Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами. Роберт Миннуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами - Роберт Миннуллин страница

СКАЧАТЬ үләт Советы депутаты булып эшләгән чорда, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, татар һәм рус телләрендәге законнарны тәңгәлләштерү комиссиясе рәисе буларак, республика күләмендәге җитди мәсьәләләрне хәл итүгә, күпмилләтле республикабызда туган телебезне, милли мәдәниятебезне, гореф-гадәтләрне һәм йолаларны саклап калуга, үстерүгә үзенең бәяләп бетергесез зур өлешен кертте ул. Аның сессияләрдә ясаган ялкынлы чыгышлары, берсеннән-берсе үткен публицистик язмалары, журналистлар белән алып барган эшлекле, тирән фикерле әңгәмәләре Татарстанга кагылышлы сәяси, иҗтимагый һәм мәдәни вакыйгаларның да, шулай ук парламентыбызның күпкырлы һәм киеренке эшчәнлеген дә ачык чагылдыра. Милләт һәм тел язмышы, халыкның тормыш-көнкүреше аның иҗатында якты чагылыш таба.

      Роберт Миңнуллинның гади эчтәлекле, халыкчан, юмор хисе белән сугарылган шигырьләре һәрвакыт депутатлык эше белән бергә үрелеп барды. Элегрәк чыккан китапларында да без аның бик җитди эшләребезнең дә төрле кызыклы һәм кимчелекле якларын яктырткан шаян котлауларын, багышлауларын, билгеле шәхесләр турындагы язмаларын сокланып укыган идек. Язучылар, тел осталары булган җирдә төрле жанрдагы иҗатка һәрвакыт юл ачык бездә…

      Парламентыбызның эше, депутатларыбызның көндәлек эшчәнлеге белән рәсми мәгълүмат чаралары даими таныштырып бара. Ә менә Роберт Миңнуллинның укучыларга тәкъдим ителә торган әлеге үзенчәлекле китабында, чыгышлар, әңгәмәләр, мәкаләләр белән беррәттән, депутатлар тормышыннан кызыклы очраклар, күңелле вакыйгалар, мәзәк хәлләр дә тупланган. Бу китап сезгә автор язмалары аша аның иҗатын, тормыш юлын һәм кичерешләрен күбрәк белергә, депутатлар тормышы һәм эшчәнлеге белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирер, озак еллар Татарстан парламентында эшләгән халык шагыйренең иҗатын тагын да тирәнрәк аңларга ярдәм итәр дип уйлыйм.

Фәрит Мөхәммәтшин,Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе

      Чыгышлар

      Күңелдә өмет уянды

(Татарстан Югары Советы сессиясендә ясаган чыгыш)

      Хөрмәтле мәҗлес рәисе!

      Хөрмәтле халык депутатлары!

      Сессия алдыннан мин мондыйрак күренешне күз алдына китергән идем. Фойе. Утырышлар залы. Менә-менә сессия башланырга тора. Совет Татарстанының, татар халкының язмышы хәл ителәчәк. Зал тулы журналистлар. Күрше республикалардан, күрше өлкәләрдән килгәннәр. Мәскәүнең, чит илләрнең танылган журналистлары – фотокорреспондентлар, тележурналистлар, репортёрлар – депутатлардан интервью ала… Ни өчен дисәң, ил күләмендәге тарихи вакыйга гына түгел бу. Олы бер халык, олы бер республика бәйсезлек яулый! Әмма юк шул… Бирегә килгән журналистларның һәммәсе дә үзебезнең Казанныкылар, Матбугат йортында эшләүче коллегаларым. Күреп торасыз: безнең бүгенге республикабыз, автономия буларак, дәүләт берәмлеге буларак, хәтта Союз күләмендә дә бернигә дә тормый, беркемне дә кызыксындырмый. Бу чыннан да шулай!

      Безнең татарлар 70 ел буена «совет кешесе» сыйфатында коммунизм төзеде, Бөек Ватан сугышында, Әфганстанда «рус солдаты» псевдонимы белән сугышты. Хәтта зур юбилейларда да, бәйрәм тантаналарында да без фәкать күзәтүче сыйфатында гына катнаша алдык; чөнки анда иң «лаеклы» халыклар һәм милләтләр генә – унбиш союздаш республика вәкилләре генә хуҗа иде. Ә инде дөнья җәмәгатьчелеге өчен без, гомумән, беркем дә түгел. Безнең барлыкны белмиләр һәм белергә дә теләмиләр. Бу бер дә без бәләкәй халык яисә бәләкәй республика булганнан түгел, ә республикабыз хокуксыз булганга күрә шулай. Лихтенштейн дигән бер ил бар. Карлик ил. Шушы көннәрдә генә аның Берләшкән Милләтләр Оешмасы әгъзасы булачагы турында хәбәр булды. Шунда мин бернинди дә хокукы булмаган Татарстаныбызны уйладым, гарьләнү һәм кимсенү хисләре кичердем. Миңа калса, дәүләт суверенлыгы турындагы Декларациягә менә мондый эчтәлекле пунктны, һичшиксез, өстәргә кирәк: «Татарстан ССР үзенең вәкаләтле вәкиллекләрен ССР Союзында, союздаш республикаларда, шулай ук чит илләрдә ача ала». Моңа мохтаҗлык бүген үк бар инде.

      Мин биредә классикларыбызның, җәмәгать эшлеклеләребезнең суверен республика файдасына әйтелгән яисә язылган сүзләрен, фактларны, саннарны китереп тормыйм. Соңгы айларда матбугат битләрендә алар күп булды. Декларация проектын тикшерү кискен төстә барды. Бу мәсьәләгә битараф калучы, мөгаен, булмагандыр. Суверенлык турындагы фикерләр саллы да, төпле дә, эмоциональ дә, шул ук вакытта каршылыклы да. Бәйсезлеккә каршы язылган мәкаләләрдә еш кына, минем карашымча, сәер бер сүзтезмә очрый. Янәсе, «шәхсән мин үзем суверенлык яклы, ләкин…» Шуннан соң инде контрдәлилләр санап кителә. Ул субъектив һәм бик тә шикле фикерләр минем үземне дә, сайлаучыларымны да берничек тә ышандыра алмаслар. Нәрсә генә булмасын, без бу сессиядә суверенлык турындагы Декларацияне игълан итәргә бурычлыбыз. Кайчан да булса без дә цивилизацияле нормаль бер илдә яшәргә тиештер бит инде?!

      Барыбыз да белә: соңгы вакытта, көтмәгәндә-уйламаганда, безнең белән Мәскәүдәге иптәшләр кызыксына башлады: төрле галимнәр, политологлар, социологлар, төрле партия лидерлары. СКАЧАТЬ