Каеннар сары иде. Хәсән Туфан
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Каеннар сары иде - Хәсән Туфан страница 6

СКАЧАТЬ Әйтми калырга, язмый калырга мөмкин булмаган хисләр-фикерләр кушылмасының нинди әсәргә әвереләчәге билгеле кебек булса да, яза башлагач, бөтенләй көтелмәгәнчә үзгәрә: тирәнәя, байый, әллә никадәр яңа табышлар өстәлә аңа. Каян килә соң бу көтелмәгән табышлар? Һәр кешенең күңелендә истә калулар рәвешендә теркәлә барган хәтер хәзинәсе – миллионнарча истәлекләрдән җыелган бай хәзинә бар. Безнең хәтер «аппаратыбыз» язылачак әсәрнең идея юнәлешен кабул итә дә шуңа кирәк булган шигъри детальләрне эзләп, сайлап, оештырып табып бирә, күрәсең. Хәтер күзәнәкләрендәге хәзинәдә нәрсәләр барын, аларның санын, күләмен мин үзем дә белмим. Анда һәр көннең, һәр кичерешнең эзе калган бит.

      Әгәр дә кешенең иң драматик кичерешләрен дә, әйтик, яшәү дигән бөек бәхетнең соңгы ярына баскандагы хәлен дә минуска түгел, ә плюска исәпләргә мөмкин булса, мин шактый бай кешедермен…

      1956 елда, кичке Казан урамнарында тормыш белән, үскән, үзгәргән шәһәр белән танышып-күрешеп йөргәндә, яшьлек дусларымның берсе: «Син, буйдак дускай, нигәдер кайберәүләргә бик җентекләп карап узасың», – дигән иде. Мин аңа «Ландыш»ны (хәлем хәтәр көннәрдә миңа ярдәм иткән, ләкин исеме, фамилиясе билгеле булмаганга күрә, шигырьдә «Ландыш» дип әйтелгән врач кызны) эзләвемне әйттем. Чынлап та, үткән-барган халык арасында Ландышның да булуы мөмкин кебек иде, шуны очратасы һәм рәхмәт әйтәсе килә иде. Дустым миңа: «Син әле дә элеккечә үк бала икәнсең ләбаса, чал дускай, болар арасында син аның үзен түгел, кызын гына очратуың мөмкин бит!» – диде. Дустым хаклы иде, чынлап та, Ландышны күргәннән бирле, бер буын үсеп җитәрлек вакыт үткән иде бит инде.

      Безнең заман кешеләренең йөрәгендә яхшы романтика, канатлы романтика яши. Алар һәркайсы үзенең йөрәгендәге кадерлеләренә карата: «Ут эчендә йөргән чакларында җуйгандыр ул мине дисеңме? Юк, җаным белән ышыклап алып чыктым һәлакәтләр аша мин сине!» – дип әйтә ала торган кешеләр алар.

      Әдәбиятка килүнең икенче елында, 1926 елда ук инде «Безнең башлар давылларда, данлы давылларда гомер итәләр: һәр икәүнең гомере – тиңсез роман, һәр берәүнең көне – хикәя» дигән фикергә килгән идем. Гомер юлларым әле дә менә шул: алдан төсмерләнгән романтика җилкәнендә еллар диңгезе аша киләчәккә табан баруда дәвам итә. Яхшы мәгънәдәге романтика – кеше җанының канатларыдыр, күрәсең. Табигатькә, аның кешеләренә карыйсың да, күзләр камаша. Рәхмәт аңа – романтикага: тормышның ямьнәренә сокланырга һәм чыдам булырга өйрәтә ул.

      Еллар һәм юллар безне һәркайда шундый кешеләр белән очраштырды. Бу китаптагы кайбер шигырьләрдә сурәтләнгән Хабул образының үрнәге (прототибы) Лысьва заводы пролетариаты арасында яшәгән бер зимагур металлург иде. Утлы, канлы бунтка әверелеп киткән сыйнфый көрәшкә катнашучыларның берсе буларак, ул асарга хөкем ителә. Әмма муенына дарның сабынланган элмәге кидерелгәндә, асып үтерүне егерме еллык каторга белән алмаштыру турындагы телеграмма килеп төшә. Шуның аркасында гына үлми кала. 1917 елда Себердән, каторгадан кайткач, эшафотта басып торган чагындагы кичерешләрен ничектер тыныч кына, гади хәл итеп кенә сөйләп биргән СКАЧАТЬ