Название: Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт
Автор: Разиль Валеев
Издательство: Татарское книжное издательство
isbn: 978-5-298-02888-2
isbn:
Бу арада нишләп хат килми икән аңа? Тәлгатьтән дә җавап юк. Инде язганына ике атна булды бит. Әллә акыл өйрәтә дип үпкәләде микән? Ниләр язган иде әле ул аңа? Монда хат язарга вакыт бик аз кала. Шуңа күрә ул язасы сүзләрен юлда йөргәндә йә берәр җирдә ялга туктаганда уйлап куя, ә инде казармага кайткач, аларны бары кәгазьгә генә төшерәсе кала. Шулай иткәч, шома да, тиз дә булып чыга. Хатларны төрле итеп, кызык итеп язасы килә аның. Ләкин яза башлагач һаман шул бер чамадан артмый.
«Исәнме, Тәлгать! – дип авыз эченнән сөйләнде Рифкать (хатны һәрчак «Исәнме» дән башлый ул). Исәнме!
Сиңа солдат сәламнәре юллаучы дустың Рифкать. Бераз үзем турында язып китәм. Хатыңны алдым, бик зур рәхмәт. Дөресен әйтик, сез анда, теге җырда җырланганча, мине бөтенләй онытып бетергәнсездер инде.
Минем хезмәт яхшы бара, кәеф әйбәт, спорт белән шөгыльләнәм. Көннәр бик эссе тора, бөркү, түзәрлек түгел. Монда инде чия өлгерде, бар халык шуңа ябырыла. Кичә «Унике урындык» фильмын карадык, шунда сине искә төшердем. Тиздән минем хезмәт итә башлаганга сигез ай тула. Озакламый, шушы айда, хәрби өйрәнүләр булырга тиеш. Менә үзем турында шулар гына. Хәзер көндезге сәгать бер. Әле генә мунчадан кайттык.
Тәлгать, безгә кереп Азатка әйт әле, миңа бер-ике кассета җибәрсен. Монда бик шәп дисклар бар, яздырыр идем. Азатка хат язган идем, сорарга онытканмын.
Шулай итеп, эшләп йөрим, дисең инде. Эшлә, эшлә. Ләкин начар эшлисе булсаң, кара аны! Кайткач, мин техникумга керермен, ахрысы. Ярый, бүтән язар сүз бетте бугай.
Рифкать
Хат яз!
22.06.76
P. S. Биш көннән миңа унтугыз яшь тула».
Менә туган көн дә узып китте. Берничә шешә лимонад алып, дуслар белән утырдылар да, тагын гадәти солдат тормышы башланды.
«Иртәгә өйгә хат язарга кирәк, – дип уйлады Рифкать. – Хәрби өйрәнүләрнең ничек үткәнен дә язармын». «Исәнмесез, әнкәй, әткәй, Азат, Әнфисә!» – дип башлармын хатны. Юк, алай гел бертөсле була. Бу хатын ул болай башлар: «Исәнме, әнкәй! Исәнме, әткәй! Исәнме, Азат! Исәнме, Әнфисә!
Мин үзем исән-сау яшим…»
Менә кызык, исән булуын белә торып, кешегә «Исәнме?» диләр! Харис бабасыннан бер сораган иде инде ул. Бабасы мыек астыннан көлемсерәп кенә куйды. Аннары, чалгысына таянып, моңсу күзләрен еракка, бик еракка, Вятка болыннары аръягына төбәде.
– Һәр сүзнең хикмәте була, улым, – диде ул. – Сүз ул күктән төшмәгән, кеше күңеленнән өзелеп төшкән.
– Исән кешегә «Исәнме?» дип әйтүнең ни хикмәте бар соң? – дип кабатлап сорады Рифкать.
– Әй улым, улым, күп нәрсәне белмисең шул әле син. Кайчакта шундый хәлләргә каласың: исәнме-юкмы икәнеңә шикләнә башлыйсың. Ә инде исән икәнеңне белгәч, сөенеп бетә СКАЧАТЬ