенә булган мәхәббәт, ихтирам идарә итә иде. Ә бүгеннән башлап, алар белән шушы йорт идарә итәчәк. Әнә бит, иртән рәхәтләнеп үбешергә дә ирек бирмәде.

      – Онытылып китмәгез. Илдар, эшеңә соңлыйсың… – дип, өйгә охшатырга тырышып кабатлады хатын. – Онытылып китмәгез… Илдар, син болай ит… Ә син, Ләйлә, болай эшлә…

      Аларны хезмәтләндерергә тиешле булган йорт ник әле хакимлек итәргә тиеш?! Һәркем үз урынын белергә тиеш. Ләйләнең күңелен җылытып торучы бер генә нәрсә бар иде бу мизгелдә. Ул бу йортны теләсә кайсы вакытта сүндереп куя ала. Юк, барыбер ул хуҗа булып чыга. Ул менә хәзер үк бары тик бер кнопкага гына баса, һәм йорт гадидән дә гадигә әйләнә. Хәзер үк сүндереп куярга кирәк. Хәзер үк…

      Ләйлә шул уйлар белән өйгә атласа да, ишектән керү белән үзен ниндидер якты нур чолгап алуын тоеп, тыелып торды, ә бер мизгелдән баягы теләге бөтенләй юкка чыкты. Соң шундый соклангыч өйне сүндереп куялар димени?! Бу йорт бит синең җаның‑тәнеңне назга, ләззәткә төрә, син үзеңне бәхетле итеп сизсен өчен, бу йорт барысын да эшли. Соклангыч өй бу!

      Ул ишек төбендә беркадәр басып торды. Аннан соң кухняга узды. Берәр эш эшләргә кирәкмиме дигәндәй, күзләрен йөгертеп алды. Бөтен җир җыйнак һәм пөхтә иде. Бернигә дә кул тидерерлек түгел. Баягы уй тагын үзен сиздереп куйды. Артыклык тойгысы.

      – Ләйлә, син борчылма… – дигән ягымлы тавыш ишетелде. – Әкренләп син барысына да күнегерсең. Теләсәң, без синең белән икәүләп ашарга әзерли алабыз. Илдар кайтуына. Шулай итәбезме?

      Хатын, кемнедер күрергә теләгәндәй, алан‑йолан каранып куйды. Һәм елмайды:

      – Юк… Үзең генә пешерерсең инде…

      – Ничек телисең… – Йортның тавышында да елмаю ишетелгәндәй булды. – Әмма беркайчан да үзеңне кирәксез итеп тойма. Мин – сезнеке, һәм мин – сезнең өчен. Әгәр син үзеңне артык дип хис итсәң, мин дә үземнең артыклыгымны тоям. Һәм…

      – Һәм икебезгә дә кыен була, – дип дәвам итте аны Ләйлә. – Ярый… Гафу ит… Өйрәнермен әле…

      Йорт башкача дәшмәде. Әмма аның сүзләреннән соң Ләйләгә чынлап та рәхәт булып калды. Йорт хаклы иде. Рәхәтлеккә дә күнегергә кирәк. Тарсынып‑нитеп торырга, үз кәефеңне үзең җибәрергә ярамый. Һәм ул тагы ваннага атлады. Ял итәргә, гомернең ләззәтле мизгелләрен бөтен тулылыгында СКАЧАТЬ