Каеннар сары иде. Хәсән Туфан
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Каеннар сары иде - Хәсән Туфан страница 5

СКАЧАТЬ сабыр теләп… Әйе, иҗат – әйбәт тынгысызлык ул. Шагыйрьләр, әдипләр күңеле киеренке кыллы арфаны хәтерләтә. Тормыш аның тере, җанлы, сизгер кылларына бармак очы белән генә, аз гына кагылса да яңгырый башлый ул. 1926 елга кергәндә, шигырьне камилләштерү юлында кайбер уңышларга ирешкән кебек булсам да, күңел һаман нәрсәдер эзләнә, ялкынлы тынгысызлык һаман дәвам итә иде. Галимҗан абый Ибраһимов бу хәлне күзәтеп барган, эзләнүләремне сизгәндер, күрәсең. Ул мине Гомәр Гали аша Гыйльми үзәккә чакырды.

      Матбугатка чыкканда, аның белән киңәшмәгән булуым өчен шелтәләргә чакырадыр дип уйлаган идем. Өстәлендә минем шигырьләр басылган газета-журналлар ята иде. Уң кулын, «ярый болар» дигән шикеллерәк итеп, шулар өстенә куйды да хәлне сорашып, бераз сөйләшеп алды. Аннары: «Уралыңа кайтып, эшчеләр арасында йөреп килергә кирәк сиңа», – диде. Уралга китәргә командировка бирдертте. Ике ел рәттән берәр айга Уралга кайтып, аннан «Урал эскизлары»н һәм башкаларны алып килдем. Бу елларда инде минем иҗат та гамәлгә ярый башлаган булгандыр, күрәсең, Татарстан нәшрияты беренче китабымны чыгарырга теләвен белдерде. Ләкин бирмәдем: шагыйрь буларак, үземне танып җиткермәгән кебек идем әле. Язуын язам, ләкин нәрсәдер җитми, һаман нәрсәдер эзләнәм. Шул эзләнүләр мине 1928 ел язында тормыш эченә сәяхәткә алып китте. Сәяхәтем мине Урта Идел буйларыннан башлап көньякка, бабайлар эзе калган якларга таба алып китте. (Әбинең ир туганнары чукындырылудан качып китеп, шул якта гомер иткәннәр. Бу хәлләр «Узып барышлый» дигән шигыремдә чагыла.) Кояшка да якынрак якларда, Кавказ һәм Урта Азия республикаларында халыкларның яңа тормышлары эчендә ике ел буе («Паровозлар керә алмый торган яклары күп иде илемнең») җәяүләп йөрдем. Яшәрлек акча кирәк булганда, канал казу, таш юллар салу кебек эшләргә тукталгалап уздым.

      Сәяхәттә йөргәндә, төрле төрки халыкларның гади вәкилләре белән очрашып, язылмаган фольклорларын өйрәндем. Ашугларны, багшыларны, акыннарны, манасчыларны тыңладым.

      1930 елда Ташкентта һич көтмәгәндә «үзем» белән очраштым. Назыйм Хикмәт, Төркиягә киткәндә (1928 елның язында), Азернәшергә шигырьләре мәҗмугасын биреп калдырган, һәм ул Бакуда китап булып чыгарга тиеш иде. Үзбәкстан газеталарының берсе бу мәҗмуганың дөньяга чыкканын хәбәр иткәч, шуны эзләп, көтепханәгә кердем. Н. Хикмәтнең төрек телендәге яңа формасын күрәсем килә иде. Шуны эзләгәндә, «X. Туфан шигырьләре» дигән китапны күреп хәйран калдым. «Кем бу, нинди Туфан икән соң бу?!» дип аптырап киттем. Ачып карасам – минем шигырьләр. Иң якын киңәштәшләрем, ярдәмчеләрем булган Галимҗан Нигъмәти белән Гомәр Гали Казанда сайланма җыентыгымны чыгарганнар икән ләбаса.

      Бу мәҗмугамны йөрәкне учыма салган кебек итеп нәшриятка тапшырганда, укучыларыма кереш сүз рәвешендә ни дә булса әйтергә тиеш идем.

      «Сүзне кайдан башларга икән соң?» – дип уйлап утырганда, әлегәчә кайда булса да күргән һәм күреп белмәсәм дә, хатлары, сүзләре аша төсмерләнгән укучыларым күз алдына килеп басты.

      Укучылар дигәч тә, Тукайның «Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул» дигән үлемсез сүзләре искә төшә. Укучыларга, – димәк, үзе дә шагыйрь булган халыкка, СКАЧАТЬ