Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1 - Мухаммет Магдеев страница 35

СКАЧАТЬ авылга безнең разведчик барып керә дә төн уртасында өй эченнән отрядына сигнал бирә: морҗадан ут көлтәсе чыга. Шуны эффектлырак итеп эшләү өчен, безнең инде бер атнадан бирле бәхәс, көрәш бара иде. Бүген Әлтафи методын сынамакчы булдык. Морҗаның коесы туры икән. Ягъни, юшкәсен ачкач, мичкә башыңны тыксаң, күк йөзе күренә. Караңгы төшүгә шул сигналны биреп карарга булдык, Әлтафи шул максат өчен авылыннан чирек литр керосин алып килгән икән. План буенча болай: Гыйззәтуллин бер кәгазьгә ут төртә дә мичкә тыгып тотып тора. Әлтафи шешәдән авыз тутырып керосин ала да мичкә бөркә. Ут көлтә булып морҗадан тышка чыга. Моның караңгы төндә Әлтафиның туган авылы Мөрәлегә хәтле күренүе мөмкин икән. Без тышка ыргылдык. Караңгы салкын кичтә морҗа башына карап озак тордык, ут күренмәде. Аяклар туңа башлагач, керергә дип тора идек, кинәт кенә ишек ачылды да, бөке шикелле атылып, Гыйззәтуллин чыкты. Чыкты да шунда ук, тәгәрәп, уң кулын карга батырды. Без ниндидер хәвеф булганын сизенеп эчкә ыргылдык. Мич янында Әлтафи уынып тора иде. Керосин дигәне бензин булып чыккан Әлтафиның! Бу сугыш вакытында чын керосин калдымыни соң, ачуым килмәгәе! Бензин Әлтафиның авызына капкан, кашларын, керфекләрен яндырган. Күзләрен йомган Әлтафи, без кергәч, хәрәкәтсез калды. Кашсыз, керфексез кеше бер дә матур булмый икән: нәкъ император Веспасиан бюсты булган да куйган Хәлимов! Гыйззәтуллин да кулына өрә-өрә тыштан керде. Егетләр чыдадылар, берәр сәгать бу турыда бәхәсләшкәч, бүлмәдә гадәти тормыш башланды.

      …Мин, үземнең сабырсызлыгымны яхшы белгәнгә күрә, көндез үк иртәгәге көннең ипиен Зарифуллинга биргән идем.

      – Сандыгыңа биклә дә әллә нәрсәләр әйтеп ялынып сорасам да, иртәгә көндезсез бирмә, – дидем.

      Зарифуллин риза булды. Ачкыч аның чалбар каешына гына бәйләнгән.

      Кышкы кичне тамак бигрәк тә усал итеп ача. Җәен алай түгел. Кышкы кичтә тамак ачу – газап. Шахмат уйныйбыз. Колак янында гына Әркәшә – мин уйнаганны карап тора. Лыч-лыч ипи чәйни, дуңгыз. Бүген ике көнлекне берьюлы биргәннәр иде. Ипи исе минем борынга килеп керә, тамак төбен җыера, күзгә яшь китерә. Җылы, дымлы, кәрәзле ис бу. Тәмле ис бу. Мин күрә торып атны ычкындырам. Бераздан – бер пешканы.

      – Синең белән уйнадың ни, уйнамадың ни, – дип, Зарифуллин теш ыржайта. – Мә, ферзене биреп уйныйм.

      Минем борын төбендә теге ис.

      – Ач сандыгыңны, бир ипине, – дип пышылдыйм мин Зарифуллинга. Зарифуллин шаркылдап көлә.

      – Һа, ачмый торсын әле. Син мине әллә гел сандык ачып, сандык ябып йөрергә кладовщик дип белдеңме?

      – Бир дим ипине, мин уйнап бетерә алмыйм.

      – Ә үзең нәрсә дидең?

      – Нәрсә дидем соң? – Мин инде нәрсә әйткәнемне хәтерләрлек дәрәҗәдә түгел идем.

      – Нәрсә дидем, нәрсә дидем. Синең ход, давай…

      – Юк, уйный алмыйм. Бир ипине.

      – Бирмим и вчу. Күпме ялынсам да бирмәссең, дип үзең кисәтеп куйдың.

      Мин ялынуга күчтем.

      – Бир, СКАЧАТЬ