Название: Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт
Автор: Разиль Валеев
Издательство: Татарское книжное издательство
isbn: 978-5-298-02888-2
isbn:
– Җибәр! Сиңа тигән кеше юк бит.
– Әгәр тагын кызларга кагыласы булсаң, тәмәкенең кайда үскәнен күрсәтермен мин сиңа. – Ачудан Рифкатьнең тавышы калтырап чыга иде.
Рифкать, синең белән нигә кул пычратам дигәндәй, җирәнгән кыяфәт белән егетне этеп җибәрде.
– Бар, әниең янына кайт. Сөйләшергә өйрәнмичә монда күренәсе булма.
Сары баш сөрлегеп китте, ләкин егылмады, барган уңайга гәүдәсен турайта-турайта, куаклар арасына кереп югалды. Моңа кадәр, кузгалырга да куркып, бер урында шым торган дүрт егет аның артыннан иярде. Бераз баргач, алар, туктап, куак төбендә казына башладылар.
– Ни эзлисез анда? Әллә җир тишегенә кереп качмак буласызмы? – Ниһаять, Илдус та телгә килде.
– Синең кебек бер бәләкәй малаебызны шушында калдырган идек. Еламасын дип. Шуны таба алмыйбыз. – Озын буйлы егетнең тавышы тагын көрәйгән, аңа элекке усаллыгы кире кайткан иде.
– Кара аны, артык шалтырама, баганаң башына фонарь элеп куймасыннар. – Илдус бер-ике адым алга атлап куйды.
– Ташла, Илдус, тәмәке төпчеге эзлиләрдер, – дип, Рифкать аның итәгеннән тартты. Аннары гитарасын, солдатлар автомат аскан сыман, җилкәсенә шудырып куйды да уң кулын дустының иңбашына салды һәм әкрен генә атлап китте. Үзе гамьсез генә сызгыра, үзе тегеләргә таба бара. Аның артыннан башкалар да иярде. Агач төбендә казынучы сары башның кулында нидер бар иде бугай, шуңа күрә исе китми, сукмак уртасында басып тора. Аның артында «тән сакчылары» караеп күренә. Ләкин, үз өстенә тоташ стена булып килүче малайларны күргәч, ул югалып калды, бераз таптанып торды да, кыеклый-кыеклый атлап, әкрен генә китеп барды.
– Аракы исе аңкый үзеннән, – диде Галия.
– Кесәсенә ниндидер тимер салды, тагын берәрсенә бәйләнә инде болар, – дип өзгәләнде Илдус. – Өченчекөн генә бер егетнең башын ярганнар иде.
Ләкин болар сөйләшеп торган арада колга егет тә, аның иптәшләре дә юкка чыккан иде инде. Тегеләйгә чабып карадылар, болайга йөгерделәр – җир астына кереп киттеләрмени, эзләре дә юк.
– Фу, бандитлар, – дип, алар югалган якка йодрык күрсәтте Әнфисә.
– Борын салындырмагыз, әйдәгез, көлегез әле, – диде Рифкать. Аннары, нәрсәдер исенә төшергәндәй, кинәт кенә кычкырып җибәрде: – Рөстәм, Галия, Серёжа, Илдус, Тәлгать, әйдәгез Саша янына!
– Ни сөйлисең, Рифкать, безне бу вакытта кем больницага кертсен? – диде Тәлгать.
– Ә без кермәбез, тәрәзә төбендә генә торырбыз. Гитара уйнарбыз, җырларбыз.
– Берүзенә күңелсездер аның, – дип, Әнфисә Рифкатьне куәтләде.
– Хәле бик авыр аның, малайлар, безнең күршедә табибә тора, шул әйтә, терелеп чыгуы да икеле, ди.
– Әйе, әйе, – дип, Серёжаны баш кагып тыңлады Илдус. – Умыртка сөяге сыну уен эш түгел.
– Киттек, егетләр, киттек! – диде Рифкать һәм, дәртләндереп, егетләрнең җилкәләренә суккалады да, гитарасын СКАЧАТЬ