Китап (роман). Марат Кәбиров
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Китап (роман) - Марат Кәбиров страница 7

СКАЧАТЬ алар ясалма кан эшкәртү белән мәшгуль иделәр. Бу кеше организмын теләсә нинди халәттә дә кислород белән тәэмин итүче кан булырга тиеш. Әгәр барысы да уңышлы килеп чыга икән, кеше, су астында да үзен иркен хис итеп, үзе теләгән кадәр сәяхәт кыла алачак. Әлбәттә, барысы да яхшы булачагына аларның ышанычы зур иде…

      – Без билгеләнгән урынга килеп җиттек, – дигән ягымлы тавыш ишетелде. – Сезнең күрсәтмәләрне көтәм…

      Илдар уйга бирелгән иде, әлеге тавышның каян килүен башта аңламыйчарак торды. Аннан соң елмаеп куйды.

      – Рәхмәт! – диде ул, аппаратуралар панелен сыйпап. – Рәхмәт сиңа… Әлегә беркая да китмибез. Үз урыныңа барып ял итәрсең…

      Һәм урамга чыкты. Автомобиль ниндидер якты нур белән балкып алды да акрын гына стоянкага юнәлде. Илдар аның артыннан бертын карап торды. Һәм Академиягә илтүче эскалаторга басты.

      4

      Бүген дә эш тыгыз иде. Килү белән, барысы да бер‑ике авыз сүз генә алыштылар да тәҗрибә үткәрергә әзерләнә башладылар.

      Перфторуглеродларның, икенче төрле әйткәндә, барлык углерод бәйләнешләре фтор ионнары белән тулыландырылган углеводородларның, кеше организмындагы бернинди матдә белән дә бәйләнешкә кермәве моннан берничә гасыр элек үк билгеле булган. Бу – кешенең аерым бер органын кирәкле матдә, әйтик кислород белән тиешле дәрәҗәдә тәэмин итүгә юл ача. Бүгенге тәҗрибәнең нигезендә шушы гади күренеш ята иде.

      Ләкин профессорның исәп‑хисаплары бик тә үзенчәлекле була, һәм ул алар белән артык уртаклашып бармый иде. Бүлектә эшләгән галимнәрнең һәрберсе мәсьәләнең үзенә кагылган өлешен генә яхшы белә, ул шуны зур төгәллек белән башкарырга тиеш. Гомумкартинаны бары тик профессор үзе генә күзаллый ала. Һәм тиешле нәтиҗәне дә фәкать ул гына чыгара. Бу, әлбәттә, галимнәрнең эчен пошырмый калмый, әмма фән дөньясының тәртибе шулай: кем башлангычында эшлисең, шуның әмерен үтәргә тиешсең. Әгәр буйсынырга теләмисең икән, үз эшеңне булдыр. Ә Рамил Әхмәтович белән эшләү – үзе бер бәхет. Ул җитди галим. Яхшы кеше. Бу ике сыйфатны бер галимдә сирәк очратасың. Илдар үзен бик зур химикка исәпләми, мәсәлән. Монда ул очраклы кеше. Үз башлангычында ниндидер яңа ачышлар ясарга теләге дә, мөмкинлеге дә юк. Кайчагында ул үзенең ник монда эшләп йөрүенә аптырап та куя. Ләкин нишлисең, кайда да булса хезмәт түгәргә кирәк. Ә Фәннәр академиясе – начар урын түгел… Кыскасы, хәлләрнең әлеге торышы Илдарны артык борчымый иде. Ул үзенең вазифасыннан да, хезмәттәшләреннән дә, эш хакыннан да канәгать. Шуңа да һәрнәрсәне җитди итеп, бернинди ялгышларга да урын калдырмаслык итеп башкарырга тырышты. Барысы да аның хәлендә иделәр бугай, берәү дә игътибарын читкә юнәлтмәде.

      Бары тик төш җиткәч кенә, алар, эшләрен читкә алып куеп, башларын күтәрделәр һәм шунда гына бер‑берсен күргән сыман булдылар.

      – Ничек соң яңа йортта? – дип, мыек астыннан елмайды Илдус. – Рәхәтме?

      – Соклангыч! – СКАЧАТЬ