Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1 - Мухаммет Магдеев страница 33

СКАЧАТЬ иртәнге 6 да йокыдан торырга. 6 сәгать 30 минутка кадәр шәхси гигиена – гимнастика, диелгән. 6 сәгать 30 минуттан 7 сәгатькә кадәр иртәнге аш. Аннан ярты сәгать өй җыештыру, мәктәпкә әзерләнү. Сәгать 8 дә дәрес башлана. Режимның соңгы яртысы бераз сәеррәк: сәгать 2 дә – көндезге аш. 2 дән 4 кә кадәр – уен. Тимераякта, чаңгыда шуу. 4 тән 7 гә кадәр дәрес хәзерләү. 7 дә – кичке аш. 8 дән 9 га кадәр әниеңә булышу. 9 дан соң 15 минут кичке прогулка һәм башкалар, һәм башкалар. Укытучы бу кәгазьнең почмагына үзенең имзасын куйган. Янәсе, шулай дөрес, шулай кирәк.

      Әлтафи бу режимның никадәр үтәлгәнен бик яхшы белә. Крестьян баласы синең расланган кәгазеңнән башка да йокыдан сикереп тора. Һәм 6 да түгел, 5 тә. Аның шәхси гигиенасына да ярты сәгать китми – киез итек элеп, бозлы баскычтан төшеп, лапас кырына барып йомышлап киләсе дә почмак яктагы комганнан битенә ике уч су тиерәсе. Иртәнге гимнастика, имеш. Ишегеңне буран күмеп киткән булса – мә сиңа гимнастика… Ә сыерга башак бирү? Ә утын кертү? Ә баскычны себерү? Су алып кайту? Гимнастика, имеш. Раз-двалап ятасы, янәсе. Янәсе, иртүк торуга тәнеңне юеш сөлге белән сөрт. Ә төне буе салкын өйдә куырылып ятып тез буыннарың сызласа? Ә буран төне буе тәрәзә карындыгына өреп, аны зыңгылдатып чыкса? Ишек янындагы сулар боз булып катса? Юеш сөлге белән, имеш, ачуым килмәгәе…

      Аннан – ашау. Иртәнге аш, көндезге аш, кичке аш. Өч тапкыр ашарга әндри казнасы бармыни монда? Көндез аш буламыни, наданнар! Көндез – урталай ярып пешерелгән бәрәңге дә чәй. Аш булса кич була. Бәрәңгене ваграк турыйсың, тагы да куерак булсын өчен, угычтан да бераз уздырасың. Менә сиңа кичке аш.

      Юк, Әлтафи – реализм тарафдары. Әйтсеннәр аңа турыдан-туры: авыр, Хәлимов, дисеннәр, но чыдарга кирәк. Режим кәгазен сәгать астына ябыштырып, аның сеңелләрен, энеләрен тилмертмәсеннәр. Режимны дөнья үзе салды инде аны. Хәлимовларга режим кырык беренче елның июнендә салынды. Ул режим мәктәп балаларына гына түгел, әнә теге зур киез итекләрнең төбенә тәпиен җиткерә алмыйча төпсез ыштаннан бөтен булганын күрсәтеп йөрүче ташбаш малайга да кагыла. Әтиләре сугышка чыгып киткәндә, тугызынчы июльдә, саубуллашкан чакта әйтте:

      – Улым, Әлтафи, – диде, – сезнең төп бурычыгыз – бер-берегезне карашып, терәк булып яшәү. Авыр булыр. Түзегез. Тешегезне кысып түзегез. Но кайтсак – икенче төрле итеп яшәрбез. Әниегезгә ярдәм итегез, сүзен тыңлагыз. Әниегез сүзе – минем сүз, минем сүз – хөкүмәт сүзе.

      Менә ичмасам аңлашылырлык итеп әйтте. Менә бу чынбарлык иде. Әлтафи бу сүзләрне шәхси кешенең сүзләре генә итеп түгел, чыннан да, хөкүмәт сүзе итеп күңеленә беркетте. Шуның өстенә хөкүмәт тә эшнең авыр икәнен яшермәде: безнең алдыбызга, диде Сталин, шундый мәсьәлә килеп басты: яшәргәме, яшәмәскәме. Хөкүмәт ышаныч белдерде: безнең эшебез, диде, хак эш; дошман тар-мар ителер; җиңү безнең якта булыр. Бу сүзләр барысы да Әлтафиның яшь миенә тирән сызык булып сызылдылар. Шуңа күрә ул бервакытта да борынын салындырмады. Авыр икән, авыр. Ә инде иртән торуга юеш сөлге белән тәнеңне сөртүгә калса, гафу итәсез. Әнә Әлтафиның кечкенә энесе, теге олы итекләрнең төбенә аягы җитми торган малай, берәүдән дә сорап тормый. Аның үз СКАЧАТЬ