Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7 - Мухаммет Магдеев страница 17

СКАЧАТЬ да көтмәделәр, колхозның отчёт-сайлау җыелышында халык, ай-вайга да карамастан, Исламны яңадан бертавыштан председательлеккә күрсәтте. Ул вакытта Ислам ике көн буе ике постта берүзе торып калды. Аннан ашыгыч авыл советы сессиясе җыйдылар һәм, «башка эшкә китүе сәбәпле», Исламны авыл советы председательлегеннән азат иттеләр.

      Фәйзи авылга кайткалап йөри – боларны белә иде. Тыныч йокы, дускай, сиңа мондый ял бик сирәк эләгәдер…

      Фатыйх исә палаткага кереп тормаган, «газик»ның арткы утыргычына сузылып яткан да аякларын ачык ишектән салындырган, теге вакыттагыча тыныч, тавышсыз йоклый, әмма аның йокысы бик зирәк, аз гына шылт иттеңме – ул уяна. Сандугач йокысы. Җиңел холыклы кешеләрнең йокысы шундый була. Фатыйх – җиңел, тиз кыза, тиз сүнә. Телгә дә җор, тиешле сүзне вакытында таба, әйтә белә. Бервакыт аның хуҗалыгын карарга үзәктән зур начальник килгән. Икмәкнең ишелеп уңган елы, элеватор эшкәртеп бетерә алмый, ишегалдында сары гәрәбә тавы, бодай көшеле барлыкка килә. Явымнар башланса – ят та үл! Борчулы вакыт… Үзәктән килгән иптәш Фатыйх белән бодай тавы янында басып тора һәм болай ди:

      – Менә минем өстә шундый ачык таулар ике йөздән артып китте хәзер, – ди. – Менә син минем чәчләремне кара. Синдә әле хыянәтчел ак кылның заты да юк…

      – Һи-и, иптәш начальник, – ди Фатыйх, уйлап та тормыйча, – баш андый түгел бит, чәчне агарта торган түгел ул…

      Фатыйх гел шулай – авыр вакытта да ыңгырашмыйча эшли, оптимист булып кала, көлә белә. Аның мышнаганы да ишетелми – йоклыймы ул машина эчендә, әллә уйланып ятамы?

      Ә менә Фәйзи үзен белеп тора – бүген йоклый алмаячак ул. Бүгенге төннең озын булуын тели ул. Көнбатыштан тагын гөлдерәү ишетелде, камышлар тагын сөйләшеп алдылар, сүнеп барган учакның эссе көленә, чыш-пош килеп, яңгыр тамчылары төште. Көньяктан төнь-якка кадәр булган шәфәкъны иңләп кара-зәңгәр болыт каплаган һәм тоташ мәһабәт дивар булып акрын гына монда таба килә иде.

      Фәйзи учак янындагы брезентка чалкан ятты. Битенә сирәк вак тамчылар төшеп кытыклый, күзне-колакны кычыттыра, әмма баш астына салган кулларны аласы, кыймылдыйсы килми иде. Җир сулый, елга камышлары серләшә, күк гөрелти-гөрелти бу якларга болыт куа, дымсу җил әйләнә-тирәдәге бөтен нәрсәне – суны, камыш-ларны, үләннәрне сыйпап уза, иркәли, сөя иде.

      Инде яктырырга да вакыт җитте, әмма Фәйзи бу җылы төннең озаккарак сузылганын теләде. Аның күңелендә моңарчы кичермәгән исемсез бер хис туды. Ул хис әле бәя бирерлек дәрәҗәдә формалашмаса да, мәгәр аңа инде бер нәрсә ачыкланды: бу җылы төн, учак янында кара-каршы утыру аларның өчесенең дә кан тамырларында утыз елдан артык йөргән кирәксез таш бөртеген эреткән, һичшиксез эреткән, болар өчесе дә бу төндә табигать балалары булып калганнар, дөньяның бөтен мәшәкатен, ыгы-зыгысын онытып, табигать кочагына сыенганнар иде.

      Канны сафландыра, сулышны иркенәйтә торган гөрелте һаман якынлаша иде…

      Каны, йөрәге тынычланган Фәез СКАЧАТЬ