Каеннар сары иде. Хәсән Туфан
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Каеннар сары иде - Хәсән Туфан страница 3

СКАЧАТЬ гипнотизм (һәм шуңа охшаш фәннәр) буенча тәҗрибәләр ясауга багышлана. Соңы Бабичның «Шигърият серләре» дигән бик мавыктыргыч әңгәмәләре белән тәмамлана иде. Бу түгәрәк, барыннан да бигрәк, чын шигырьнең нәрсә икәнен төшенә башларга ярдәм итте миңа.

      «Галия»дә укуның икенче елында (1915/16 уку елында) киләчәгемә юнәлеш бирәчәк остазым Галимҗан абый Ибраһимов белән очраштым. Ул безгә әдәбият дәресләре укыта иде. Ләкин аның дәресләре әдәбият белән генә чикләнми иде. Ул Тарас Шевченконың ни өчен сөргенгә җибәрелүе, Һенрих Һейненең нигә Парижда яшәргә мәҗбүр булуы, Байронның ни өчен Грециядә вафат булуы кебек хәлләрнең асыл сәбәпләре турында да сөйләп үтә иде.

      Бервакыт ул безгә, дәрестән тыш эш биреп, үзебез теләгән темага инша язып килергә кушты. Мин авылыбызда күргән бер авыр вакыйганы хикәя рәвешендәге бернәрсә итеп язып килдем. Галимҗан абый аңа «бик яхшы» дигән билге куйган һәм «хикәям» астына: «Сездә язучылык сәләте барлыгы чагыла, шул эшкә әзерләнергә кирәк, бәлки, язучы була алырсыз», – рәвешендәрәк киңәшләрен язган иде. Минем сыйныфташларым булган Сәйфи Кудаш һәм Баембәт Майлин иншаларына да югары бәя бирелгән иде. Моннан соң да, җае чыккан саен, ул миңа киңәшләр биргәләп торды. «Матбугатка чыгарга ашыкмаска кирәк. Халыкны сөендерерлек булсаң гына чыгарга ярый», – ди иде ул.

      Хәер, Галимҗан абый минем романтикага тартым «хәйран» сыйфатымны юкка чыгармады. Аңа бары халык бәхете өчен яшәргә кирәк дигән яңа йөкләмә өстәде, тынгысызлык хисләре тудырды.

      Шигърият дөньясына, поэзия юлына таба юнәлүемә йолдызларның да катнашы булды бугай:

      Кара төннәрдә, тирән күкләрдә

      Җем-җем елтырап,

      Йолдызлар яна.

      Тормыш чүлендә гизгән юлчылар

      Йолдызга карап юлларын таба.

      . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .

      Алга күз теккән уйчан егетләр

      Нурлы йолдыздан Мәгънәләр ала…

      Бу шигырь кебек нәрсә 1916 елда, Казык йолдыз тирәсендә әйләнеп йөргән йолдызларга карап торганда, ничектер үзеннән-үзе килеп чыккан иде. Менә шул «йолдызлар» дигән нәрсәне (урта юллары хәтердә калмаган), сынап карар өчен, исемемне күрсәт-мичә генә, мәдрәсәбездәге кулъязма «Парлак» журналы редакциясе тартмасына салган идем. Бераздан «Парлак»ның яңа санында «Дәрдемәнд шигырьләре кебек уйландыра торган нәрсә бу» дигән кыска гына сүз башы белән бу язманың журналга урнаштырылган булуын күрдем. Сабакташларымның һәм олырак укучыларның «Кем шигыре икән соң бу?» дип, шактый нык кызыксынулары мине бераз уйландырды. Күңелнең кайсы төшендәдер яшерен сергә охшаган изге бер дәрт туа башлады. Галимҗан абый Ибраһимовның «Бәлки, язучы булырсың…» дигән сүзләре дә искә төште. Ләкин миндә әле фидакяр мәгърифәтче, укытучы буларак халык арасына китәргә тиешмен дигән теләк бүтән омтылышка – язучы булу хисләренә – юл бирми иде. Шулай да сөю, юксыну кебек эчке тирән кичерешләр, берәр музыка коралында моңаеп уйнап утырган чакларда, көе дә, сүзе дә яңа булып тоелган җырга әвереләләр иде. СКАЧАТЬ