Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт. Разиль Валеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт - Разиль Валеев страница 17

СКАЧАТЬ style="font-size:15px;">      Рифкать бермәл уйларыннан арына алмый торды. Чалгы тавышы әкренләп тоныкланды, печән пакусы күзгә күренеп ерагайды-ерагайды да бөтенләй күздән югалды. Колакка машина гөрелтесе кереп тулды, өлкән лейтенант Киреевның өзек-өзек сүзләре ишетелде:

      – Десантниклар! – дип кабатлады ул.

      Башка вакытта аның һәр сүзе бик тә ачык булып, авызыннан гаҗәеп олы борчак тәгәрәп төшкән кебек ишетелә иде. Ә бүген каршы искән машина җиле сүзләрне әле бер, әле икенче якка очырта, шуңа күрә җөмләсе, машинада барганда язылган хат юллары кебек, тигезсез чыга, авазлары, сүзләре калтырый, аслы-өсле килә.

      – Без бүген дошман тылына төшәчәкбез, – дип дәвам итте Киреев. – Һәр адымыгызны үлчәп атлагыз, һәр хәрәкәтегезне уйлап эшләгез! Ашыкмагыз, кабаланмагыз! Иң мөһиме: һәркем үзе өчен дә, янәшәдәге иптәше өчен дә җавап бирсен! Һавада вакытта ук бер-берегезне югалтмаска, бергә булырга тырышыгыз. Сез бүген үзәк штабтан килгән комиссия каршында, ил каршында, Ватан каршында сыналасыз. Әйдәгез, десантникларның кем икәнен күрсәтик!

      Өлкән лейтенант ничек башлаган булса, шулай капыл гына сөйләүдән туктады, уңайсызланып кына елмайды. Әле яңа мыек чыгып килгән бу егетләрне ни көтәсен яхшы белә ул. Шуңа күрә аларны җилкендерәсе, берәр җылы сүз әйтәсе килә. Ләкин андый сүз табылмый да табылмый.

      Киреев, ни әйтергә белмичә, егетләргә карап-карап торды да:

      – Җыр башларга! – дип кычкырды.

      Шуны гына көткәндәй, Вагыйз әллә кайдан, эчтән чыккан тавышы белән җырлап та җибәрде. Аңа казах егете Тансык кушылды, аннары грузин Гурамның тамак төбеннән калтырап чыккан авазы ишетелде. Аларны Коля, Виктор, Илдус – бөтен взвод күтәреп алды. Ә Рифкать авызын кыймылдатып кына торды, җырламады. Мондый да бай тавышлы гаҗәеп хорны беркайчан да тыңлаганы юк иде аның. Дөрес, алар бик еш җырлыйлар, ләкин бүгенге җыр, караңгы төндә тын далада яңгыраган җыр, моңа кадәр җырланган бар җырлардан да матуррак кебек иде, ул күңелне чеметеп-чеметеп ала, сулык-сулык китерә иде. Казах далалары киңлеге дә, рус бәйрәмнәренең шашкын дәрте дә, грузин тауларының кайтавазы да, татар моңнарының моңсулыгы да бар иде бу җырда.

      Рифкать тагын бераз ләззәтләнеп, хыялланып тыңлады да, үзе дә сизмәстән, ирексездән җыр агымына ияреп китте:

      Без – канатлы десант солдатлары,

      Бөркет булмый безгә ярамый.

      Җыр, машина гүләвен, җил сызгыруын басып, япан далага таралды, агач ботакларын сыйпап узды. Аны арттан килүче машинадагылар күтәреп алды. Бер мизгелгә десантниклар үзләренең хәрби өйрәнүгә баруларын да, алда мең-мең сынаулар торуын да оныттылар. Бөтен җирдә, бөтен дөньяда бары тик җыр, шушы җыр гына калды, ул әле генә боегып утырган егетләргә канат куйды, йөрәкләргә дәрт, кыюлык өстәде, аларны бөркет итеп күккә күтәрде.

      Машина тормозлары ачы итеп шыгырдады. Солдатлар дәррәү җиргә сикереп төштеләр. Җыр, басу өстендәге тургай кебек, һавада тирбәлеп калды. Төшкән уңайга тезелделәр дә, СКАЧАТЬ