Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1 - Мухаммет Магдеев страница 36

СКАЧАТЬ бүрек колакчыннары самолёт канатыдай җәелгән, әйтерсең аны инде дөньядагы иң көчле тормозлар да туктатырлык түгел.

      Без ашыгыч кына чишенеп йокыга ятабыз. Хәзер – иң кызыгы. Ашханә бездән өч йөз метрлар чамасы. Әркәшә хәзер анда барып җитте. Әлбәттә, бозлы ишеккә аркылы салган тимердә ат башы кадәр йозак күрде. Күңелсезләнде. Аннан шикләнеп кайтырга чыкты, һәм кайтканда барысын да аңлады. Шәфкатьсезләр болар… Үзләре укытучы булырга йөриләр. Чебен иманы юк аларда. Шушы салкында. Кешене мыскыл итәм дигәч тә.

      Бүлмә тып-тын. Мич алдында чи усак утыны гына ялтырап ята. Ясалма рәвештә гырлыйбыз. Әркәшә акрын гына чишенә. Мыркылдап сүгенә. Аның иң каты әйтә торган сүгенү сүзе бар: әҗәткана. Шуны мыгырдый. Чыдый алмыйча пырхылдап көлеп җибәрәбез. Бүген көн әйбәт, күңелле узды.

      Иртәгесен без Зарифуллин белән леспромхоз конторасына китәбез. Сәгать алтыда анда инде каравылчы мичкә яккан була. Нәкъ алтыда телефон трубкасын рычагыннан алып өстәлгә куябыз. Аннан сызгырган тавыш ишетелә. Әллә кайдагы бураннар арасыннан ысылдый-ысылдый, мең газап белән Мәскәү дикторының тавышы ишетелә. Район элемтә бүлегеннән диктор тавышын бүлдертә-бүлдертә сызгырталар. Сторож карт әйтә, ишетелсен өчен ток өстиләр, ди. Зарифуллин белән без көнаралаш диярлек шулай радио тыңлыйбыз. Сугыш бетсә, хәбәрсез югалган абыйсы һичшиксез табылыр дип ышана Зарифуллин.

      Мичтә шартлый-шартлый коры утын яна, сторож карт мич каршында тәмәке суыра. Тыштагы салкын буранда өй түбәләре чытырдап ала. Мәскәүдән җанга якын тавыш ишетелә. «Икенче һәм Өченче Украина фронты гаскәрләре январь аенда дошманның куәтле контрударларын кире кагып, аның элек чолгап алынган эре группировкасын тулысынча юк иттеләр һәм 13 февральдә…» Совинформбюро хәбәрен ишеткәч, кышкы салкын да тиздән бетәр кебек тоела, без Гыйззәтуллин алып кайткан чәйне бергәләп эчәргә тулай торакка китәбез. Кайнар чәйгә «император Веспасиан» да килеп утыра…

      Сугыш турында хикәяләр

      Складта бәрәңге әрчегән төнне күңелле була. Беренчедән, ул төнне төне буе ашыйсың. Кәбестә, кишер, суган – нәрсә бар, барысын да. Икенчедән, ул төннән соң дәрескә бармаска рөхсәт ителә. Иртән сәгать өчләрдә кайтып йокыга таласың, таласың… «Минем иртәгә дәрескә барасы юк бит әле» дип йокыга яту – үзе бер ләззәт. Иртән кычкырышып сикереп торалар, чәйгә йөгерәләр, бераздан бүлмәне җыештыралар. Син боларның барысын да сизеп йоклыйсың. Аның саен йокыга тәм керә бара. Менә-менә сине караватың-ниең белән күтәреп күчерәләр, менә кемдер мыш-мыш килеп синең карават астында идән юа, җәфалана, ә синең эш – йоклау! Рәхәт бу дөнья. Менә сине яңадан үз урыныңа күчерәләр, ашыгып дәрескә чыгып йөгерәләр. Бөтен төкләрең белән сизеп йоклыйсың: менә педагогика укытучысы класска керде, менә берәүне бастырды, теге малай, әлбәттә, газап чигә, ә син киерелеп йоклыйсың… Сиңа бу вакытта берни дә кирәк түгел, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга физик тәрбия бирү мәсьәләсе дә, гөберле баканың ашказаны системасы да, сыйфат ясагыч кушымчалар да, хәтта Елизавета патшаның ничә күлмәге булуы мәсьәләсе дә сине кызыксындырмый. Ләкин складта уздырган төннең тагын бер күңелле ягы СКАЧАТЬ