Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1 - Мухаммет Магдеев страница 34

СКАЧАТЬ торган бер апа бармагын төртеп синнән сорый: «Фронт өчен син бүген нәрсә эшләдең?» Яхшы билге алу, ди немец теле укытучысы, фронтка ярдәм. Менә бу ичмасам мәсьәләнең конкрет куелышы. Атка кенәгә ачып шефлык итү генә түгел бу. Аннан соң коридорның икенче башында бер шигырь бар. Плакат формасында эшләнгән. Моны шулай ук немец теле укытучысы үз кулы белән язып элде.

      Тупла, иптәш, бөтен иҗатыңны,

      Бөтен көчең, акыл, сәләтең,

      Якынайту өчен кан эчүче

      Фашизмның үлем сәгатен.

      Менә шул ике плакат, училищеның ишеген ачып килеп керүгә, бөтенләй икенче атмосфера тудыра. Әлтафи әнә шул конкрет, кырыс атмосфера кешесе. Ул – реаль дөнья кешесе.

      Училище студенты Хәлимов үзеннән кече туганнарының да шундый булып үсүләрен тели. Ә «Осоавиахим» ул класста кушылган матур исем генә…

      Император Веспасиан чәй эчә

      Тулай торакның үз тормышы, үз тәртипләре, үзенең эчке дөньясы бар. Монда комедия, драма жанрлары чиратлашып килә.

      Кич. Морҗа инде суынган. Дәресләрне хәзерлисе бар. Ятып кына йоклыйсы иде – тыелган. Сәгать унберсез ятарга рөхсәт ителми. Укытучылар тикшереп йөриләр. Зарифуллинның ризасызланып дулый торган гадәте бар. Ул җиңел холыклы. Фатирда торганнарны кем тикшереп йөри? Үз өендә торып укыганнарны кем тикшерә? «Әгәр мин дәресемне яхшы беләм икән, минем ничәдә ятып йоклавымда кемнең ни эше бар?» – дип дулаган була ул. Ләкин Әлтафи немец теле укытучысының бер мәкале белән аның авызын каплый:

      – Чебен дулап тәрәзә вата алмый.

      Шуннан китә маҗаралар. Караңгырак почмактагылар тикшерүче укытучы чыгып китүгә чишенмичә генә урыннарына тәгәриләр. Мәсәлән, Әркәшә гел шулай. Аның эш рәхәт: иртән ашханәгә кайнар чәй алырга йөгергәндә аның кеше шикелле ашык-пошык киенеп ятасы булмый. Ул беренче булып барып җитә.

      Бүген маҗаралар дәрестән соң ук башланды. Төшке аштан соң утыннар ярып, мичләргә ягып томалауга ашханә залына җыйдылар. Колхозларга бер бригада язучылар чыккан да, шуларның берсен училищега чакырганнар. Муенына калын мамык шарф чорнаган, кыршылган язгы пальтолы, аксыл чәчле бер абзый – язучы икән. Әлбәттә, тере язучыны барыбызның да беренче күрүе иде. Үзенең әсәреннән өзек укырга керешкәнче, язучы башта кереш сүз сөйләде. Шаккатып тыңладык.

      – Иптәшләр, – дип башлады ул, – хөрмәтле дуслар, укытучылар, студентлар һәм залда утыручы башка хезмәткәрләр, рөхсәт итегез, сезгә, хөрмәтле дусларга, укытучыларга, студентларга һәм бу залда утыручы башка хезмәткәрләргә, бездән, республиканың язучыларыннан, шагыйрьләреннән, драматургларыннан һәм барлык каләм әһелләреннән, безнең кайнар сәламебезне, ихтирамыбызны һәм сезгә, яшьләргә, яшь буынга, киләчәкне төзүчеләр буынына булган ышанычыбызны, өметебезне һәм сезнең, училище студентларының, иң ихтирамлы хезмәт юлын сайлап алган яшьләрнең, үзләрен киләчәк буынга тәрбия бирүгә багышлаган егетләрнең, кызларның һәм…

      – Бу СКАЧАТЬ