Название: Иясез шатлык
Автор: Эльмира Закирова
Издательство: Татарское книжное издательство
isbn: 978-5-298-03320-6
isbn:
…Алсу, озын итәк киеп, чәчләрен артка җыеп, беренче эш көненә әзерләнде. Шорты, мини-итәкләр, артык сыланып торган киемнәрдән кеше арасына чыкмыйлар биредә. Мөселман иле буларак, шәрә беләк, ачык изү, ялангач аяклар белән йөрү тыела. Тездән югары, үтә күренмәле күлмәкләр кимәскә икәнен Алсу алдан белеп килгән иде инде. Ә болай ул үзе дә коеп куйган мөселман кызы: тыныч, тыйнак, әдәпле, тотнаклы, кайберәүләр кебек чәчрәп күзгә керә торганнардан түгел инде. Һм-м, бәлки, шул артык тыйнаклыгы комачаулагандыр да әле… Таһирга әнә башка төрлерәк кызлар ошаган бугай. Әй, тагын шул искә төште. Әллә соң ул да Алсу турында уйлап куйганмы?
Якын Көнчыгыштагы иң зур сәүдә үзәге – «Дубай Молл». Анда ресторан-кафелар, эреле-ваклы кибетләр, океанариум, тикшеренү үзәге… Менә кайда эшләячәк Алсу! Тездән түбән шакмаклы итәк, ак кофта, шундый ук акка көрән шакмаклар төшкән жилет, ике толымга үрелгән чәчләре, җилкәсенә чак төшеп, ниндидер шаян кыз образы тудыра. Менә шундый дресс-код! Көзгегә күз салгач, үзе дә канәгать калды. Их, Таһир күрсә!..
Алсу эшли торган кафе террасасы «җырлаучы фонтаннар» га карап тора. Шуңа күрә бирегә кереп утырырга теләүчеләр аеруча күп. Ярты сәгать саен музыка алышына: әле Шәрыкныкы, әле Европаныкы, әле классик музыка яңгырый. Фонтаннар да әллә нинди кыяфәтләргә кереп шаккатыра. Һәр керүчене якты йөз белән елмаеп каршыларга, бик игътибарлы булырга, заказларын тиз үтәргә кирәк. Аралашу, әлбәттә, инглиз телендә. И тырышты инде Алсу! Бөтерчек кебек бөтерелде, күбәләк кебек очты. Алар бригадасы егетләре эшчән кызга, шаяртып, «Бал корты» дигән кушамат тактылар. Мактап, үсендереп торсыннар да, ничек рәхәт булмасын ди! Моңсу Алсуның күзләре, иреннәре елмая иде инде. Россиядән килүчеләр аеруча үз итте. Бейджигында «Алсу» исемен күрү белән җан керә үзләренә. Күбесенең инглизчәсе чамалы, сөенеп, шундук русчага күчәләр. «Алсу, Алсу» дип кенә торалар. Менә бәла! Тыз-быз йөгерә торгач, туфлиләре аягын кырган, җитмәсә, ул аяклар сулык-сулык килеп авырта. Борычлы, төрле тәмләткечләр, үләннәр кушып әзерләнгән, авызны өтеп алып яндыра торган ризыкларына да күнегү җиңел түгел икән. Америка булмас сиңа, дип куйды ул, уңай якларын юри танымаска тырышып. Ә акылы белән барыбер дә биредәге тәртип, чисталык, муллыкка соклана иде. Эчкән, тарткан, сыра шешәсе күтәреп йөргән бәндәләрне ялгыш та очратмассың. Теләсә кайда тыныч СКАЧАТЬ