Иясез шатлык. Эльмира Закирова
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Иясез шатлык - Эльмира Закирова страница 5

Название: Иясез шатлык

Автор: Эльмира Закирова

Издательство: Татарское книжное издательство

Жанр:

Серия:

isbn: 978-5-298-03320-6

isbn:

СКАЧАТЬ башка илгә, әйтик, Грециягә китеп барасы? Анда да тел белүчеләр эш таба ала. Уңай җавап озак көттермәде. Атна-ун көн эчендә чакыру килер, көтегез, диделәр. Эш табылды, контрактка кул куелды. Монда инде Яңа ел ыгы-зыгысы. Ә Алсу чемодан җыя. Иртәгә – юлга… Уйларын бүлеп, телефоны шалтырады. Чит-ят номер.

      – Алсу, синме?! Мин – Дания, Нью-Йорктан. Хәтерлисеңме? Сине Сәрия ханым аша таптык…

      Алсу үз колакларына үзе ышанмады. Телефонның теге башында иң элек кияүгә чыгу-чыкмавы белән кызыксындылар, аннары… Аннары Дания Таһир турында сөйләп китте. Нәрсә ди?! Ул өйләнмәгән?! Ниндидер күңелсез хәлләргә тарыган?! Егетнең әти-әнисе, шул кызны ничек табарга дип, Алсу исемен телдән дә төшерми диме?! Аһ!.. Түз, Алсу!.. Таһир тагын бик якын һәм коточкыч ерак та. Хәленнән килсә, янына күбәләк булып очар иде дә… Иясез шатлык булып… Нәрсә әйтә алсын соң кыз бала?

      – Ә мин Казаннан китеп барам. Еракка, озакка… Кирәк булсам – эзләп табар… Электрон адресым үзгәрмәгән… – Каушап, теленә килгәннәрне өзек-төтек кенә әйтте дә, ашыгып, үзен үзе белештермичә, төймәгә басты.

Ике ут арасында

      Нәрсә булыр? Алда ниләр көтә? Күрешерләрме? Нишләргә инде хәзер? Алсу, җанына урын табалмыйча, җәйге киемнәрен, тигез табанлы балеткаларын бер алды, бер куйды. Аркылы-торкылы яткан рюкзак, юл сумкаларына абынып сөртенде. Барысын болгап ыргытасы килде. Менә хәзер телефон шалтыраса? Таһир, теге вакыттагыча, күрешкәч барысын да сөйләрмен дип, нейтраль урында очрашу билгеләсә?.. Китми калып та булмый бит! Үкенечле уйлар эчендә кая барып сугылырга белмичә йөдәде кыз. Ичмасам, самолёт билетлары күз алдында ята: Мәскәү—Дубай. 31.12.2011.

      Баштарак кая китәсен берәүгә дә әйтмәскә булган иде. Артык күп сөйләнеп йөреп, күз тидерүең бар! Китәме – китә, эше бармы – бар, контрактка кул куелганмы – куелган! Греция ни, Гарәп илләре ни – кемнең кемдә ни эше, янәсе. Оҗмах бакчасыдай мәңге яшел Греция депрессия халәтен юып төшерер кебек тоелган иде шул. Халкидики ярымутравы, таверналар, Урта диңгездәге ап-ак яхталар, тау тезмәләрен алыштыручы яшел үзәннәр… Әтисе, әнисе, Алсу кайчандыр шул илгә барганнар иде. Еракта калган бала чагындагыча, шундагы гасырлык платан агачын кочып, теләк телисе килде Алсуның… Һәм таштан коелган Аристотельнең уң аягының баш бармагына сул кулы белән кагылып аласы… Акыллы булыр өчен! (Шундый юрама бар анда!) Илдә кризис, апельсин җыярга барсаң гына инде дип, хыялларын сүрелттеләр кызның һәм… Берләшкән Гарәп Әмирлекләрен тәкъдим иттеләр. Алсу Дубайдагы иң зур сәүдә үзәге ресторанында официант булачак! Йөгереп кенә йөрергә туры киләчәк. Яссы табанлы балеткалар менә ни өчен кирәк! Ә Америкада, озын буйлы Таһир янында кечкенә күренмәс өчен, биек үкчәле туфлиләрдән йөргән иде!.. Таһир… Кара, нишләп һаман бер хәбәр дә бирми соң? Нинди сәер шалтырату булды бу? Әллә соң, тәвәккәлләп, үзенә җыеп караргамы?! О, юк! Чын мәхәббәтемне таптым дип, акка кара белән язды лабаса! Тик… Эчке бер сиземләү белән Алсу монда барыбер дә нидер булганын чамалый: берәр бик үткер, чая кыз йә ханым егетнең башын әйләндереп кенә мәҗбүри өйләндертмәсә, Таһир үзе андый адымга һич җөрьәт СКАЧАТЬ