Бөртектән – көшел / Из колосьев сноп. Ильдар Низамов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Бөртектән – көшел / Из колосьев сноп - Ильдар Низамов страница 2

СКАЧАТЬ ашкынып тормыйдыр әле, – диде.

      Авылга кайтып төшкәч үк, ул, малайны тизрәк куандырырга теләптер, ахры:

      – Уенчыкларыңны җыеп маташма инде, улым, тагын бер атнага калырсың, бакчагыз ябылган икән, – дияргә ашыкты.

      Әмма ни күрик: кинәт кенә малайның сөмсере коелды да төште, башы иелде, һич көтмәгәндә күзендә ике бөртек яшь тамчысы күренде. Барыбыз өчен дә көтелмәгән хәл иде бу. Әбисе хәтта авызына китергән чынаягын кире куйды.

      – Бакчы бахыркаемны, балавыз ук сыга башлады ич бу. Әйт әле, нәрсә дип шулчаклы ыргыласың калага? Асфальтыгыз ут кебектер, ялантәпи басармын дип уйлама да, сагынырсың чирәмне. Сыек сөтегезне ташка үлчим дә дару исе килгән суыгызга ни әйтим. Әйдә, утыр әле үз кырыма җәһәтрәк, әле генә җиләк алып кердем, капкалап ал.

      Малай, әбисенә күтәрелеп тә карамыйча, йөгереп килеп, әнисенең итәгенә сарылды.

      – Өйгә кайтам! – диде ул, баягысыннан да ялварулырак һәм тагын да таләпчәнрәк итеп.

      Ничектер бик тә якын булып ишетелгән менә шул тавыш һәм бик таныш тоелган әлеге күренеш һич көтмәгәндә мине икенче бер дөньяга, гомерем баскычының беренче басмаларына төшереп куйды. Яшен вакытында бер генә мәлгә ачылып, яктырып киткән тирә-як сыман, балачагымның еракта калган бер почмагы гөлт кабынып, якты нурларга коенып алды.

      …Ул вакытта миңа алты яшь кенә иде әле. Сугышның бөтен явызлыгын күз алдына китереп бетерә дә алмаганмындыр. Әмма бер нәрсә көн кебек ачык: ашарга җитмәүдә шул сугыш кына гаепле, чөнки әти сугышта, ә әти безгә бик тә, бик тә кирәк иде; аның монда калган киемнәре, кирәк-яраклары, өйдәге башка затлы әйберләр кебек үк, күптән инде онга, бәрәңгегә алмашынып беткән. Үзе кайтса, алмаштырырга яраклы тагын берәр нәрсә алып кайтмыйча калмас иде әле.

      И-и-их, ул кайтса, Фатыйма апа килгәндә була торган бәйрәмнән бер дә ким булмас иде. Ул апа – әнинең туганы – башка авылда тора. Балалары юк. Килгән саен аның ялтыравыклы күн сумкасында безгә берәр тәм-том булмый калмый. Перәннек, печенье дигән тәмле нәрсәләрне без беренче тапкыр шул могҗизалы сумкадан авыз иттек.

      Перәннекне тешләп ашау юк инде ул, ике куллап тотасың да баллы ялтыравыгын гына ялыйсың. Шулай да ул күз ачып йомганчы эри дә бетә. Апа исә бик тиз бушаган сумкасын каккалап ала да килгән саен әйтә торган сүзләрен тезә:

      – И-и-и, Гафифә, бигрәк ишлесез, ничек ашарга җиткерәсең боларга, җаным.

      – Биш кенә бөртек ич алар, апай, – дип елмайгандай итә әни, – бездә тугыз-ун җан белән калганнар да аз түгел…

      Җәй башында апа тагын килде. Бу юлы аның гадәттәге сүзләре озынрак булды:

      – Әллә берәрсен миңа биреп җибәрәсеңме, Гафифә, яшелчә өлгерә, бал аертыр вакыт җитә, синдә, ичмасам, бер кашыкка булса да кими торыр.

      Әни башта, һәрвакыттагыча, безнең өчен борчылуына, кайгыртуына аңа рәхмәтләр укыды, аннары көтмәгәндә генә мине мактарга тотынды, янәсе, үсте инде, каз бәбкәләре дә карый ала, өй сакларга да ярарлык, түтәлдән чүп тә утый.

      Аның кая таба сукалавын барыбыз да тиз төшендек. Туганнар СКАЧАТЬ