Китап (роман). Марат Кәбиров
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Китап (роман) - Марат Кәбиров страница 13

СКАЧАТЬ берсе иде. Әмма ул үзе ачкан чынбарлыкны үзе күтәрә алмыйча һәлак булды. Бу да гаҗәп түгел. Тормышка күзләре ачылгач, акылдан шашучылар да, йөрәге ярылып үлүчеләр дә аз булмас әле. Шуңа да нык характерлы, салкын акыллы кешеләр кирәк. Әмма андыйларны табу ай‑һай авыр. Рамил Әхмәтовичның бөтен ышанычы Илдар иде…

      Рамил Әхмәтович тәҗрибәләр үткәрү бүлмәсенә чыкты. Идарә пультының төймәләренә баскалады. Бераздан бүлмә уртасында баягы пыяла ванна пәйда булды. Шул арада ук эшкә керешкән алтынсыман төстәге беләк юанлыгы сыек торбалар аны зәңгәрсу сыекча белән тутыра башлады. Рамил Әхмәтович приборлар шкафына килеп аннан шприц алды, кирәкле флаконнан сыекча суыртты. Шприцлар икәү иде. Ул аларның икесен дә тутырды да, азак берсен зуррак флаконга бушатты. Тулы шприцны беләгенә кадады. Авыртудан бөтен мускуллары киерелде. Әмма профессор бирешмәде. Үзе кулланган шприц белән флаконны ул кабат ниндидер сыекчалар белән тутырды да шкаф шүрлегенең төбенәрәк тыкты. Ә бая ук бушатып куйганнарын ванна янындагы тумбочкага алып килде. Аңа һәрбер хәрәкәт зур авырлык белән бирелә иде. Аякларын көчкә күтәреп ванна янындагы келәмгә басты, һәм шундук диярлек өстендәге киемнәре юкка чыкты да, махсус трусиктан гына калды. Профессорның тамырлары бүртеп, бөтен тәне яшькелт зәңгәр төскә кергән иде. Ул, бар ихтыярын туплап, ваннага килде. Аякларын күтәрерлек хәле юк иде. Ул бертын уйланып торгандай итте. Һәм ваннага арты белән борылды, ике кулы белән аның ике як читенә таянып, акрын гына эчкә шуып төште.

      – Карале, ничек шулай булдыра ала ул! – Экранга төбәлеп утыручы ирләрнең берсе телен шартлатып куйды. – Бер тамчы су да чәчрәмәде…

      Әмма иптәше аның соклануларын бүлешмәде. Ул кечкенә буйлы ябык гәүдәле адәм иде. Башының алгы ягы пеләшләнеп, лепкәсенә кадәр менгәнлектән, аны мондагы акыл ияләренең берсе дип уйларга мөмкин. Ләкин ул – бернинди дә галим түгел, ә бары тик Фәннәр академиясенең эчке тәртип буенча гади хезмәткәре генә. Хәер, аның вазифасы галимнәргә караганда югарырак бәяләнә, һәрхәлдә, тәртип сакчыларын катлаулы тестлар ярдәмендә сынап, иң ышанычлы кешеләрдән генә билгелиләр иде.

      – Карале, Гомәр… – дип, тагын нәрсәдер әйтмәкче булды теге.

      – Әйдә! – Гомәр инде чыгарга әзер иде. – Без тиз арада әйләнеп килергә тиешбез.

      – Җитешәбез әле… – дип, юан гәүдәсен урындыктан кубарды Хәниф. – Шулкадәр һушсызланып кереп киткәч, ул ярты сәгатьсез адәм булмый әле…

      Алар профессорның лаборатория белән идарә итү бүлмәсенә охшаш, әмма берничә тапкырга зуррак кабинетта утыралар иде. Ишек төбендәге келәмгә барып басу белән, икесенең дә өстендә көмеш төсендәге махсус костюмнар пәйда булды. Һәм алар, артык сүзгә вакыт әрәм итми генә, коридорга атладылар.

      Профессорның лабораториясенә кергәч, Гомәр чыраен сытып куйды.

      – Карале, ниндидер әчкелтем ис… – диде Хәниф, – шушында ничек түзеп утыралар микән?..

      Гомәр бүлмәгә СКАЧАТЬ